Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Марк бирешмәгән

Марк бирешмәгән

Балаларыгызны өйрәтегез

Марк бирешмәгән

МАРК Инҗилнең Гайсә тормышы турындагы дүрт китабының берсен язган. Бу дүрт китапның иң кыскасы һәм аны укырга да җиңел. Марк кем булган? Ул Гайсәне белгәнме? Син ничек уйлыйсың? ~ * Әйдә, Маркның нинди авыр сынау белән очрашканын карап чыгыйк, һәм ни өчен бу мәсихченең беркайчан да бирешмәгәнен белербез.

Инҗилдә Марк исеме беренче мәртәбә патша Һируд Әгрип рәсүл Петерне төрмәгә япкач искә алына. Бер төнне фәрештә Петерне азат иткән, һәм ул шунда ук Иерусалимда яшәүче Маркның анасы Мәрьямнең йорты янына киткән. Бу вакыйга б. э. 33 елының Коткарылу бәйрәменнән соң якынча ун ел үткәч булган. Ул елны Гайсә үтерелгән иде (Рәсүлләр 12:1—5, 11—17).

Ни өчен Петер Мәрьям йорты янына киткән? Син беләсенме? ~ Ул, бәлкем, аның гаиләсе белән таныш булган һәм Гайсә шәкертләре очрашуларны аның өендә үткәрә икәнен белгән. Маркның туганы Барнаб инде күптән ким дигәндә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән — мәсихче булган. Ул көннәрдә Барнаб яңа шәкертләргә ярдәм итәр өчен зур юмартлык күрсәткән дип әйтелә Инҗилдә. Шуңа күрә Гайсә, бәлки, Барнабны, аның Мәрьям исемле туган апасын һәм Мәрьямнең улын Маркны белгәндер (Рәсүлләр 4:36, 37; Көлессәйлеләргә 4:10).

Марк үзе бәян иткән Яхшы хәбәрдә Гайсә кулга алынган төнне кешеләр арасында «шәрә тәненә җитен япма бөркәнгән» бер егетнең булганы турында яза. Марк сүзләре буенча, дошманнар егетне тотып алырга теләгәч, ул качып киткән. Бу егет кем булган? Син ничек уйлыйсың? ~ Әйе, күрәсең, бу Марк булган! Димәк, Гайсә һәм аның рәсүлләре төн азагында Коткарылу бәйрәмен үткәргән йорттан чыккач, Марк, күрәсең, киемен бөркәнеп, артларыннан киткән (Марк 14:51, 52).

Һичшиксез, Марк рухи яктан бай тормыш алып барган. Ул, күрәсең, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, Гайсәнең шәкертләренә изге рух иңгәндә, алар арасында булган һәм Аллаһының тугры хезмәтчеләре, мәсәлән Петер, белән якын таныш булган. Шулай ук ул үзенең туганы Барнабны хезмәттә озата барган. Барнаб Шаулга Петер белән танышырга ярдәм иткән, бу Шаул Гайсәне күренештә күргәч өч елдан соң булган. Берничә ел үткәч, Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска киткән (Рәсүлләр 9:1—15, 27; 11:22—26; 12:25; Гәләтиялеләргә 1:18, 19).

Б. э. 47 елында Барнаб белән Шаул миссионерлар хезмәтен башкарыр өчен сайланган булганнар. Алар үзләре белән Маркны алганнар, әмма соңрак ул аларны калдырып Иерусалимга кайткан. Ни өчен ул алай эшләгән? Изге Язмаларда моның турында әйтелми, әмма Шаулның (аның Рим исеме — Паул) ачуы килгән. Паул моны җитди ялгышлык дип уйлаган һәм игътибарсыз калдырып булмый дип санаган (Рәсүлләр 13:1—3, 9, 13).

Миссионерлык сәяхәтеннән кайткач, Паул белән Барнаб үз хезмәтләренең искитәрлек уңышлары турында сөйләгәннәр (Рәсүлләр 14:24—28). Берничә айдан соң алар вәгазьләгән җирләргә кире кайтып, яңа шәкертләр янына барырга планлаштырганнар. Барнаб үзе белән Маркны алырга теләгән, әмма Паул моңа ничек караган? Син беләсеңме? ~ Ул үткәндә Марк аларны калдырып өенә кайтып киткәнгә «аны алырга теләмәгән». Аннан соң булган хәл, күрәсең, Маркны бик күңелсезләндергән.

Кызып киткән бәхәс «җитди каршылык» тудырган, һәм Паул белән Барнаб икесе ике якка китәргә булганнар. Барнаб Маркны алып Кипрга вәгазьләргә киткән, ә Паул Силасны сайлап, алдан ниятләгәнчә, яңа шәкертләрне ныгытыр өчен китеп барган. Марк, Барнаб белән Паул аның аркасында бер-берсе белән ачуланышкач, нык күңелсезләнгән! (Рәсүлләр 15:36—41).

Ни өчен Марк ул вакытта өенә кайткан? Без моны белмибез. Ул, бәлки, үзенең алай эшләвенә җитди сәбәпләр булган дип санагандыр. Һәрхәлдә, Барнаб, күрәсең, бу башка кабатланмас дип ышанган. Һәм ул ялгышмаган. Марк бирешмәгән! Соңрак ул еракта, Бабылда, Петер белән миссионерлык хезмәтен башкарган. Аннан Петер болай дип язган: «Улым Марк сезгә сәлам юллый» (1 Петер 5:13).

Марк белән Петер арасында тыгыз рухи мөнәсәбәтләр булган! Бу Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә дә чагылган. Анда Марк Петер үзе сөйләгән җентеклелекләрне язган. Мәсәлән, Гәлиләя диңгезе өстендә көчле давылның күтәрелгәне турында Инҗилдәге хикәяләрне чагыштырыйк. Марк Гайсә көймәдә булганда кая һәм нәрсәдә йоклаганын искә ала. Бу җентеклелекләрне нәкъ Петер күрә алган, чөнки ул балыкчы булган. Әйдә, Маттай 8:24 не, Марк 4:37, 38 не һәм Лүк 8:23 не бергә укып чыгыйк һәм чагыштырыйк.

Соңрак, Римда төрмәдә утырганда, Паул Маркны үзенә тугры таяныч булганы өчен мактаган (Көлессәйлеләргә 4:10, 11). Һәм Паулны төрмәгә кабат утырткач, ул Тимутедән үзе белән Маркны алып килергә сораган һәм: «Хезмәтемдә ул миңа ярдәм итә ала»,— дип язган (2 Тимутегә 4:11). Марк бирешмәгән һәм шуның өчен хөрмәтле хезмәткә лаек булган!

[Искәрмә]

^ 3 абз. Әгәр сез бала белән бергә укысагыз, тильда билгесе (~) пауза ясарга һәм аны үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәклеге турында искә төшерә.

Сораулар

○ Марк кайда яшәгән, һәм ни өчен ул Гайсә белән таныш булган дип әйтеп була?

○ Маркка аеруча кем ярдәм иткән һәм таяныч булган?

○ Марк нәрсә аркасында бирешә алган?

○ Вакыт узу белән Марк рәсүл Паулның хуплавына лаек булган. Без моны кайдан беләбез?

[25 биттәге иллюстрация]

Бу егет, күрәсең, кем булган? Ул нәрсә эшли һәм ни өчен?

[26 биттәге иллюстрация]

Марк бирешмәгәне өчен нинди фатихаларга лаек булган?