Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кардәшләргә мәхәббәтегез үсә барсын

Кардәшләргә мәхәббәтегез үсә барсын

Кардәшләргә мәхәббәтегез үсә барсын

«Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен» (ЭФЕС. 5:2).

1. Гайсә үз шәкертләренең нинди мөһим үзенчәлеге турында әйткән?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ яхшы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп вәгазьләве белән билгеле. Әмма Гайсә Мәсих чын шәкертләрен аерып торучы башка үзенчәлеккә игътибар иткән. Ул болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

2, 3. Мәсихче очрашуларыбызга килгән кешеләргә андагы ярату ничек тәэсир итә?

2 Чын мәсихчеләрдә булган ярату бүтән беркемдә дә юк. Магнит үзенә тимерне тарткан кебек, ярату да Йәһвәнең хезмәтчеләрен берләштерә һәм эчкерсез кешеләрне хак гыйбадәткә җәлеп итә. Мәсәлән, Камерунда яшәүче Марселино исемле ир-ат эштә җәрәхәтләнеп, күзсез калган. Һәм имеш ул сихерче булганга сукырайган дигән сүз таралган. Ул йөргән чиркәүнең рухание һәм анда йөрүче кешеләр аны юатыр урынына, чиркәүләреннән куганнар. Бер Йәһвә Шаһите аны җыелыш очрашуына чакыргач, Марселино икеләнә башлаган. Ул үзенең кабат кире кагылуын теләмәгән.

3 Марселино Патшалык Залында күргәненә гаҗәпләнгән. Аны җылы итеп каршы алганнар, һәм ул анда Изге Язмалардагы тәгълиматларны ишеткәч, юаныч алган. Ул бөтен очрашуларга йөри башлаган һәм рухи уңышлар ясап, 2006 елда суга чумдырылу үткән. Хәзер ул үз гаиләсе вә күршеләре белән хакыйкатьне уртаклаша һәм берничә Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Марселино үз өйрәнүчеләренең дә үзе Аллаһы халкы арасында кичергән мәхәббәтне тоюларын тели.

4. Ни өчен Паулның «тормышыгыз белән... мәхәббәт җитәкчелек итсен» дигән киңәшен тотарга кирәк?

4 Кардәшләр арасындагы ярату бик кыйммәтле, һәм һәрберебез аны саклар өчен, үз өлешен кертергә тиеш. Әйтик, туристик лагерьда төнлә янган учак үз җылысы һәм уйнаган ялкын телләре белән кешеләрне җәлеп итә. Әмма учак янында утыручылар утын өстәп тормаса, ул сүнәчәк. Шулай ук кардәшләр дә мәсихче җыелышта булган искиткеч мәхәббәт бәйләнешләрен ныгытып тормаса, ул сүреләчәк. Без андый бәйләнешләрне ничек ныгыта алабыз? Рәсүл Паул болай ди: «Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде» (Эфес. 5:2). Без хәзер мондый сорауны карап чыгарбыз: безнең белән мәхәббәт җитәкчелек итсен өчен, без нәрсә эшли алабыз?

«Сез дә күңелләрегезне киңәйтегез»

5, 6. Ни өчен Паул Көринттәге мәсихчеләрне «күңелләрен киңәйтергә» өндәгән?

5 Рәсүл Паул борынгы Көринт шәһәрендәге мәсихчеләргә болай дип язган: «Көринтлеләр! Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләштек, йөрәкләребез сезнең өчен киң итеп ачылган. Сезне чын күңелдән яратабыз, әмма сез безгә карата мәхәббәтегезне кызганасыз. Балаларыма сөйләгән кебек сөйлим: тиң итеп кайтарып бирү өчен, сез дә күңелләрегезне киңәйтегез» (2 Көр. 6:11—13). Ни өчен Паул көринтлеләрне күңелләрен киңәйтергә өндәгән?

6 Борынгы Көринттәге җыелышның ничек барлыкка килгәнен карап чыгыйк. Паул Көринткә б. э. 50 елының ахырында килгән. Башта кайбер кешеләр аның вәгазь эшенә каршы булсалар да, рәсүл бирешмәгән. Тиздән бу шәһәрдәге күп кешеләр яхшы хәбәргә ышанган. Паул анда «ел ярым яшәп», яңа җыелышны өйрәткән һәм ныгыткан. Әйе, ул Көринттәге мәсихчеләрне бик нык яраткан (Рәс. 18:5, 6, 9—11). Ул да аларның яратуына һәм хөрмәт итүенә лаеклы булган, әмма җыелыштагы кайберәүләр аннан читләшкән. Кемгәдер, бәлкем, аның туры әйтелгән киңәшләре ошамагандыр (1 Көр. 5:1—5; 6:1—10). Ә башкалар «„гадәттән тыш бөек рәсүлләрнең“» ялганын тыңлагандыр (2 Көр. 11:5, 6). Паул үз кардәшләренең эчкерсез яратуларын теләген. Шунлыктан ул аларны «күңелләрен киңәйтергә» һәм үзенә вә имандашларына якынлашырга өндәгән.

