Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларны кем язган?

Изге Язмаларны кем язган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Күп кенә кеше Изге Язмаларны язучылар билгеле түгел дип әйтә. Әмма Изге Язмаларда еш кына язучының исеме әйтелә. Аның кайбер өлешләре мондый сүзләр белән башлана: «Нихами сүзләре», «Ишагыйя күргән күренеш» һәм «Йәһвәнең... Йәилгә җиткергән сүзе» (Нихами 1:1; Ишагыйя 1:1; Йәил 1:1).

 Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләр үзләре белән бердәнбер хак Аллаһы — Йәһвә җитәкчелек итте дип таный. Еврей Язмаларын язуда катнашкан пәйгамбәрләр 300 дән артык тапкыр: «Йәһвә болай дип әйтә»,— дип язган булганнар (Амос 1:3; Михей 2:3; Наум 1:12). Кайбер очракларда алар Аллаһы хәбәрен фәрештәләр аша алган (Зәкәрия 1:7, 9).

 Изге Язмаларны язуда якынча 40 ир-ат катнашкан. Бу 1600 ел дәвам иткән. Аларның кайберләре бу китапның берничә өлешен язган. Изге Язмалар китабын 66 китаптан торган кечкенә китапханә дип атап була. Аның бер өлеше — Еврей Язмалары 39 китаптан тора, ә икенче өлеше — Грек Язмалары 27 китаптан тора.