Төп мәгълуматка күчү

Изгеләргә дога кылу дөресме?

Изгеләргә дога кылу дөресме?

 Изге Язмалар нигезендә җавап

 Юк, аларга дога кылу дөрес түгел. Изге Язмаларда без Аллаһыга гына дога кылырга тиеш дип әйтелә. Анда шулай ук доганы Гайсә исеме хакына әйтергә кирәк диелгән. Гайсә үз шәкертләрен болай дип өйрәткән: «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен“» (Маттай 6:9). Ул үз шәкертләренә берәр нинди изгеләргә, фәрештәләргә һәм башка берәр кемгә түгел, ә Аллаһыга гына дога кылырга кушкан.

 Ул үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6). Аллаһы Гайсәне генә безнең хакка ходатай итеп билгеләгән (Еврейләргә 7:25).

Ә бер юлы Аллаһыга да, изгеләргә дә дога кылу дөресме?

 Аллаһы үзе биргән Ун әмернең берсендә: «Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам»,— дип әйтелгән булган (Чыгыш 20:5). Нинди мәгънәдә ул «түзеп тормый»? Бер китапның искәрмәсендә болай дип әйтелә: «Ул җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә» («New American Bible»). Аллаһы аның үзенә генә гыйбадәт кылырга, шул исәптән аның үзенә генә дога кылырга тиешләр дип өйрәтә (Ишагыйя 48:11).

 Без берәр нинди изгегә яки изге фәрештәгә дога кылсак, Аллаһыны хурлаячакбыз. Рәсүл Яхъя бер фәрештәгә сәҗдә кылырга җыенгач, фәрештә аңа болай дигән: «Алай эшләмә! Аллаһыга сәҗдә кыл. Мин нибары синең һәм Гайсә турында шаһитлек бирү эшен башкаручы кардәшләреңнең хезмәттәше генә» (Ачылыш 19:10).