Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без мәсихче бердәмлегебезне ничек ныгыта алабыз?

Без мәсихче бердәмлегебезне ничек ныгыта алабыз?

«Мәсихтән бар тән... үзара беркетелеп ныгытыла һәм эш итә» (ЭФЕС. 4:16).

ҖЫРЛАР: 53, 16

1. Иң баштан ук Аллаһының эшләрендә нәрсә чагылган?

ЙӘҺВӘ белән Гайсә арасында бердәмлек иң баштан ук булган. Зирәклекнең гәүдәләнеше буларак, Аллаһының бердәнбер Улы болай дигән: «Мин аның [Йәһвә] янында оста һөнәрче идем, һәр көн аның сөенече булдым» (Гыйб. сүз. 8:30). Ата белән Угыл бергәләп эш итеп, тирә-ягыбыздагы тереклек дөньясын барлыкка китергән. Йәһвәнең хезмәтчеләре дә аның ихтыярын үтәгәндә бердәм эш иткән. Моны, мәсәлән, Нух көннәрендә көймә төзелгәндә, Аллаһы халкының чүл буйлап сәяхәт итү дәверендә изге чатырны корганда, сүткәндә һәм күчереп йөрткәндә күреп булган. Бердәмлекнең булуы хәтта гыйбадәтханәдә уен кораллары бер көй булып уйналганда һәм җырчылар тавышының бергә кушылып Йәһвәне мактап җырлар җырланганда сизелгән. Моның барысы яхшы хезмәттәшлек итүдән торган (Ярат. 6:14—16, 22; Сан. 4:4—32; 1 Елъ. 25:1—8).

2. а) Беренче гасырдагы мәсихче җыелыш турында әйткәндә, нәрсә игътибарга лаек? ә) Без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

2 Гайсә Мәсих җитәкчелек иткән беренче мәсихче җыелышларда да бердәмлек хөкем сөргән. Рәсүл Паул аңлатканча, майланган мәсихчеләр төрле бүләкләргә ия булса да һәм хезмәтнең төрле төрләрендә катнашып, «гамәлләре дә төрле» булса да, алар барысы да «бер тән» булып торган. (1 Көринтлеләргә 12:4—6, 12 укы.) Әмма безнең вакыт турында нәрсә әйтеп була? Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә үзара бердәмлекне ничек сакларга? Шулай ук җыелышта һәм гаиләдә ничек бердәмлекне саклап була?

ВӘГАЗЬ ЭШЕНДӘ БЕРДӘМЛЕК

3. Рәсүл Яхъя нинди күренеш күргән?

3 Б. э. I гасырының азагында рәсүл Яхъя бер күренештә быргылары булган җиде фәрештәне күргән. Бишенче фәрештә үз быргысын кычкырткач, Яхъя «күктән җиргә төшкән бер йолдыз» күргән. «Йолдыз» үз кулындагы ачкычы белән упкынны ачкан. Шунда упкыннан төтен күтәрелгән, ә төтеннән саранчалар чыккан. Үсемлекләргә зыян китерер урынына символик мәгънәгә ия саранча өере «маңгайларында Аллаһы мөһере булмаган кешеләргә» ябырылган (Ачыл. 9:1—4). Яхъя саранча өеренең нинди зыян китерә алганын һичшиксез белгән. Муса көннәрендә Аллаһы борынгы Мисырны саранча җибәреп җәзалаган булган (Чыг. 10:12—15). Яхъя күренешендәге саранча Йәһвәнең көчле хөкем хәбәрләрен игълан итүче майланган мәсихчеләрне яхшы тасвирлый. Алар бүген җирдә яшәргә өметләнгән миллионлаган кешеләр белән хезмәттәшлек итә. Бердәм рәвештә башкарылган вәгазьләү эшебезнең Шайтанның ялган диннең бөтендөнья империясе ярдәмендә урнаштырылган хакимлеген какшатканына бер дә гаҗәпләнәсе юк!

4. Аллаһы халкы нинди эш башкара, һәм бу нәрсә ярдәмендә генә мөмкин?

4 Бу дөнья төзелеше тәмамланганчы Йәһвә халкына бик киң колачлы эш — «яхшы хәбәрне» вәгазьләү эше бирелгән (Мат. 24:14; 28:19, 20). Без «сусаучыларны» «тормыш суын бушлай» эчәргә чакырабыз (Ачыл. 22:17). Мәсихче җыелышның әгъзалары буларак, без бу эшне ничек уңышлы башкара алабыз? Үзара бердәмлекне саклап һәм хезмәттәшлек итеп кенә (Эфес. 4:16).

