Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | БАЛАЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Балага җенси мөнәсәбәтләр турында дөрес белем бирү

Балага җенси мөнәсәбәтләр турында дөрес белем бирү

АВЫРЛЫК

Берничә дистә ел элек кенә ата-аналарның үз улларына я кызларына ким дигәндә беренче булып җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә мөмкинлеге булган. Һәм алар моны әкренләп баланың яшенә һәм ихтыяҗына карап аңлата алган.

Ләкин хәзер бар нәрсә үзгәрде. «Балалар яшь чакларыннан үк җенси мөнәсәбәтләр белән бәйле мәгълүматка ачык, һәм балалар өчен масс-медиада сексуаль эчтәлек күбәя бара»,— дип әйтелә бер китапта («The Lolita Effect»). Бу балаларга ярдәм итәме я зыян китерәме?

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Бар җирдә ап-ачык мәгълүмат. Үзенең китабында Дебора Роффман язганча, «сөйләшүләр, рекламалар, фильмнар, китаплар, җырлар, телетапшырулар, СМСлар, уеннар, реклама такталары һәм телефон белән компьютер экраннары шулкадәр сексуаль сурәтләр, сөйләм һәм кинаяле сүзләр белән тулы ки, күпләр [яшүсмерләр, балалар һәм хәтта сабыйлар] секс, ахры, иң мөһим нәрсә дигән нәтиҗәгә ким дигәндә аңсыз рәвештә килергә тиеш» («Talk to Me First»).

Өлешчә сату эше җаваплы. Рекламачылар һәм сатучылар балалар өчен заманча киемнәр тәкъдим итеп саталар, һәм шулай итеп аларны бала чактан ук тышкы кыяфәткә тиешсез игътибар бирергә өйрәтәләр. «Сатучылар яшь балаларның йомшак якларын белеп, шул якларыннан файдалана»,— дип әйтелә бер китапта («So Sexy So Soon»). «Барлык бу сексуаль сурәтләр һәм әйберләр балаларда җенси теләк уятыр өчен түгел», ә «әйберләр сатып алырга теләк уятыр өчен кулланыла».

Белем генә җитәрлек түгел. Машинаның ничек эшләгәнен белү һәм җаваплы машина йөртүче булу арасында аерма булган кебек, җенси мөнәсәбәтләр турында белү һәм шул белемне акыллы карарлар кабул итәр өчен куллана белү арасында аерма бар.

Нәтиҗә. Бүген, бервакытта да булмагандай, сез үз балаларыгызга, алар «яхшылык белән яманлыкны аера» белсен өчен, төшенүчәнлекләрен өйрәтергә ярдәм итәргә тиеш (Еврейләргә 5:14).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Аралашыгыз. Ничек кенә уңайсыз булмасын, балаларыгызга җенси мөнәсәбәтләр турында дөрес белем бирү өчен сез җаваплы. Моңа җитди карагыз. (Изге Язмалардагы принцип: Гыйбрәтле сүзләр 22:6.)

Аз-азлап сөйләшегез. Бер мәртәбә генә зур сөйләшү алып барыр урынына, һәр уңайлы очрактан файдаланып, бәлки, икегез машинада барганда я ниндидер эш эшләгәндә аз-азлап сөйләшегез. Балагызның фикерләрен белер өчен, аңа яхшы уйланылган сораулар бирегез. Мәсәлән, «Сине җенси теләк уята торган рекламалар җәлеп итәме?» — дип сорар урынына, «Синеңчә, ни өчен рекламачылар әйберләрне сатар өчен шундый сурәтләр куллана?» — дип сорагыз. Балагыз җавап биргәннән соң «Моның турында син үзең нәрсә уйлыйсың?» — дип аңардан сорый аласыз. (Изге Язмалардагы принцип: Канун 6:6, 7.)

Яшенә карап сөйләшегез. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга җенси әгъзаларның ничек аталганын һәм шулай ук сексуаль яктан бозык кешеләрдән үзләрен ничек якларга икәнен әйтегез. Үскәч, балаларга бала табу турында төп белемнәр биреп була. Җенси яктан җитлеккәч, алар җенси мөнәсәбәтләрнең физик һәм әхлак якларын тулырак аңларга тиеш.

Үз карашларыгызны белдерегез. Балагызны яшь чактан намуслы, саф һәм хөрмәтле булырга өйрәтегез. Аннары, җенси мөнәсәбәтләр турында сүз барганда, аны шуңа нигезләнеп өйрәтә алырсыз. Шулай ук үз карашларыгызны ачык белдерегез. Мәсәлән, сез никахлашмыйча якынлык кылу дөрес түгел дип саныйсыз икән, моны әйтегез. Ни өчен бу дөрес түгел һәм зыян китерә икәнен аңлатыгыз. Бер китапта болай диелә: «Ата-аналарының җенси мөнәсәбәтләргә кергән яшүсмер балаларны хупламаганын белгән яшүсмерләр җенси мөнәсәбәтләргә бик сирәк керә» («Beyond the Big Talk»).

Үрнәк күрсәтегез. Үзегез өйрәткән нормалар буенча яшәгез. Мәсәлән, сез оятсыз мәзәкләрдән көләсезме? «Кычкыручы» кием киясезме? Кыланчыкланырга яратасызмы? Андый тәртип үз балаларыгызга өйрәтергә тырышкан әхлак нормаларын җимерергә мөмкин. (Изге Язмалардагы принцип: Римлыларга 2:21.)

Уңай якны сөйләгез. Җенси мөнәсәбәтләр бу Аллаһы бүләге, һәм дөрес шартларда — никахта — зур рәхәтлек китерә ала (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19). Балагызга вакыт узу белән ул, бәлки, бу бүләктән шатлык таба алачагын һәм никахлашканчы якынлык кылудан килгән йөрәк авыртудан һәм борчылулардан азат булачагын белдерегез (1 Тимутигә 1:18, 19).