Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Йошуа 1:9: «Кыю һәм нык бул»

Йошуа 1:9: «Кыю һәм нык бул»

 «Мин сиңа тагын бер тапкыр әйтәм: кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр» (Йошуа 1:9, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Шулай итеп, Мин сиңа, нык һәм кыю йөрәкле бул, дип боерамын, курыкма һәм рухыңны төшермә, чөнки Раббы Аллаң, кайда гына барсаң да, синең юлдашыңдыр» (Йошуа 1:9, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Йошуа 1:9 ның мәгънәсе

 Бу сүзләр белән Йәһвә a Аллаһы үз тугры хезмәтчесе Йошуаны, авыр шартларга һәм җиңелмәс булып күренгән киртәләргә карамастан, «кыю һәм нык булырга» дәртләндергән. Йошуа Аллаһының әмерләрен тыңлаганда, аның киләчәктән куркыр өчен сәбәпләре булмаган. Чөнки Йәһвә, янәшәсендә булып, аңа уңышка ирешергә ярдәм иткән. Аллаһы, Йошуага үз җитәкчелеген биреп һәм дошманнарны җиңәргә булышып, аның белән булган.

 Йошуа ничек «кыю һәм нык» була алган? Аны Йәһвә теге вакытта инде биргән язмаларны уку кыю һәм нык итә алган. Бу язмаларга Йәһвәнең хезмәтчесе «Муса [Йошуага] тотарга боерган бөтен Канун» кергән b (Йошуа 1:7). Йәһвә Йошуага «аны көне-төне укып уйланырга» кушкан (Йошуа 1:8). Шундый уку һәм уйлану Йошуаны Аллаһы ихтыярын үтәүдә ныгыткан. Аннары Йошуага Аллаһы Сүзендә «язылганнарның барысын җентекләп үтәргә» кирәк булган. Шулай эшләгән булса, ул зирәклек белән эш итәр иде һәм уңышлы булыр иде. Нәкъ шулай булган да. Авырлыкларга карамастан, Йошуа, Йәһвәнең тугры хезмәтчесе буларак, канәгатьлек китерүче тормыш алып барган (Йошуа 23:14; 24:15).

 Йәһвәнең Йошуага әйткән сүзләре бүгенге көндә безне дә ныгыта. Бу сүзләр Йәһвәнең үз хезмәтчеләре турында, аеруча алар кыенлыкларга очраганда, никадәр кайгыртканын ачыклый. Ул үз хезмәтчеләренең Йошуа кебек уңышлы булуларын тели. Һәм Йошуа кебек, алар, регуляр рәвештә Изге Язмаларны укып һәм уйланып, ә аннары язылганы буенча эш итеп, «кыю һәм нык була» ала.

Йошуа 1:9 ның контексты

 Муса үлгәннән соң, Йәһвә Йошуага Исраил халкын җитәкләп барырга боерган (Йошуа 1:1, 2). Ул вакытта исраиллеләр Вәгъдә ителгән Кәнган җиренә керергә әзерләнгән. Ләкин аларга куәтле дошманнарга каршы торырга кирәк булган. Мәсәлән, Йошуага кәнганлыларга каршы сугышырга туры килгән, ә алар бигрәк явыз булган c (Канун 9:5; 20:17, 18). Өстәвенә, кәнганлыларның саны, исраиллеләргә караганда, күпкә күбрәк булган, һәм хәрби яктан да алар яхшырак коралланган булган (Йошуа 9:1, 2; 17:18). Әмма Йошуа Йәһвәнең күрсәтәмәләрен кыюлык белән үтәгән. Аллаһы аның белән булган, шуңа күрә исраиллеләр нибары алты ел эчендә генә дошманнарының күбесен җиңеп чыккан (Йошуа 21:43, 44).

a Аллаһының исеме еврей теленнән татар теленә Йәһвә (Яһвә) дип тәрҗемә ителә. Бу исемнең дүрт хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) тетраграмматон дип атала. Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсендә бу исем «Раббы» дип тәрҗемә ителгән. Йәһвә турында һәм ни өчен кайбер тәрҗемәчеләр бу исемне кулланмый икәне турында күбрәк белер өчен, «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

b Йошуа вакытында булган изге язмалар: Мусаның биш китабы (Яратылыш, Чыгыш, Левилеләр, Саннар һәм Канун), Әюп китабы һәм бер я ике мәдхия. Бар бу китаплар хәзерге Изге Язмалар китабында бар.

c Андый сугышларның сәбәбе турында белер өчен, «Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 ноябрь, «Борынгы заманда Аллаһының сугышларга карата карашы нинди булган?» дигән мәкаләне карагыз.