Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиешле хөрмәткә лаек булганнарны ихтирам итегез

Тиешле хөрмәткә лаек булганнарны ихтирам итегез

«Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мәңге мактау, хөрмәт, дан һәм кодрәт булсын» (АЧЫЛ. 5:13).

ҖЫРЛАР: 10, 16

1. Ни өчен кайбер кешеләр хөрмәткә лаек һәм нинди сорауны карап чыгу урынлы?

БЕРӘРСЕН хөрмәт итү аңа аерым игътибар һәм ихтирам күрсәтү дигәнне аңлата. Гадәттә, без хөрмәткә лаек эш кылган, мөһим вазифа үтәгән я күренекле дәрәҗәгә ия булган кешеләргә ихтирам күрсәтәбез. Шуңа күрә мондый сорау туа: без кемгә ихтирам-хөрмәт күрсәтергә тиеш һәм ни өчен?

2, 3. а) Ни өчен Йәһвә аеруча хөрмәткә лаек? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Ачылыш 5:13 тә сурәтләнгән Бәрән кем ул һәм ни өчен ул хөрмәткә лаек?

2 Ачылыш 5:13 тән күренгәнчә, «Тәхеттә Утыручы һәм Бәрән» хөрмәткә лаек. Шул китапның 4 нче бүлегендә Йәһвәнең ни өчен хөрмәткә лаек булганын күрсәткән сәбәпләрнең берсе турында әйтелә. Күктәге югары дәрәҗәгә ия булган рухи затлар «мәңге Яшәүчене» данлап, болай ди: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде» (Ачыл. 4:9—11).

3 Телгә алынган Бәрән Гайсә Мәсихне сурәтли. Ул «дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне» (Яхъя 1:29). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул элек идарә иткән патшаларның һәм хәзерге идарәчеләрнең барысыннан да күпкә өстенрәк. Аның турында болай дип язылган: «Ул патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы, ул гына үлемсез, якынлашмаслык яктылыкта яшәүче, аны бер кеше дә күрмәгән һәм күрә дә алмый» (1 Тим. 6:14—16). Гайсәдән башка тагын нинди патша гөнаһларыбызны йолып алыр өчен үз гомерен корбан итәргә әзер булган? Әйе, Бәрән хөрмәткә лаек. Бу безне мириадлаган күктәге рухи затларның: «Чалынган Бәрән кодрәт, байлык, зирәклек, көч, хөрмәт, дан һәм фатиха алырга лаеклы»,— дигән мактау сүзләренә кушылырга әллә дәртләндермиме? (Ачыл. 5:12)

4. Ни өчен без Йәһвәне һәм Мәсихне хөрмәт итәргә тиеш?

4 Без Йәһвәне һәм Мәсихне хөрмәт итәргә тиешбез. Моңа безнең мәңгелек тормышыбыз бәйле. Бу Гайсәнең Яхъя 5:22, 23 тә әйтелгән сүзләреннән ап-ачык күренә. Ул болай дигән: «Ата беркемне дә хөкем итми, ул бөтен хөкемне Угылга тапшырды. Ул моны һәркем Атаны ихтирам иткән кебек, Угылны да ихтирам итсен өчен башкарды. Угылны ихтирам итмәүче аны җибәргән Атаны да ихтирам итми». (Зәбур 2:11, 12 укы.)

5. Ни өчен бар кешеләр дә билгеле бер дәрәҗәдә хөрмәткә лаек?

5 Кешеләр «Аллаһыга охшаш итеп» барлыкка китерелгән (Ярат. 1:27). Шуңа күрә аларның күпчелеге Аллаһыга хас булган кайбер сыйфатларны, төрле дәрәҗәдә булса да, чагылдырырга сәләтле. Алар бер-берсенә карата ярату, игелек һәм кызганучанлык күрсәтә ала. Кешеләр шулай ук вөҗдан белән яратылган булган. Шулай итеп алар, вөҗданнары кайчак бозык я өйрәтелмәгән булса да, тумыштан нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен, нәрсә намуслы, ә нәрсә намуссыз икәнен, нәрсә урынлы, ә нәрсә урынсыз икәнен аерырга сәләтле (Рим. 2:14, 15). Күпчелек кешене чисталык һәм гүзәллек җәлеп итә. Гомумән алганда, аларның үзара тынычлыкта яшисе килә. Кешеләр аңлыймы моны, юкмы, алар ниндидер дәрәҗәдә Йәһвәнең данын чагылдыра һәм шул сәбәптән билгеле бер дәрәҗәдә ихтирам-хөрмәткә лаек (Зәб. 8:5).

