Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Без Йәһвәгә теләсә кайда хезмәт итәргә әзер

Без Йәһвәгә теләсә кайда хезмәт итәргә әзер

Моңарчы минем берүземнең вәгазьләгәнем булмаган иде. Вәгазьгә чыккан саен, мин шулкадәр дулкынлана идем, хәтта тезләрем дерелди иде. Алай гына да түгел, кешеләр яхшы хәбәрне бер дә тыңламый иде. Кайберәүләр, миңа каршы чыгып, кыйнау белән яный иде. Пионер булып хезмәт итә башлагач, мин беренче айда нибары бер трактат кына тараттым! (Маркус).

БУ ХӘЛЛӘР якынча 60 ел элек — 1949 елны булды. Боларны сөйләр алдыннан минем хакыйкать белән танышуым турында сөйлисем килә. Гаиләбез До́ндерене дигән кечкенә бер авылда (төньяк Дренте провинциясе, Нидерландия) яши иде. Әтием итекче һәм бакчачы булып эшли иде. Мин 1927 елны тудым. Гаиләбездә мин җиде баланың дүртенчесе идем. Йортыбыз авыл юлы читендә тора иде. Күршеләребезнең күбесе үз хуҗалыклары белән яшәде. Миңа авылда торырга бик ошый иде. 1947 елны — миңа 19 булганда, бер күршебез миңа хакыйкатьне сөйли башлады. Аның исеме Тёнис Бен иде. Моңарчы мин аны ошатмый идем. Ләкин Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач, ул Йәһвә Шаһите булып суга чумдырылды, һәм аның күңеле йомшарып китте. Аның уңай якка үзгәрүе мине кызыктыра башлады. Шуңа күрә ул Аллаһы җирдә оҗмах булдырачак дип әйткәч, мин аны тыңладым. Озакламый, мин хакыйкатьне кабул иттем, һәм без Тёнис Бен белән гомергә дуслар булып киттек *.

1948 елның май аенда мин вәгазьли башладым, ә бер айдан соң — 20 июньдә Утрехт шәһәрендә үткән конгресста суга чумдырылдым. 1949 елның беренче гыйнварында мин пионер булып хезмәт итә башладым һәм Бо́ркюло авылына (көнбатыш Нидерландия) күчендем. Анда бер кечкенә генә җыелыш булган иде. Миңа шул авылга барып җитәр өчен якынча 130 километр араны үтәргә кирәк иде. Шуңа күрә мин анда велосипедта барырга булдым. Мин бу араны 6 сәгать эчендә узармын дип уйлаган идем дә, булып чыкмады. Ул көнне каты яңгыр яуды һәм көчле җил исте. Соңгы 90 километрны поездга утырып узган булсам да, мин 12 сәгатьтән соң гына килеп җиттем! Барасы җиремә мин төнлә генә килдем, һәм кардәшләрнең йортларында тукталдым. Бу гаиләдә мин шул җирдә пионер булып хезмәт иткәндә яшәдем.

Сугыштан соңгы ул елларда кешеләр ярлы яши иде. Минем бер костюм һәм бер чалбар гына бар иде. Костюм бик зур булса, чалбарым бик кыска иде! Боркюло авылында беренче ай хезмәт иткәндә, мин күп авырлыклар кичердем; аларны мин элегрәк әйтеп киткән идем инде. Ләкин Йәһвә мине фатихалады: мин берничә Изге Язмалар өйрәнүен башладым. Күчүемнән соң тугыз ай узгач, мине Амстердам шәһәренә билгеләделәр.

АВЫЛДАН ШӘһӘРГӘ КҮЧЕНӘМ

Авылда туып үсеп, мин Нидерландиянең башкалысына — Амстердамга күчендем. Анда кешеләр хакыйкатьне теләп кабул итә иде. Беренче айны мин бик күп әдәбият тараттым. Шулкадәр әдәбиятны минем узган тугыз айда таратканым булмады. Тиздән мин сигез Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башладым. Җыелыш хезмәтчесе (хәзерге өлкәннәр советы координаторы) булып хезмәт итә башлагач, миңа беренче тапкыр ачык нотык сөйләргә куштылар. Мин бик борчыла идем, әмма мине башка җыелышка күчерделәр. һәм мин, нотыгымны сөйләмәм дип шатланып, җиңел сулап куйдым. Ләкин ул вакытта мин гомерем буена 5 000 нән артык нотык сөйләрмен дип бер дә уйламаган идем.