7. Кардәшләребезне яратыр өчен, без күңелләребезне ничек киңәйтә алабыз?

7 Безнең турыда нәрсә әйтеп була? Кардәшләребезне яратыр өчен, без күңелләребезне ничек киңәйтә алабыз? Яшьтәшләр я бер үк милләт кешеләре бер-берсенә тартыла. Һәм бер үк күңел ачуларны яраткан кешеләр еш кына бергә күп вакыт үткәрә. Ләкин кайбер мәсихчеләр белән уртак якларыбыз безне башкалардан аерып торса, безгә «күңелләребезне киңәйтергә» кирәк. Үзебездән болай дип сорау акыллы булыр иде: «Якын дуслар санына кермәгән кардәшләр белән мин еш вәгазьлимме һәм аралашаммы? Җыелышка яңа гына йөри башлаган кешеләр белән, алар башта дусларым булырга лаеклы булганнарын күрсәтергә тиеш дип санап, Патшалык Залында үз аралашуымны чиклимме? Җыелышта мин олы яшьтәгеләр һәм яшьләр белән дә исәнләшәмме?»

8, 9. Паулның Римлыларга 15:7 дәге киңәше кардәшләргә мәхәббәтебезне үстерергә ничек булыша ала?

8 Сәламләү турында әйткәндә, Паулның римлыларга язган сүзләре кардәшләребезгә дөрес карашта булырга ярдәм итә ала. (Римлыларга 15:7 не укы.) «Кабул итегез» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «дус яки кунакчыл булганга үз араңа алу» дигәнне аңлата. Борынгы заманнарда кунакчыл кеше дусларын өендә кабул иткәндә, аларны күрергә шат икәнен күрсәткән. Мәсих, образлы әйткәндә, безне җыелышта кунакчыллык белән кабул итте, һәм без дә имандашларыбызны ачык йөз белән кабул итеп, аңардан үрнәк алырга тиеш.

9 Кардәшләр белән Патшалык Залында һәм башка урыннарда исәнләшкәндә, без күптән күрмәгән я күптән сөйләшмәгән имандашларга игътибар күрсәтә алабыз. Алар белән берничә минут сөйләшсәк, яхшы булыр иде. Чираттагы очрашуда без башкалар белән аралаша алабыз. Күпмедер вакыт эчендә без бар кардәшләрнең диярлек хәлләрен белешербез. Барысы белән дә бер үк көнне сөйләшеп булмаса, борчылма. Без берәрсен һәр очрашуда да сәламли алмасак, ул үпкәләргә тиеш түгел.

10. Һәрберебезнең җыелышта нинди кадерле мөмкинлеге бар, һәм без аннан тулысынча ничек файдалана алабыз?

10 Башкаларны ачык йөз белән кабул итәр өчен беренче адым — бу аларны сәламләү. Бу күңелле сөйләшүләргә һәм нык дуслыкка китерә ала. Мәсәлән, конгрессларда танышкан һәм аралашкан кардәшләр яңадан күрешүләрен түземсезлек белән көтә. Патшалык Залларын төзү һәм торгызу эшләрендә катнашкан кардәшләр еш кына яхшы дуслар булып китә, чөнки бергә тырышып эшләгәндә алар бер-берсенең матур сыйфатларын күрә. Йәһвә оешмасында нык дуслык булдырыр өчен мөмкинлекләр бик күп. «Күңелләребезне киңәйтсәк», безнең дусларыбыз күп булачак, һәм безне хак гыйбадәт кылуда берләштергән ярату тагы да көчлерәк булачак.

Башкаларга вакыт тап

11. Марк 10:13—16 буенча, Гайсә нинди үрнәк калдырган?