ТИЕШЛЕ ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮГӘ КАРАТА ДӨРЕС КАРАШ

6, 7. Башкаларга хөрмәт күрсәтүгә килгәндә, Йәһвә Шаһитләре күпләрдән ничек аерылып тора?

6 Башкаларга хөрмәтне нинди дәрәҗәдә һәм ничек күрсәтү мәсьәләсендә дөрес караш сакларга кирәк. Камил булмаган кешеләрнең күбесе Шайтан дөньясы рухының көчле йогынтысы астында яши. Шунлыктан кешеләр кайсыбер ир-атларга я хатын-кызларга тиешле хөрмәт күрсәтү белән генә чикләнер урынына, аларны алла итеп күрә. Кешеләр дин әһелләрен, сәяси җитәкчеләрне, спорт һәм эстрада йолдызларын, шулай ук башка күренекле кешеләрне югарылап, аларны күккә чөяләр. Яше дә, карты да аларның гадәтләрен, киенү рәвешен һәм тәртибен үрнәк итеп ала.

7 Чын мәсихчеләр кешеләргә хөрмәт күрсәтүдә чагылган шундый бозык караштан читтә тора. Җирдә яшәгән кешеләрнең барысыннан да фәкать Гайсә Мәсих безнең өчен камил үрнәк булып тора (1 Пет. 2:21). Без кешеләргә тиешлесеннән артык ихтирам-хөрмәт күрсәтсәк, Аллаһыга бу бер дә ошамас иде. Безгә мондый төп хакыйкатьне исебездә тотарга кирәк: «Барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган» (Рим. 3:23). Чыннан да, бер кеше дә потка табыну белән бер булган ихтирам-хөрмәткә лаек түгел.

8, 9. а) Дәүләт вәкилләренә мөнәсәбәтебез нинди? ә) Без аларга ни дәрәҗәдә буйсынабыз?

8 Кешелек җәмгыятендә кайберәүләр хакимлеккә һәм югары дәрәҗәгә ия. Хакимият кешеләре дәүләт законнарын якларга, тәртип сакларга һәм халкы турында кайгыртырга бурычлы. Бу һәркемгә файда китерә. Шуның өчен рәсүл Паул мәсихчеләргә дәүләт вәкилләренә «өстен торучы хакимлеккә» карагандай карарга һәм аларга буйсынырга киңәш иткән. Ул аларга болай дигән: «Һәркемгә тиешлесен бирегез: кемгә салым — салым... кемгә ихтирам — ихтирам» (Рим. 13:1, 7).

9 Бу киңәш безнең өчен дә кулланырлык. Йәһвә Шаһитләре буларак, без хакимият кешеләренә бездән көтелгәнчә һәм без яшәгән җирдә кабул ителгәнчә теләп хөрмәт күрсәтәбез. Алар үз бурычларын үтәгәндә, без алар белән хезмәттәшлек итәбез. Әлбәттә, безнең аларга карата хөрмәтебез, булышлык итүебез чамалы һәм Изге Язмаларда язылганнар кысаларыннан чыкмый. Бу мәсьәләдә без Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәтергә я нейтралитетыбызны бозарга һич тә теләмибез. (1 Петер 2:13—17 укы.)

10. Үткәндә яшәгән Йәһвәнең хезмәтчеләре безнең өчен нинди үрнәк булып тора?

10 Хөкүмәткә һәм дәүләт вәкилләренә тиешле хөрмәт күрсәтүдә Йәһвәнең үткәндә яшәгән хезмәтчеләре безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Рим империясендә халык санын алу турында боерык чыккач, Йосыф белән Мәрьям моңа буйсынган. Мәрьям якын арада беренче баласын табарга тиеш булса да, алар Бәйтлеһемгә юл тоткан (Лүк 2:1—5). Соңрак, Паул начарлык кылуда гаепләнгәч, ул Һируд Әгрип патша һәм Рим провинциясе Яһүдиянең башлыгы Фисте алдында үзен, ихтирамлы тотып, яклаган (Рәс. 25:1—12; 26:1—3).

11, 12. а) Ни өчен безнең дәүләт вәкилләренә һәм дин әһелләренә мөнәсәбәтебез төрле? ә) Бер Йәһвә Шаһитенең бер сәясәтчегә хөрмәт күрсәтүе нинди уңай нәтиҗәләргә китергән?

