Төп мәгълуматка күчү

Аллаһы ниндидер көч кенәме?

Аллаһы ниндидер көч кенәме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһының чиксез кодрәте галәмнең һәркайсы җирендә күренә. Ул бихисап күп йолдыз барлыкка китергән. Моның турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Күзләрегезне югарыга күтәреп карагыз. Боларны кем барлыкка китерде? Аларның гаскәрен саны буенча алып чыгучы Шәхес. Ул аларның барысын исемнәре белән атый. Аның чиксез куәте һәм курку-хөрмәт уятучы кодрәте аркасында аларның берсе дә юкка чыкмый» (Ишагыйя 40:25, 26).

 Ләкин Аллаһы ниндидер көч яки кодрәт кенә түгел. Изге Язмаларда аның хисләре бар дип әйтелә. Ул яратырга яки нәфрәт итәргә сәләтле (Мәдхия 10:5; Яхъя 3:16). Кешенең кылган эшләренә Аллаһы ваемсыз калмый һәм бу эшләр аңарда төрле хисләр уята (Мәдхия 77:40, 41).