5, 6. Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше безне ничек берләштерә?

Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерер өчен, вәгазьләү эшебез яхшы оештырылган булырга тиеш. Шуңа күрә безгә кирәкле җитәкчелек бирелә. Бөтен дөнья буенча җыелышлар һәм бүтән төрле очрашулар аша бирелгән җитәкчелек безгә эшебезне бердәм рәвештә башкарырга булыша. Мәсәлән, вәгазь очрашуыннан соң без кешеләргә Патшалык хакындагы хәбәрне вәгазьләргә барабыз. Без телдән дә, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар ярдәмендә дә бу хәбәрне таратабыз. Махсус вәгазьләү кампанияләренә чакыру яңгыраганда, сез аларда катнашырга тырышасызмы? Шулай эшләп сез бер үк хәбәрне вәгазьләгән миллионлаган кешеләргә кушыласыз һәм фәрештәләр белән бергә хезмәттәшлек итәсез (Ачыл. 14:6).

6 «Еллык басма»дан бөтендөнья эшчәнлегебезнең нәтиҗәләре турында укып белү безгә зур шатлык китерә! Региональ, махсус һәм халыкара конгрессларга чакырулар таратканда арабыздагы бердәмлегебез турында уйлап карагыз. Андый очрашуларда без Изге Язмаларга нигезләнгән дәртләндергеч нотыклар тыңлыйбыз, шулай ук театраль тамашалар һәм төрле демонстрацияләр күрәбез. Моның барысы безне Йәһвәгә җан-тән белән хезмәт итәргә өнди. Гайсәнең үлемен искә алу кичәсе дә безне берләштерә. Аллаһының юмарт игелеге өчен чын күңелдән рәхмәтле булып һәм Гайсәнең әмеренә буйсынып, без ел саен үткән бу мөһим вакыйгага бер үк көнне кояш баеганнан соң 14 нисан көнне җыелабыз (1 Көр. 11:23—26). Бу очрашуга суга чумдырылган Йәһвә Шаһитләре генә килми. Кичәгә кадәр берничә атна дәвамында без җыелышыбыз территориясендәге мөмкин кадәр күбрәк кешене бу мөһим очрашуга чакырырга тырышабыз.

7. Бергә тырышлыклар куеп, без нәрсәгә ирешәбез?

7 Бер генә саранча әллә ни күпне эшли алмый. Шул ук рәвешчә һәрберебезнең аерым тырышлыклары әллә ни зур булып күренмәскә мөмкин. Әмма һәммәбезнең дә куйган тырышлыклары ярдәмендә без миллионлаган кешегә дан, хөрмәт кабул итәргә лаеклы шәхес — Йәһвә турындагы хакыйкатьне җиткерә алабыз! Әмма бу Аллаһы халкын бердәм итүче юлларның берсе генә.

ҖЫЕЛЫШТАГЫ БЕРДӘМЛЕК

8, 9. а) Паул мәсихчеләрнең үзара бердәм булу мөһимлеген нинди мисал аша күрсәткән? ә) Без җыелышта ничек хезмәттәшлек итә алабыз?

8 Эфеслеләргә язган хатында Паул җыелышның ничек итеп оештырылганын һәм аның ничек «бар яктан җитлеккән» булырга тиешлеген сурәтләгән. (Эфеслеләргә 4:15, 16 укы.) Безнең һәрберебезгә бу максатка ирешергә нәрсә булышыр? Мисал итеп кеше тәнен китереп, Паул Гайсә Мәсих җитәкчелек иткән җыелышның бердәмлегенә игътибар иткән. Рәсүл Паул «бар тән кирәкле буыннар ярдәмендә үзара беркетелеп ныгытыла һәм эш итә» дип язган. Безнең һәрберебез — яшьме без, олы яшьтәме, көчле я көчсезме — җыелышның бердәмлегенә һәм рухи яктан нык булуына үз өлешен ничек кертә ала?

9 Иң мөһиме, без өлкәннәргә күндәм булырга һәм аларны хөрмәт итәргә тиеш, чөнки Гайсә җыелышта җитәкчелек бирер өчен аларны билгеләгән (Евр. 13:7, 17). Кайвакыт бу авыр булырга мөмкин. Әмма андый очракларда Аллаһыдан ярдәм сорап була. Аның эш итүче көче безгә җыелыштагы җитәкчелеккә чын күңелдән буйсынырга булыша ала. Шуңа күрә кайчакларда бирелгән җитәкчелеккә буйсыну авыр булса, басынкылык күрсәтеп хезмәттәшлек итүебез җыелыштагы бердәмлекне ничек саклап калырга булышачагы турында уйланыйк. Өстәвенә, андый хезмәттәшлек барыбызга да үзара яратуыбызны ныгытырга булышыр.

10. Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышның бердәм булуына үз өлешен ничек кертә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

10 Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышның бердәмлегенә зур өлеш кертә. Бу абый-кардәшләр, төрле яшьтә булсалар да, башкалар файдасына фидакарь хезмәт башкара. Алар җыелыштагы өлкәннәргә булыша, мәсәлән, вәгазь өчен әдәбиятның җитәрлек күләмдә булуы турында кайгырта. Моннан тыш, алар Патшалык Залын җыештыру һәм ремонтлау белән бәйле эшләрдә регуляр рәвештә катнаша, шулай ук җыелыш очрашуларына килүчеләрне ачык йөз белән каршы ала. Бу абый-кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, без җыелыштагы эшләрнең тәртипле рәвештә алып барылуына үз өлешебезне кертәбез. (Рәсүлләр 6:3—6 белән чагыштыр.)

11. Яшь абый-кардәшләр җыелышның бердәмлегенә үз өлешен кертер өчен нәрсә эшли ала?

11 Күп кенә җитлеккән абый-кардәшләр ничәмә еллар инде җыелышта үз вазифаларын башкара. Әмма олыгая барганга алар элеккечә үк эшли алмый, шуңа күрә яшь абый-кардәшләрнең ярдәме кирәк. Яшь абый-кардәшләргә тәҗрибә җитеп бетмидер, әмма алар өйрәтелсә, җыелышта җаваплырак вазифалар үтәргә сәләтле булыр. Хезмәттәш ярдәмчеләрнең өлкән вазифасын үтәргә яраклы булыр өчен куйган тырышлыкларын күрү бик сөендерә! (1 Тим. 3:1, 10) Кайбер яшь өлкәннәр рухи яктан үсеп, район күзәтчеләре итеп билгеләнгән һәм хәзер төрле җыелышларда кардәшләргә хезмәт итә. Яшь кардәшләрнең Аллаһыга хезмәт итәргә әзер булулары өчен без бик рәхмәтле! (Зәбур 110:3; Вәгазьче 12:1 укы.)

ГАИЛӘДӘГЕ БЕРДӘМЛЕК

12, 13. Гаиләдәгеләргә үзара бердәмлекне сакларга нәрсә булыша ала?

12 Хәзер исә гаиләдә бердәмлекне ничек ныгытып булганына игътибар итик. Күпләр әйтүенчә, файда китерерлек итеп атна саен үткәрелгән гаилә белән гыйбадәт кылу балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга булыша. Рухи нәрсәләргә багышланган рәхәтлек китерүче бу вакыт гаиләне берләштерә. Вәгазьдә әйтәсе сүзләрне кабатлау, төрле ситуацияләрне сәхнәләштерү гаилә әгъзаларын коралландырып, аларга уңышлы вәгазьләүчеләр булырга булыша. Аллаһы Сүзе турында сөйләшү аларны бер-берсенә якынлаштыра, чөнки гаиләдәгеләрнең барысы да Йәһвәне ярата һәм аның ихтыярын үтәргә тели.

Гаилә белән гыйбадәт кылу яшь гаиләләр белән олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта (12, 15 нче абзацларны кара.)

13 Ирле-хатынлылар бердәмлекләре белән Йәһвәне данлар өчен, нәрсә эшли ала? Ир белән хатын Йәһвәне яратып, аңа хезмәт иткәндә, алар үзара бердәмлеккә сөенә. Ибраһим белән Сара, Исхак белән Рабига, Илкана белән Һанна — барысы да бер-берсенә карата үз яратуларын белдергән. Ирле-хатынлылар өчен бу яхшы үрнәк (Ярат. 26:8; 1 Иш. 1:5, 8; 1 Пет. 3:5, 6). Шулай итеп ирле-хатынлы арасындагы бердәмлек ныгыр, һәм алар күктәге Атабызга тагы да якынаер. (Вәгазьче 4:12 укы.)

14. Тормыш иптәшегез Йәһвәгә хезмәт итмәсә, никахыгыз нык булсын өчен, нәрсә эшләп була?