11 Әмма Йәһвә Шаһитләре дин әһелләренә, алар үзләренә карата махсус мөнәсәбәт күрсәтелүен көтсә дә, артык зур хөрмәт күрсәтелергә тиешле кешеләргә кебек карамый. Ялган дин Аллаһы хакындагы хакыйкатьләргә өйрәтми һәм аның Сүзендәге тәгълиматларны бозып күрсәтә. Шуңа күрә безнең дин әһелләренә мөнәсәбәтебез башка кешеләргә кебек һәм без аларга аерым бер хөрмәт күрсәтмибез. Хәтерләгәнебезчә, Гайсә үзе яшәгән көннәрдәге дин әһелләрен икейөзлеләр һәм сукыр җитәкчеләр дип атап хөкем иткән (Мат. 23:23, 24). Әмма шул ук вакытта дәүләт вәкилләренә тиешле ихтирам-хөрмәт күрсәтүебез кайчак уңай һәм хәтта көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

12 Австриядән булган Леопольд Энглайтнер исемле ашкынучан Йәһвә Шаһите белән булган бер хәлгә игътибар итик. Нацистлар аны кулга алып, Бухенвальд концлагерына җибәргән. Аның белән бергә бер вагонда Генрих Глайсснер исемле политик тоткын да барган. Ул Австриядәге күренекле сәясәтче булган. Әмма нацистлар аны өнәп бетермәгән. Поездда барган чакта Энглайтнер кардәш хөрмәт белән Глайсснерга үзенең дини карашларын аңлаткан һәм ул аны игътибар белән тыңлаган. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Глайсснер, үзенең дәрәҗәсен кулланып, берничә тапкыр Австриядәге Йәһвә Шаһитләренә ярдәм иткән. Әйе, Йәһвә Шаһитләренең дәүләт вәкилләренә тиешле хөрмәт күрсәтүләре яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сез, бәлки, моңа охшаш башка мисалларны да исегезгә төшерерсез.

ИХТИРАМ-ХӨРМӘТКӘ ТАГЫН КЕМНӘР ЛАЕК?

13. Кем аеруча кадер-хөрмәткә лаек һәм ни өчен?

13 Йәһвәгә гыйбадәт кылган имандашларыбыз да хөрмәтебезгә лаек. Бу аеруча җитәкчелекне үз өсләренә алган өлкәннәр очрагында шулай. (1 Тимутигә 5:17 укы.) Без аларны, милләтенә, белеменә, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә һәм матди хәленә карамастан, хөрмәт итәбез. Изге Язмаларда алар «бүләк итеп» бирелгән кешеләр дип атала, һәм алар Аллаһы халкын кайгыртуда мөһим роль уйный (Эфес. 4:8). Җыелыш өлкәннәре, район күзәтчеләре, филиал комитеты әгъзалары һәм Җитәкче совет әгъзалары турында уйланып була. Беренче гасырда яшәгән имандашларыбыз җитәкчелекне үз өсләренә алган шундый кардәшләрне хөрмәт иткән, һәм без дә бүген билгеләнгән абый-кардәшләргә кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Без мәсихче җыелышындагы күренекле абый-кардәшләр белән үзебезне аларга табынгандай итеп я алдыбызда фәрештәләр торгандай итеп тотмыйбыз. Шулай да без аларны тырыш хезмәтләре һәм басынкы булганнары өчен ихтирам итәбез. (2 Көринтлеләргә 1:24; Ачылыш 19:10 укы.)

14, 15. Чын мәсихче көтүчеләр үзләрен бары тик шулай дип атаучылардан нәрсә белән аерылып тора?

14 Шушы мәсихче өлкәннәр басынкы рухи көтүчеләр буларак билгеле. Алар үзләренә атаклы кешеләргә күрсәтелгән мөнәсәбәт күрсәтүләрен теләми. Бу аларны хәзерге күп кенә дин әһелләреннән һәм Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләрдән бик нык аерып тора. Алар турында Гайсә болай дигән булган: «Алар кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны, синагогаларда алгы урыннарны, базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен... яраталар» (Мат. 23:6, 7).

15 Чын мәсихче көтүчеләр басынкылык белән Гайсәнең мондый сүзләренә колак сала: «Үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз бар. Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар. Ә арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын. Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Мат. 23:8—12). Шуңа күрә бөтен дөнья буенча кардәшләрнең өлкәннәрне ни өчен яратканнары һәм хөрмәт иткәннәре аңлашыла да.

Өлкәннәрнең басынкылык белән хезмәт итүләре яратуга һәм хөрмәткә лаек (13—15 нче абзацларны кара.)

16. Ни өчен Изге Язмалар өйрәткәнчә хөрмәт күрсәтергә өйрәнер өчен алга таба да тырышлыклар куярга кирәк?

16 Ризалашырсыз, башкаларга хөрмәтне нинди дәрәҗәдә һәм ничек күрсәтү мәсьәләсендә дөрес карашка ия булу өчен вакыт таләп ителергә мөмкин. Беренче гасырдагы мәсихчеләр очрагында шулай булган да (Рәс. 10:22—26; 3 Яхъя 9, 10). Сүз дә юк, Изге Язмалар өйрәткәнчә хөрмәт күрсәтергә өйрәнер өчен тырышлыклар куярга кирәк. Бу мәсьәләдә дөрес карашка ия булу күп файда китерә.