11 Гайсә янына һәр кеше килеп, аның белән җиңел аралаша алган. Барлык мәсихчеләр дә аның кебек булыр өчен омтылырга тиеш. Бервакыт кешеләр балаларын Гайсә янына алып килгәч, аның шәкертләре моңа комачауларга тырышкан. Гайсә үзен ничек тоткан? «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез,— дигән ул, аларга комачауламагыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы». Аннары Гайсә «балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалаган» (Марк 10:13—16). Бөек Остазның яратуын һәм игътибарын үзләрендә сизгән бу балаларның дулкынлануын күз алдыгызга гына китерегез!

12. Башкалар белән аралашырга безгә нәрсә комачауларга мөмкин?

12 Һәр мәсихче үзеннән болай дип сорарга тиеш: «Башкалар минем белән аралаша аламы я еш кына минем вакытым юкмы?» Кайчак яхшы гадәтләр дә аралашуга киртә булырга мөмкин. Без башкалар алдында еш кесә телефонын куллансак яки наушник аша берәр нәрсә тыңласак, алар безнең сөйләшәсе килми дип уйларга мөмкин. Башкалар безнең гел кесә компьютеры белән мавыкканыбызны күрсә, аларга безнең аралашырга теләгебез юк дип тоелыр. Әлбәттә, «дәшмәү вакыты бар». Ләкин без кешеләр арасында булганда, бу еш «сөйләү вакыты» (Вәг. 3:7). Кемдер «мин берүзем булырга яратам» яисә «мин иртә белән сөйләшергә яратмыйм» дип әйтер. Шулай да сөйләшәсе килмәгәндә, дусларча аралашып алу, бу — «үз файдасын эзләмәгән» мәхәббәт билгесе (1 Көр. 13:5).

13. Тимуте имандашларына ничек карарга тиеш булган?

13 Паул яшь Тимутене бар җыелыштагыларны хөрмәт итәргә дәртләндергән. (1 Тимутегә 5:1, 2 не укы.) Безгә дә үзебезне олырак яшьтәге мәсихчеләр белән әниләр һәм әтиләр, ә яшьрәк мәсихчеләр белән бертуган сеңелләр һәм энеләр кебек тотарга кирәк. Ул чакта кадерле кардәшләребезнең берсе дә бездән ятсынмаячак.

14. Башкалар белән файдалы темаларга аралашуның нинди уңай яклары бар?

14 Башкалар белән файдалы темаларга аралашсак, бу аларга рухи һәм эмоциональ яктан уңай йогынты ясаячак. Бер абый-кардәш җылы хисләр белән берничә тәҗрибәле кардәшне исенә төшерә. Алар, ул Вефильдә хезмәт итә башлагач, аның белән сөйләшергә һәрвакыт вакыт тапкан. Аларның дәртләндерүче сүзләре аңа үзен Вефиль гаиләсенең әгъзасы итеп хис итәргә булышкан. Хәзер ул үзе алардан үрнәк алып, Вефильдәге башка кардәшләрне дәртләндерә.

Басынкылык тынычлык сакларга ярдәм итә

15. Безнең арада фикер каршылыкларының туачагы нәрсәдән күренә?

15 Борынгы Филиппуй шәһәрендә яшәгән ике мәсихче апа-кардәш Әүдия белән Сүнтүхиягә, күрәсең, үз араларында туган авыр хәлне чишәргә кыен булган (Флп. 4:2, 3). Паул белән Барнаб арасында килеп чыккан каты бәхәс бар кешегә билгеле булган, һәм күпмедер вакытка аларның юллары аерылган (Рәс. 15:37—39). Бу очраклар чын мәсихчеләр арасында кайвакыт фикер каршылыкларының туачагын күрсәтә. Йәһвә каршылыкларны хәл итәр өчен һәм дуслык мөнәсәбәтләрен яңадан булдырыр өчен, ярдәм бирә. Ләкин ул бездән дә нәрсәдер таләп итә.

16, 17. a) Шәхси каршылыкларны хәл иткәндә басынкылык никадәр мөһим? б) Ягъкуб белән Эсауның очрашуы турындагы хәбәр басынкылыкның әһәмиятле икәнен ничек күрсәтә?

16 Әйтик, син дустың белән машинада берәр кая барырга җыенасың ди. Машинаны кабызыр өчен ачкыч кирәк. Фикер каршылыкларын хәл итәр өчен дә ачкыч кирәк. Бу ачкыч — басынкылык. (Эфеслеләргә 4:1, 2 не укы.) Алдагы мисал күрсәткәнчә, бу ачкыч аралары бозылган кешеләргә Изге Язмалардагы принципларны куллана башларга ярдәм итә.

