Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Бу дөнья проблемалары ничек чишеләчәк?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА? Кайберәүләр дөньядагы проблемаларны Аллаһы хәл итәчәк дип уйлый, башкалар исә моны кеше хөкүмәтләре башкарачак дип фикер йөртә. Ә сез ничек уйлысыз?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. [...] Ул барлык шушы патшалыкларны [кеше патшалыкларын] җимереп, аларны юкка чыгарачак» (Даниял 2:44). Шулай итеп, дөнья проблемаларын Аллаһы Патшалыгы хәл итәчәк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?

  • Аллаһы Патшалыгы күктән идарә итә (Маттай 10:7; Лүк 10:9).

  • Бу Патшалык ярдәмендә Аллаһы үз ихтыярын күктә дә, җирдә дә үти (Маттай 6:10).

Аллаһы Патшалыгы кайчан киләчәк?

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Беркем дә белми

  • Тиздән

  • Беркайчан да

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Яхшы хәбәр тиешле дәрәҗәдә вәгазьләнгәч, Патшалык бөтен явызлыкны юк итәчәк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?

  • Аллаһы Патшалыгының кайчан киләчәген беркем дә төгәл белми (Маттай 24:36).

  • Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр Патшалык тиздән киләчәк икәнен күрсәтә (Маттай 24:3, 7, 12).