ТИЕШЛЕ ХӨРМӘТ КҮРСӘТҮНЕҢ ФАЙДАСЫ

17. Җәмгыятьтә билгеле бер дәрәҗәгә ия булган кешеләргә хөрмәт күрсәтү нинди уңай нәтиҗәләргә китерә?

17 Җәмгыятьтә билгеле бер дәрәҗәгә ия булган кешеләргә хөрмәт күрсәтсәк, алар, мөгаен, безнең иркенләп вәгазьләргә хокукыбызны якларга булыр. Моның нәтиҗәсендә алар эшчәнлегебезгә уңай карый башларга мөмкин. Германиядән булган Биргит исемле пионер апа-кардәшебез берничә ел элек кызының мәктәп чыгарылышы кичәсенә барган. Укытучылар Биргитка еллар дәвамында Йәһвә Шаһитләренең балаларын укыту рәхәт булганы турында әйткән. Алар мәктәпләрендә Йәһвә Шаһитләренең балалары булмаса, бу бик аяныч булыр иде дигән. Биргит болай дигән: «Безнең балаларыбыз Аллаһының нормалары буенча тәрбияләнгән, ә бу укытучыларны ихтирам итү һәм аларга хөрмәт күрсәтүне дә үз эченә ала». Икенче бер укытучы исә болай дигән: «Әгәр дә бөтен балалар да сезнеке шикелле булса, мәктәбебез оҗмахка охшаш булыр иде». Берничә атнадан соң укытучыларның берсе Лейпциг шәһәрендә үткән конгресска килгән.

18, 19. Өлкәннәргә карата тиешле хөрмәт күрсәткәндә нәрсәне истә тоту мөһим?

18 Җыелыштагы өлкәннәргә тиешле ихтирам белдергәндә, без Аллаһы Сүзендәге камил һәм акыллы принциплар буенча эш иткәнебезне күрсәтәбез. (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Без аларны тырыш хезмәтләре өчен мактарга тиеш. Бу һәрберебезнең дә кулыннан килә. Биргән күрсәтмәләренә буйсынганда, без аларга үз вазифаларын шатлык белән үтәргә ярдәм итәбез. Изге Язмалардан күренгәнчә, без шулай ук аларның иманнарыннан үрнәк алырга тиеш. Әмма бу берәр «күренекле» өлкәннең киенү рәвешенә, тышкы кыяфәтенә, нотык сөйләү я хәтта сөйләшү рәвешенә охшарга тырышуны аңлатмый. Шулай була калса, башкаларга без кешегә ияргән кебек тоелырга мөмкин. Аның да безнең кебек үк камилсез кеше булганын онытмыйк. Безнең бердәнбер үрнәгебез — Гайсә Мәсих.

19 Өлкәннәргә тиешлесеннән артык ихтирам күрсәтмәгәндә, без аларга ярдәм итәбез. Кайсы яктан? Аларга горурлыкка каршы торырга, өстенлек хисеннән я артык тәкъва булып китүдән сакланырга җиңелрәк булачак.

20. Башкаларны хөрмәт итү безгә нинди файда китерә?

20 Үзебез турында әйткәндә исә, башкаларга тиешле хөрмәт күрсәтү безне эгоизмнан һәм, үзебезгә аерым бер хөрмәт күрсәтелгәндә, үз-үзебезне зурга куюдан яклый. Шулай ук Йәһвә оешмасының ихтирам-хөрмәткә карата карашы буенча эш итү башкаларга — имандашларыбызга да, имандашларыбыз булмаганнарга да — артык хөрмәт я тиешсез ихтирам күрсәтүдән саклый. Өстәвенә, ихтирам-хөрмәткә карата шундый карашның булуы акыллы да, чөнки, без хөрмәт иткән берәрсе өметебезне акламый калса, бу безнең өчен абыну ташы булмаячак.

21. Тиешле ихтирам күрсәтүнең иң зур файдасы нәрсәдә?

21 Әмма хөрмәткә лаек булганнарга тиешле ихтирам күрсәтүнең иң зур файдасы — Аллаһының күңелен сөендерүдә. Ул теләгәнчә эш итеп, без аңа тугрылык саклыйбыз. Шунда Йәһвә үзен мыскылларга тырышкан һәркемгә җавап кайтара алачак (Гыйб. сүз. 27:11). Бу дөньяда күпчелек кеше ихтирам-хөрмәткә карата дөрес караш йөртми. Йәһвәнең безне бу мәсьәләдә өйрәткәненә без шундый шат!