Маркус (уңда) урамда вәгазьли. Амстердам шәһәреннән ерак түгел, 1950 ел

1950 елның маенда миңа Харлем шәһәренә күчәргә куштылар, ә соңрак район хезмәтендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин өч көн йоклый алмыйча азапландым. Роберт Ви́нклер исемле кардәшкә (ул филиалда хезмәт итә иде) булдыра алмам дип әйткәч, ул: «Кәгазьләрне тутыр да борчылма. Син күнегерсең»,— диде. Шуннан соң тиз арада мин бер айлык курста укып чыктым һәм район хезмәтчесе (күзәтчесе) булып хезмәт итә башладым. Бер җыелышка килеп киткәндә, мин Янни Та́тген исемле бер яшь апа-кардәш белән таныштым. Ул шат күңелле, фидакарь һәм Йәһвәне яратучы бер пионер иде. 1955 елда без аның белән өйләнештек. Бергә хезмәт итүебез турында сөйләр алдыннан, Янни ничек пионер булып хезмәт итә башлаганын сөйләр.

БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТӘ БАШЛЫЙБЫЗ

Янни: 1945 елны — миңа 11 яшь булганда, әнием Йәһвә Шаһите булып китте. Ул үз өч баласы белән Изге Язмаларны өйрәнү мөһим икәнен шунда ук аңлады. Ләкин әтием моңа каршы торды, шуның өчен әнием безне ул өйдә булмаганда өйрәтә иде.

1950 елны мин Гаага шәһәрендә үткән өлкә конгресска бардым. Моңарчы Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында булганым юк иде. Бер атнадан соң мин беренче тапкыр Ассен шәһәрендәге (Дренте провинциясе) Патшалык Залында үткән очрашуга бардым. Әтием моны белгәч, бик ачуланды һәм мине өйдән куып чыгарды. Әнием миңа: «Кая барырга икәнен син үзең беләсең»,— дип әйтте. Әлбәттә, ул кардәшләр турында әйткән иде. Башта мин күрше бер мәсихче гаиләгә күчтем. Ләкин әтием миңа һаман каршылык күрсәтә иде. Шунлыктан мин Девентер шәһәренә (Оверэйссел провинциясе) күченеп, андагы җыелышка йөри башладым. Ул шәһәр өебездән якынча 95 километр ераклыкта урнашкан. Ләкин әтием мине балигъ булмаган килеш өйдән куып чыгарганга, аның закон белән проблемалары туды. Нәтиҗәдә, ул мине өйгә кире кайтырга чакырды. Әтием, хакыйкатьне кабул итмәсә дә, миңа очрашуларга йөрергә һәм вәгазьләргә рөхсәт итте.

Янни (уңда) ярдәмче пионер булып хезмәт итә, 1952 ел

Өйгә кайтуымнан соң озак та үтмәстән, әнием каты чирли башлады, һәм мин өйдәге бар эшләрне үз өстемә алдым. Моңа карамастан, мин рухи яктан үсә бардым һәм 1951 елны 17 яшемдә суга чумдырылдым. 1952 елны әнием терелгәч, мин ике ай пионер булып хезмәт иткән өч апа-кардәш белән ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Без алар белән су өстендә торган бер йортта яши идек һәм Дренте провинциясендәге ике шәһәргә йөреп вәгазьли идек. 1953 елны мин гомуми пионер хезмәтен башладым. Бер елдан соң безнең җыелышыбызга бер яшь район күзәтчесе килеп китте. Аның исеме Маркус иде. Без аның белән 1955 елның май аенда өйләнештек. Без Йәһвәгә икәүләшеп хезмәт итү яхшырак булачагын аңлый идек (Вәг. 4:9—12).

Безнең туй көнебез, 1955 ел

Маркус: өйләнешкәннән соң безне башта Ве́ндаме шәһәренә (Гронинген провинциясе) пионерлар итеп билгеләделәр. Анда без нибары 6 квадрат метрлы тар бүлмәдә яшәдек. Шулай да Янни бүлмәбезгә ямь кертә иде. Стенага күтәрелә торган караватны төшерер өчен, без һәр кич өстәлне һәм ике кечкенә урындыкны кырыйга алып куя идек.

Алты айдан соң безне Бельгиягә күчеп йөрү хезмәтендә катнашырга чакырдылар. 1955 елны анда якынча 4 000 вәгазьче генә бар иде. Хәзер исә вәгазьчеләрнең саны алты тапкырга арткан! Кешеләр төньяк Бельгиядә һәм Нидерландиядә бер үк телне кулланса да, бельгиялеләрнең сөйләшүләре бик аерылып тора. Шуның өчен безгә иң беренче чиратта аларның диалектларын өйрәнергә кирәк иде.

