Төп мәгълуматка күчү

Нәрсә ул терелү?

Нәрсә ул терелү?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда «терелү» дип анастасис дигән грек сүзе тәрҗемә ителгән. Аның мәгънәсе: «күтәрелү», «яңадан тору». Терелтелә торган кеше үлемнән күтәрелә һәм үлемгә кадәр нинди булган булса, шундый итеп тормышка кайтарыла (1 Көринтлеләргә 15:12, 13).

 Еврей Язмаларында «терелтү» дигән сүз очрамаса да, бу сүзгә кагылышлы тәгълимат анда очрый. Мәсәлән, Һошея пәйгамбәр аша Аллаһы мондый вәгъдә биргән: «Кабер хакимлегеннән мин аларны йолып алырмын, үлемнән аларны кире кайтарырмын» (Һошия 13:14; Әюб 14:13—15; Ишагыя 26:19; Даниял 12:2, 13).

 Кешеләр кайда терелтелгән булачак? Кайбер кешеләр күктә яшәр өчен терелтелгән булачак. Алар анда Мәсих белән бергә идарә итәчәк (2 Көринтлеләргә 5:1; Ачылыш 5:9, 10). Изге Язмаларда бу «беренче терелү» дип атала һәм шулай итеп икенче терелү булырга тиеш икәне дә күрсәтелә (Ачылыш 20:6; Филипиялеләргә 3:11). Икенче терелү җирдә үтәчәк. Күп кенә кеше җирдә яшәр өчен терелтеләчәк (Зәбур 37:29).

 Кешеләр нинди итеп терелтелгән булачак? Аллаһы Гайсәгә үлгәннәрне терелтергә кодрәт биргән (Яхъя 11:25). Гайсә «кабердәгеләрнең һәммәсен» терелтәчәк һәм һәр кеше үлгәнче нинди булган булса, шундый итеп тереләчәк: шул ук сыйфатлары, шул ук хатирәләре булачак (Яхъя 5:28, 29). Күккә терелтеләчәк кешеләргә рухи тән биреләчәк, ә җирдә яшәр өчен терелтелгән кешеләргә тап-таза, сәламәт тән биреләчәк (Ишагыя 33:24; 35:5, 6; 1 Көринтлеләргә 15:42—44, 50).

 Кем терелтелгән булачак? Изге Язмаларда «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» дип әйтелә (Рәсүлләр 24:15). Тәкъва кешеләр, мәсәлән, Нух, Сара, Ибраһим (Яратылыш 6:9; Еврейләргә 11:11; Ягъкуб 2:21). «Тәкъва булмаганнар» — Аллаһы нормалары буенча яшәмәгән кешеләр. Аларның шул нормалар белән танышып, аларны тотып яшәргә мөмкинлекләре булмаган.

 Ләкин явызлыкка тамырланган һәм инде төзәтеп булмаслык кешеләр терелтелмәячәк. Андый кешеләр үлгәч, мәңгегә юк ителә һәм аларның терелергә өметләре юк (Маттай 23:33; Еврейләргә 10:26, 27).

 Терелтү кайчан башланачак? Изге Язмаларда күккә терелтү Мәсих күктән патша булып идарә иткәндә башланачак дип әйтелгән. Аның идарә итүе 1914 елда башланган (1 Көринтлеләргә 15:21—23). Ә җирдә яшәр өчен терелтү Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак. Ул вакытта җир оҗмах итеп үзгәртеләчәк (Лүк 23:43; Ачылыш 20:6, 12, 13).

 Ни өчен терелтелү һичшиксез булачак дип әйтеп була? Изге Язмаларда 9 кешенең терелтелүе җентекләп тасвирлана һәм һәр бу терелтүне шаһитләр күреп торган (1 Патшалар 17:17—24; 2 Патшалар 4:32—37; 13:20, 21; Лүк 7:11—17; 8:40—56; Яхъя 11:38—44; Рәсүлләр 9:36—42; 20:7—12; 1 Көринтлеләргә 15:3—6). Аеруча Гайсәнең Лазар исемле кешене терелтүе игътибарга лаек. Ул дүрт көн кабердә яткан һәм шуннан соң Гайсә җыелган халык алдында аны терелткән (Яхъя 11:39, 42). Хәтта Гайсәгә дошман булган кешеләр дә бу терелтүнең булуы белән ризалашкан. Алар Гайсәне дә, Лазарны да үтерергә тырышкан (Яхъя 11:47, 53; 12:9—11).

 Изге Язмаларда Аллаһы кешеләрне терелтә ала һәм ул моны тели дип әйтелә. Терелтеләчәк кешеләрне ул үзенең чиксез хәтерендә саклый һәм үзенең зур кодрәте белән аларны терелтәчәк (Әюб 37:23; Маттай 10:30; Лүк 20:37, 38). Аллаһы үлгәннәрне терелтә ала һәм ул моны тели! Булачак терелтү турында Изге Язмаларда Аллаһы хакында болай диелгән: «Кулыңның җимешен юксынырсың» (Әюб 14:15).

Терелтү турында дөрес булмаган фикерләр

 Ялган. Терелү — җан белән тәннең берләшүе.

 Изге Язмалар хәбәре. Изге Язмаларда кеше үзе җан дип әйтелә һәм кеше үлгәч аның ниндидер өлеше яшәвен дәвам итми (Яратылыш 2:7; Йәзәкил 18:4). Терелтелгәндә кешенең җаны белән тәне берләшү үтми, кеше тере җан — кеше итеп терелтелә.

 Ялган. Кайбер кешеләр терелтелә һәм шуннан соң шунда ук юк ителә.

 Изге Язмалар хәбәре. Изге Язмаларда «яхшылык кылганнар — яшәү өчен, ә бозыклык кылганнар — хөкем ителү өчен терелеп торачак» дип әйтелә (Яхъя 5:29). Ләкин алар, үлгәнчегә кадәр башкарган эшләренә карап түгел, ә терелтелгәннән соң башкарган эшләренә карап, хөкем ителәчәк. «Үлгәннәр Аллаһы Улының тавышын ишетәчәк, һәм моңа колак салганнары яшәячәк»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 5:25). Терелгәч алган белемгә «колак салган» яки буйсынган кешеләрнең исемнәре «язма төргәкләргә» язып куелачак (Ачылыш 20:12, 13).

 Ялган. Терелгән кешегә үлеменә кадәр булган тәне бирелә.

 Изге Язмалар хәбәре. Кеше үлгәч, гәүдәсе чери һәм юкка чыга (Вәгазьче 3:19, 20).