Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар гаилә тормышын бәхетле итә аламы?

Изге Язмалар гаилә тормышын бәхетле итә аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, бәхетле итә ала. Миллионлаган кешегә гаилә тормышында бәхетле булырга ярдәм иткән Изге Язмалардагы кайбер акыллы киңәшләр түбәндә китерелә.

  1.   Никахны теркәгез. Никахны илдәге законнар буенча теркәү гаилә тормышын бәхетле итә (Маттай 19:4—6).

  2.   Ярату һәм ихтирам күрсәтегез. Тормыш иптәшегез сезнең белән ничек мөгамәлә итәүен теләсәгез, үзегез дә аның белән шулай мөгамәлә итегез (Маттай 7:12; Эфеслеләргә 5:25, 33).

  3.   Тупас сүзләр кулланмагыз. Тормыш иптәшегез сезне рәнҗетә алган берәр нәрсә әйтсә дә я эшләсә дә, аның белән игелекле сөйләшегез (Эфеслеләргә 4:31, 32). Гыйбрәтле сүзләр 15:1 дә болай диелә: «Йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата».

  4.   Бер-берегезгә тугры булыгыз. Романтик хисләрегез үз тормыш иптәшегезгә карата гына булсын. Бу җенси мөнәсәбәтләр турында әйткәндә дә дөрес (Маттай 5:28). Изге Язмаларда: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын»,— дип әйтелә (Еврейләргә 13:4).

  5.   Балаларыгызны яратып тәрбияләгез. Чамадан тыш йомшак та, тупас та булмагыз (Гыйбрәтле сүзләр 29:15; Көләсәйлеләргә 3:21).