Янни: күчеп йөрү хезмәтендә катнашыр өчен фидакарь булу мөһим. Без җыелышларга велосипедта йөри идек һәм кардәшләребездә туктала идек. Бер җыелыштан икенчесенә күчеп йөргәндә, безнең даими торак урыныбыз булмады. Шуңа күрә без дүшәмбе көненә кадәр кардәшләребездә кала идек, ә сишәмбе көнне иртән икенче җыелышка китә идек. Әмма без һәрвакыт үз хезмәтебезне Йәһвәнең фатихасы дип саный идек.

Маркус: җыелышлардагы кардәшләр, безне белмәсә дә, безгә карата бик игелекле иде һәм кунакчыллык күрсәтә иде (Евр. 13:2). Күп еллар дәвамында без Бельгиядәге голланд телендә сөйләшкән бар җыелышларга килеп китеп йөрдек. Хезмәтебез мул фатихаланды. Мәсәлән, без үз районыбыздагы бар кардәшләр белән диярлек таныштык, һәм аларны бик ярата башладык. Күз алдыбызда йөзләгән яшьләр физик вә рухи яктан үсеп җитте һәм, Патшалык эшләрен беренче урынга куеп, үзләрен Йәһвәгә багышлады. Аларның күбесе тулы вакытлы хезмәтне тугры башкара. Бу безгә чыннан да зур шатлык китереп тора (3 Яхъя 4). Шулай итеп, без кардәшләр белән «бер-беребезне дәртләндерәбез» (Рим. 1:12). һәм без хатыным белән яратып хезмәт итәбез.

ЗУР АВЫРЛЫК КИЧЕРӘБЕЗ һӘМ ФАТИХАЛАР АЛАБЫЗ

Маркус: өйләнешкәннән соң без Галаад мәктәбендә укырга хыяллана идек. Көн саен без ким дигәндә бер сәгать инглиз телен өйрәндек. Ләкин аны китаплардан гына өйрәнеп булмый икән. Шуңа күрә без отпуск вакытында Англиягә барып, анда вәгазьләп алырга һәм инглиз телендә сөйләшергә өйрәнергә булдык. Ниһаять, 1963 елны безгә Бруклиннан конверт килде. Эчендә ике хат иде: берсе — миңа, икенчесе — Яннигә. Мине Галаад мәктәбенең ун айлык курсында укырга чакырдылар. Программа абый-кардәшләрне укытуны һәм аларга оештыру мәсьәләләрен аңлатуны үз эченә ала иде. Шуңа күрә чакырылган 100 кардәшнең 82 се абый-кардәш иде.

Янни: ул хатта кардәшләр миннән, Маркус Галаад мәктәбендә укыганда, Бельгиядә кала алмаммы дип сорадылар. Башта мин күңелсезләндем. Миңа Йәһвә куйган тырышлыкларымны фатихаламый кебек тоелды. Шулай да мин Галаад мәктәбендә укуның максаты кардәшләрне яхшы хәбәрне чит илләрдә вәгазьләргә өйрәтү икәнен хәтерли идем. Мин ризалашырга булдым. һәм мине Бельгиянең Гент дигән шәһәренә махсус пионер булып билгеләделәр. Анда мин ике тәҗрибәле махсус пионер — Анна һәм Мария Ко́лпарт белән бергә хезмәт иттем.

Маркус: инглиз телен яхшырак өйрәнсен дип, мине мәктәп башланганчы биш ай алдан Бруклинга чакырдылар. Мин Әдәбият җибәрү һәм Хезмәт бүлекләрендә хезмәт иттем. Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итеп һәм әдәбиятны Азия, Европа һәм Көньяк Америкага җибәрү эшендә катнашып, мин бөтен дөнья буенча кардәшләр белән иңгә-иң хезмәт итүемне тагы да яхшырак аңладым. Аеруча Александр Макмиллан кардәш күңелемдә эз калдырды. Ул Расселл кардәш исән чакта пилигрим (күчеп йөрүче күзәтче) булып хезмәт иткән. Олы яшьтә булганына һәм начар ишеткәненә карамастан, ул бер очрашуны да калдырмый иде. Аңа карап, мин мәсихче кардәшлегебезне һәрвакыт кадерләргә кирәк икәненә өйрәндем (Евр. 10:24, 25).