17 Эсау, беренче угылга тиешле хокукы игезәк энесе Ягъкубка күчкәнгә, ярсыган вә аны үтерергә ниятләгән. Шуннан бирле егерме ел үткән. Хәзер алар очрашырга тиеш. Ягъкуб «бик нык курка һәм каушап кала». Ул Эсау һөҗүм итәр дип борчыла. Ләкин бу очрашу вакытында Ягъкуб Эсау өчен көтелмәгәнне эшли. Абыйсына якынлашып, ул «җиргә кадәр иелеп итагатен белдерә». Аннары нәрсә була? «Эсау аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарыла, үбәргә тотына. Икесе дә егълап җибәрә». Куркыныч үтеп китә. Ягъкубның басынкылыгы Эсауның, бәлкем, тоткан ачуын җиңәргә ярдәм иткән (Ярат. 27:41; 32:3—8; 33:3, 4).

18, 19. a) Ни өчен шәхси каршылыклар килеп чыкканда Изге Язмалардагы киңәшләрне беренче булып куллану мөһим? б) Татулашыр өчен куелган тырышлыкларыбыз җавапсыз калса, ни өчен бирешмәскә кирәк?

18 Изге Язмаларда каршылыкларны чишәр өчен искиткеч киңәшләр бар (Мат. 5:23, 24; 18:15—17; Эфес. 4:26, 27) *. Әмма бу киңәшләрне басынкылык белән кулланмасак, тынычлык саклау авыр булачак. Проблеманы чишү ачкычы кулыбызда булган чакта, башка кешедән басынкылык күрсәтүен көтү дөрес булмас иде.

19 Тынычлык урнаштырыр өчен беренче адымнарыбыз берәр сәбәпләр аркасында уңышсыз кебек тоелса, өметсезлеккә бирелмик. Башка кешегә, бәлкем, үз хисләрен аңлап бетерергә вакыт кирәктер. Йосыфның абыйлары аның белән үзләрен мәкерле тоткан. Алар аның белән, Мисырдагы дәрәҗәле кеше буларак, очрашканчы, бик күп вакыт үткән. Әмма ахыр чиктә алар үзгәргән һәм аның кичерүен сораган. Йосыф аларны кичергән, һәм Ягъкуб уллары Йәһвә исемен йөртү хөрмәтенә ия булган халык булып киткән (Ярат. 50:15—21). Кардәшләребез белән тату булып, без җыелыштагы бердәмлекне һәм шатлыкны саклыйбыз. (Көлессәйлеләргә 3:12—14 не укы.)

«Эшләребез һәм хакыйкать» белән яратыйк

20, 21. Гайсә үз рәсүлләренә аякларын юып, безгә нинди сабак биргән?

20 Үлеме алдыннан Гайсә рәсүлләренә болай дигән: «Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:15). Ул әле генә 12 рәсүленең аякларын юып бетергән. Гайсәнең бу эше йола тоту һәм игелек күрсәтү генә булмаган. Алдарак китерелгән сүзләрне әйтер алдыннан Яхъя: «Гайсә... дөньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте»,— дип язган (Яхъя 13:1). Шәкертләрен ярату Гайсәне гадәттә хезмәтче башкарган эшне эшләргә дәртләндергән. Хәзер алар басынкы рәвештә эшләре белән бер-берсен яратырга тиеш булган. Әйе, кардәшләргә чын мәхәббәт безне имандашларыбыз хакында кайгыртырга рухландырырга тиеш.

21 Рәсүл Петергә Аллаһы Улы аякларын юган. Гайсә эшләгәннең мәгънәсен аңлап, ул болай дип язган: «Хакыйкатькә итагать итеп, җаннарыгызны пакьләдегез һәм хәзер имандашларыгызга риясыз мәхәббәт күрсәтәсез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!» (1 Пет. 1:22). Рәсүл Яхъяга дә Раббы аякларын юган. Ул болай дип язган: «Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, бәлки эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк» (1 Яхъя 3:18). Безнең йөрәкләребез кардәшләргә мәхәббәтебезне эшләр белән расларга дәртләндерсен.

[Искәрмә]

^ 18 абз. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 144—150 нче битләрен кара.

Хәтерлисезме?

• Бер-беребезне яратыр өчен, без ничек «күңелләребезне киңәйтә» алабыз?

• Башкаларга вакыт табарга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Басынкылык тынычлык сакларга ничек булыша?

• Имандашларыбыз турында кайгыртырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Имандашларыгызны эчкерсез сәламләгез

[23 биттәге иллюстрация]

Башкалар белән аралашыр өчен һәр мөмкинлекне куллан