Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы оештырылган кампания җимеш китерә

Яхшы оештырылган кампания җимеш китерә

Яшь ашкынучан вәгазьче Мария Исабел Чили илендәге (Көньяк Америка) Сан Бернардо шәһәрендә яши. Ул үзе, әти-әнисе һәм апасы мапуче телендә (мапудунгун) сөйләшәләр, һәм туган телләрендә җыелыш оештырыр өчен күп тырышлыклар куялар.

Гайсә Мәсих үлемен искә алу кичәсе мапудунгун телендә үткәреләчәк һәм бу телдә тарату өчен 2 000 Кичәгә чакырулар бастырылган дигән белдерү яңгырагач, Мария Исабел уйлана башлаган: ничек ул бу кампаниядә катнаша ала? Ул классташларына һәм укытучыларына вәгазьләгән башка яшь мәсихчеләрнең очракларын исенә төшергән. Әти-әнисенә барысын сөйләп биргәч, алар бергәләп мондый карарга килгәннәр: Мария Исабел мәктәптә чакыруларны тарату юлларын үзе сайлаячак. Ул ничек эш итәргә булган?

Башта Мария Исабел мәктәп администрациясеннән чакыруны мәктәп ишекләренә ябыштырырга рөхсәт сораган. Алар аны мактаганнар һәм рөхсәт биргәннәр. Бер көнне иртән мәктәп директоры укучыларны исемлек буенча барлап чыкканда, хәтта микрофон аша чакырулар турында белдерү ясаган!

Шуннан соң Мария Исабел укытучылардан кабинетларга кереп, мапуче телендә сөйләшүче укучыларны табарга рөхсәт сораган. Аңа рөхсәт иткәннәр. «Мин мапуче гаиләдән якынча 10 яки 15 укучы булыр дип уйлаган идем,— дип әйтә ул.— Ә алар күпкә күбрәк иде: мин 150 чакыру тараттым!»

«УЛ МИНЕ ОЛЫРАК ДИП САНАГАН»

Бер хатын-кыз мәктәп ишегендә чакыруны күргәч күбрәк белергә теләгән. Аны ун яшьлек кыз янына алып килгәч, бу хатын шаккаткан! «Ул мине олырак дип санаган»,— дип әйтә елмаеп Мария Исабел. Ул шул хатынга чакыруны биреп, барысын кыскача аңлатып биргән һәм аннан соң адресын сораган. Шулай итеп алар, әти-әнисе белән бергә килеп, Аллаһы Патшалыгы турында күбрәк сөйләшә алырлар иде. Кичәдә 26 мапуче телендә сөйләшүче кызыксынучылар арасында бу хатын да булган. Мапудунгун территориясендәге 20 вәгазьче аларны күрергә бик шат булганнар! Хәзер алар инде төркем генә түгел, ә җыелыш!

Син дә сыйныфташларыңны я хезмәттәшләреңне Кичәгә, ачык нотыкка яки өлкә конгрессына чакыра аласыңмы? Моны уңышлырак башкарырга басмаларыбыз булышыр. Йәһвә турында кыюлык белән сөйләр өчен, дога кылып изге рух сора (Лүк 11:13). Шулай эшләсәң, яхшы оештырылган кампания китергән җимешләрне татып карарсың һәм бу сиңа шатлык китерер.