Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Психик сәламәтлек — дөньякүләм проблема

Психик сәламәтлек — дөньякүләм проблема

«Мин һәрвакыт, хәтта моңа сәбәбе булмаса да, бераз борчылу хисе кичерәм».

«Мин, үземне яхшы хис иткәндә, курка башлыйм, чөнки беләм, күтәренке кәеф тиздән түбәнгә тәгәрәячәк».

«Мин бер көн белән яшәргә тырышам, ләкин кайчак мине кинәт күп нәрсәләр борчый башлый».

Бу сүзләрне психик авырудан интеккән кешеләр әйткән. Сезгә я үзегез кайгырткан кешегә бу хисләр танышмы?

Таныш икән, белегез, сез ялгыз түгел. Бүген күпләр, я үзләре, я якыннары, психика белән бәйле проблемалардан интегеп яши.

Һичшиксез, без «аеруча авыр вакытларда» яшибез (2 Тимутигә 3:1). Бу күп төрле кайгы китерә. Бер тикшеренү буенча, бөтен дөнья буйлап 8 кешенең берсе психик проблема белән көрәшә. 2020 елда COVID-19 пандемиясе аркасында борчылу сизгән кешеләрнең саны — якынча 26 процентка, ә каты депрессиягә бирелгән кешеләрнең саны якынча 28 процентка арткан.

Әлбәттә, статистика мөһим нәрсә. Ләкин үзебезнең һәм якыннарыбызның психик сәламәтлеге турында ничек кайгыртырга икәнен белү тагы да мөһимрәк.

Психик сәламәтлек нәрсә ул?

Психик яктан сәламәт кеше үз-үзен яхшы хис итә һәм тулы канлы тормыш алып бара. Гадәттә, ул стрессны җиңә ала, уңышлы эшли ала һәм тормыштан канәгатьлек сизә.

Психик авыру:

  • БУ кешенең көчсез булуы билгесе ТҮГЕЛ.

  • БУ чир; ул кешене газаплый, аның фикер йөртүенә һәм тәртибенә, шулай ук аңа эмоциональ яктан тискәре йогынты ясый.

  • Еш кына кешегә башкалар белән дуслык булдырырга һәм көндәлек тормыштагы эшләрне хәл итәргә комачаулый.

  • Төрле яшь, культура, раса һәм диндәге, шулай ук төрле белемле һәм төрле дәрәҗәле кешеләрдә була ала.

Психик сәламәтлек какшаганда ярдәм

Әгәр сез я якын кешегез үзегездә зур үзгәрешләр күрсәгез, мәсәлән йокыгыз я туклану тәртибе бозылса я дәвамлы стресс, борчылу һәм кайгы кичерсәгез, нәрсә эшләргә? Сезгә, боларның сәбәбен билгеләр өчен һәм дөрес дәвалану алыр өчен, профессиональ ярдәм алырга кирәк булыр.

Җирдә яшәгән иң зирәк кеше Гайсә Мәсих болай дигән: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12). Кеше, сәламәтлеге какшаганда, тиешле дәвалау һәм дарулар кабул итсә, авыру симптомнарын күпкә киметә алыр, һәм бу аңа актив һәм бәхетле тормыш алып барырга булышыр a.

Изге Язмалар медицина китабы булмаса да, андагы мәгълүмат психик сәламәтлеккә файда китерә ала. Күбрәк моның турында без киләсе мәкаләләрдән белербез.

a «Күзәтү манарасы» дәвалануның берәр аерым төрен яклап чыкмый. Дәвалануга кагылышлы шәхси карар кабул итәр алдыннан, һәр кеше үзе бар якларны җентекләп карап чыгарга тиеш.