Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Римлылар баганага кадакланган җинаятьчеләрне, башка кешеләрне кебек, төрбәгә салырга рөхсәт иткәннәрме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Гайсә Мәсих баганага кадакланган булган, ә аннан соң аның гәүдәсен, алып, тукымага төргәннәр һәм төрбәгә салганнар дип әйтелә (Мат. 27:35—38; Марк 15:42—46).

Әмма кайберәүләр бу хәбәрнең төгәл булуында шикләнә. Мәсәлән, Инҗилне тәнкыйтьләүчеләр, кешеләр Гайсәне төрбәгә сала алмаган, дип саный. «Смитсониан» журналында Ариэль Сабар исемле журналист бу караш турында болай дип язган: «Баганага беткән кешеләрне кадаклаганнар. Шуңа күрә кайбер белгечләр римлылар җинаятьчеләрне төрбәгә салырга һәм тиешенчә күмәргә рөхсәт иткән дигән фикердән мыскыллап көлә. Римлылар, баганага кадакланган кешене мәсхәрәләргә теләп, аның гәүдәсен баганада калдырган. Шулай итеп, мәет үләксә ашаучы хайваннарга һәм кошларга калган. Соңрак мәетне гомуми кабергә ташлаганнар».

Ләкин археологик табылдыклар күрсәткәнчә, кайвакыт кешеләрне уртак каберләргә ташламаганнар. Мәсәлән, 1968 елда Иерусалим янындагы бер гаилә каберлегендә җәзалап үтерелгән бер кешенең сөякләре табылган булган. Бу сөякләр оссуáрийда, ягъни сөякләр салына торган махсус тартмада, булган. Үкчә сөяге 11,5 см озынлыктагы тимер кадак белән агач тактага кадакланган булган. «Иехоханан исемле бу кешенең үкчә сөяге күптәнге бәхәсне чиште,— дип әйтә Сабар.— Ул кеше Гайсәнең заманында яшәгән. Шуңа күрә аның очрагы римлыларның җәзалап үтерелгән кешеләрне башка кешеләрне кебек җирләргә кайвакыт рөхсәт иткәннәрен раслый».

Табылдык үкчәдә кадакның ничек урнашканына карап, галимнәр тәннең баганада ничек асылынып торганы турында төрле фаразлар кыла. Һәрхәлдә, шуны төгәл әйтеп була: кайбер җинаятьчеләрне кабергә салганнар. Димәк, җинаятьчегә тиңләштереп кадакланган Гайсәнең тәне белән дә шундый ук йолалар үткәрелү мөмкин булган. Шулай итеп, Изге Язмаларның төгәл булуы ап-ачык, фактлар моны раслый.

Иң мөһиме, Йәһвә Аллаһы Мәсихне байлар белән җирләрләр дип алдан әйткән. Ә аның сүзенең үтәлүенә беркем дә комачаулый алмый (Ишаг. 53:9; 55:11).