Төп мәгълуматка күчү

Иблиснең тышкы кыяфәте нинди?

Иблиснең тышкы кыяфәте нинди?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Иблис — рухи шәхес, шуңа күрә аның без күрә алган физик тәне юк (Эфеслеләргә 6:11, 12).

 Еш кына Иблисне мөгезләре, койрыгы булган, кулында сәнәк тоткан кәҗәгә охшаш җәнлек итеп сурәтлиләр. Кайберәүләр уйлавынча, андый караш урта гасырлардагы рәссамнардан килә. Бу рәссамнарга фольклор һәм борынгы мифология тәэсир иткән.

 Изге Язмаларда Иблис ничек итеп тасвирлана?

 Изге Язмаларда, Иблисне тасвирлар өчен, төрле метафоралар кулланыла. Бу безгә аның тышкы кыяфәтен түгел, ә нинди шәхес икәнлеген аңларга ярдәм итә. Менә кайбер метафоралар:

  •   Яктылык фәрештәсе. Кешеләр Аллаһы өйрәтүләре буенча түгел, ә аныкы буенча эш итсен өчен, Иблис нәрсәдер яхшыны тәкъдим иткәндәй кылана (2 Көринтлеләргә 11:14).

  •   Үкерүче арыслан. Иблис Аллаһының хезмәтчеләренә ярсу белән һөҗүм итә (1 Петер 5:8).

  •   Зур аждаһа. Иблис куркыныч һәм көчле, ул күп зыян китерә (Ачылыш 12:9).