Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы Патшалыгы бар кеше хөкүмәтләре урынына киләчәк һәм җир йөзе өстеннән идарә итәчәк (Данил 2:44; Ачылыш 16:14). Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлагач...

  •   Үз-үзләрен яратып кына эш итүләре белән барыбызга зыян китереп торган явызларны юк итәчәк. «Явызлар җирдән юк ителәчәк, хыянәтчеләр аннан кырып бетереләчәк» (Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

  •   Сугышларны бетеречәк. Аллаһы «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Мәдхия 45:10).

  •   Җирдә барысы мул булачак, кешеләр иминлектә яшәячәк. «Аларның һәрберсе үзенең йөзем куагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак, һәм аларны беркем дә куркытмаячак» (Михей 4:4).

  •   Җир оҗмахка әйләнәчәк. «Чүл һәм сусыз җир куаначак, буш тигезлекләр күңел ачачак һәм зәгъфран шикелле чәчәк атачак» (Ишагыйя 35:1).

  •   Һәркем канәгатьлек һәм шатлык китерүче эшләр башкарачак. Аллаһының сайланганнары «үзләре ясаган нәрсәләрне тулысынча кулланачаклар. Аларның эшләре юкка гына булмаячак» (Ишагыйя 65:21—23).

  •   Авырулар юк булачак. «Җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24).

  •   Кешеләр картаймаячак. «Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булсын, ул куәтле яшьлек көннәренә кайтсын» (Әюб 33:25).

  •   Үлгәннәр тереләчәк. Гайсәнең тавышын ишетеп «кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).