Янни: без Маркус белән атнага берничә тапкыр язышып тордык. Без бер-беребезне бик сагына идек! Шулай да Маркус Галаад мәктәбендә яратып укый иде, ә мин шатланып вәгазьли идем. Ирем Кушма Штатлардан өйгә кайтканчы, мин инде 17 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә идем! Без 15 ай бер-беребездән ерак булуыбызны бик авыр кичердек. Ләкин андый корбан китергәнгә, Йәһвә безне фатихалады. Маркус өйгә кайтасы көнне самолет берничә сәгатькә соңлады. Шуңа күрә ул ниһаять килеп җиткәч, без бер-беребезне кочаклап шатлыктан елап җибәрдек. Шуннан соң без һәрвакыт бергә булдык.

һӘРТӨРЛЕ ХЕЗМӘТТӘ ШАТЛАНЫП КАТНАШАБЫЗ

Маркус: 1964 елның декабрь аенда Галаад мәктәбеннән өйгә кайткач, безне хатыным белән Вефильдә хезмәт итәргә билгеләделәр. Ләкин анда без озак вакыт булмадык. Нибары өч ай узгач, безне Бельгиянең төньягына өлкә хезмәтендә катнашырга билгеләделәр. Бер парны, Бельгиягә миссионерлар итеп җибәреп, өлкә хезмәтен башкарырга билгеләделәр, ә безне Вефильгә кайтардылар. Анда мин Хезмәт бүлегендә хезмәт иттем. 1968—1980 елларда без я Вефильдә хезмәт иттек, я күчеп йөрү хезмәтендә катнаштык. Ә 1980—2005 елларда мин яңадан өлкә күзәтчесе булып хезмәт иттем.

Безне нинди генә хезмәткә билгеләсәләр дә, без бер нәрсәне онытмый идек: без Йәһвәгә багышланып, аңарга чын күңелдән хезмәт итәргә вәгъдә бирдек. Без һәрвакыт шатланып хезмәт иттек, чөнки барысын Патшалык хакына эшләдек.

Янни: 1977 елны безне Маркус белән — Бруклинга, ә 1997 елны Паттерсонга чакырдылар. Анда аны Филиал комитетының әгъзасы буларак укыттылар. Мин анда бару турында күптән хыялланган идем. Шуңа күрә бу мөмкинлекне зур хөрмәт дип санадым.

ЙӘһВӘ НӘРСӘГӘ МОХТАҖ БУЛУЫБЫЗНЫ БЕЛӘ

Маркус: 1982 елны Яннигә операция ясадылар. һәм ул сәламәтләнде. Шуннан соң өч ел узгач, Лёвен шәһәрендәге кардәшләр безгә, игелек күрсәтеп, үзләренең Патшалык Залының икенче катында урнашкан бүлмәне тәкъдим иттеләр. 30 ел эчендә беренче тапкыр безнең үз бүлмәбез булды. һәр сишәмбе көнне, җыелышка килеп китәргә җыенганда, мин әйберләребезне ташып, баскычның 54 басмасыннан берничә тапкыр менә-төшә идем. Бәхетебезгә каршы, 2002 елны безне беренче катка күчерделәр. Мин 78 яшьтән узгач, безне Локерен шәһәренә махсус пионерлар итеп билгеләделәр. Безгә бу хезмәт бик ошый, һәм без көн дә вәгазьли алганыбызны бик кадерлибез.

«Кайда һәм кем булып хезмәт итәбез — мөһим түгел.

Янни: без ирем белән бергә, гомумән алганда, 120 елдан артык тулы вакытлы хезмәт иттек! һәм үз тәҗрибәбездә Йәһвәнең: «Мин сине беркайчан да калдырмам»,— дигән вәгъдәсен үтәгәненә инандык. Чыннан да, аңа тугры хезмәт иткән кешеләр «һичнинди мохтаҗлык күрмәс» (Евр. 13:5; Кан. 2:7).

Маркус: яшь булганда, без үзебезне Йәһвәгә багышладык. Без һәрвакыт булганына канәгать булдык. Кайда һәм кем булып хезмәт итәбез — мөһим түгел. Иң мөһиме — кемгә хезмәт итәбез. Шуны истә тотып, без, нинди генә хезмәткә билгеләнгән булсак та, шатланып хезмәт иттек.

^ 5 абз. Соңрак әти-әнием, апам һәм ике энем дә Йәһвә Шаһитләре булып китте.