Төп мәгълуматка күчү

Сез христианнармы?

Сез христианнармы?

 Юк, без христиан чиркәүләре белән бәйле түгел. Без үзебезне мәсихчеләр дип атыйбыз, һәм моңа мондый сәбәпләр бар:

  •   Без Гайсә Мәсихнең тәгълиматларын һәм үрнәген тотарга тырышабыз (1 Петер 2:21).

  •   Без Гайсәнең коткарылу ачкычы булуына һәм аңардан кала «җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай башка исем юк» икәненә ышанабыз (Рәсүлләр 4:12).

  •   Кеше Йәһвә Шаһите булып киткәндә, ул Гайсә Мәсихне танып суга чумдырылу үтә (Маттай 28:18, 19).

  •   Без Гайсәнең исеме хакына дога кылабыз (Яхъя 15:16).

  •   Без Гайсәнең һәр кеше өстеннән хакимлек итәргә билгеләнгән Баш булуын таныйбыз (1 Көринтлеләргә 11:3).

 Шулай ук без христиан диннәреннән күп кенә яклардан аерылып торабыз. Мәсәлән, Изге Язмаларда Гайсә ул — Троицаның өлеше түгел, ә Аллаһы Улы дип язылган, без моңа бер дә шикләнмичә ышанабыз (Маттай 16:16; Марк 12:29). Без җанның үлемсез булуына һәм Аллаһы кешеләрне мәңгелек тәмугъта җәфалый икәненә ышанмыйбыз (Вәгазьче 9:5; Йәзәкил 18:4). Дин әһелләре үзләренә башкалардан өстен иткән титуллар алмаска тиеш дип саныйбыз (Маттай 23:8—10).