14 Мәсихчеләр буларак, без имансызлар белән, ягъни Йәһвәгә хезмәт итмәүчеләр белән бер камытка җигелергә теләмибез (2 Көр. 6:14). Ә дини яктан бүленгән гаиләдәге кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһының кайбер хезмәтчеләре хакыйкатьне белгәнчегә кадәр өйләнешкән булган, һәм аларның тормыш иптәшләре Йәһвә Шаһитләре түгел. Шулай да Изге Язмалардагы принципларны куллану гаилә иминлегенә, аның бердәмлегенә илтә ала. Бу тормыш иптәше белән мөмкин кадәр күбрәк, әмма шул ук вакытта үз карашларыңнан чигенмичә хезмәттәшлек итүне аңлата. Шулай эш итү кайчак җиңел түгел, әмма моның уңай нәтиҗәләре турында уйланыгыз. Изге Язмалардагы принципларны куллану тормыш иптәше җыелыштан киткән очракта да авыр булырга мөмкин. Мэ́ри исемле апа-кардәш белән нәкъ шундый хәл булган да. Ул үзенең ире Де́йвид белән якынча 25 ел бергә Йәһвәгә хезмәт иткән. Әмма аннары аның ире җыелыш очрашуларына йөрүдән туктаган. Мэри Аллаһыга тугрылык саклап җыелышларга, конгрессларга йөрүен дәвам иткән һәм өендә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырышкан, алты баласын да моңа өйрәткән. Балалар үсеп җиткәч, туып-үскән йортларын калдырган, һәм Мэри үзен бик ялгыз хис иткән. Шунда Дейвид Мэри калдырган журналларны укый башлаган. Вакыт узу белән ул Патшалык Залына очрашуларга кабат йөри башлаган, ә 6 яшьлек оныгы аңа урын ала торган булган. Дейвид килмәсә, малай аңа соңрак: «Дәү әти, нишләп син җыелышта булмадың? Миңа синсез ямансу иде»,— дип әйтә торган булган. Бүген Мэри Дейвид белән бергә Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итә.

15. Олырак яшьтәге ирле-хатынлылар яшьләргә ничек булыша ала?

15 Шайтан бүген гаиләләргә һөҗүм итә. Шуңа күрә Аллаһының бөтен хезмәтчеләренә үз гаиләләрендә үзара хезмәттәшлек итеп, бердәмлекне саклау үтә мөһим. Никахта күпме генә булсагыз да, сүзләрегез я эшләрегез белән гаиләгезне ничек ныгытып була икәнлеге турында уйланыгыз. Җыелыштагы олырак яшьтәге парлар яшьләргә бу яктан булыша ала. Мәсәлән, алар вакыт-вакыт яшь ирле-хатынлыларны үзләренең гаилә өйрәнүенә чакыра ала. Шулай итеп яшьләр гаиләдә үзара яратуның һәм бердәмлекнең булуы, никахта күпме вакыт булуына карамастан, үтә мөһим икәнлегенә игътибар итәр (Тит. 2:3—7).

«КИЛЕГЕЗ, ЙӘҺВӘ ТАВЫНА... МЕНИК»

16, 17. Аллаһының бердәмлектә хезмәт иткән хезмәтчеләре нәрсәне зарыгып көтә?

16 Борынгы заманнарда исраиллеләрнең Иерусалимда бәйрәмнәр вакытында Йәһвәне гыйбадәтханәдә данлаганын күз алдына китерик. Бәйрәмгә килер өчен алар юлга әзерләнергә, юлда бер-берсе турында кайгыртырга һәм бердәм рәвештә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга тиеш булган. Моның барысы үзара хезмәттәшлек итүне таләп иткән (Лүк 2:41—44). Бүген без яңа дөньяга алып баручы юлдан барабыз, һәм безгә дә үзара бердәм булырга һәм бергә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Моның өчен даими һәм аңлы рәвештә тырышлыклар кую мөһим. Безгә кайсы яктан яхшырасы бар?

17 Киләчәктәге фатихалар турында уйлап кына карагыз! Без бердәмсез һәм гаугалы дөнья төзелешеннән инде читтә торабыз. Бүген без Ишагыя һәм Микай пәйгамбәрлекләренең үтәлешен — Аллаһы халкының бердәм рәвештә «Йәһвә тавына» менеп баруын күрәбез (Ишаг. 2:2—4; Микай 4:2—4 укы). «Соңгы көннәрдә» безнең гыйбадәтебез югары тора. Киләчәктә исә җир йөзендә бөтен кешеләр арасында бердәмлек хөкем сөрәчәк. Ул вакытта без иге-чиге булмаган бәхет һәм шатлык кичерәчәкбез!