Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Йәһвә Шаһитләре медицина ярдәмен кабул итәме?

Йәһвә Шаһитләре медицина ярдәмен кабул итәме?

Гайсә: «Табиб сәламәт кешеләргә түгел, ә авыруларга кирәк»,— дигән (Маттай 9:12). Аның сүзләреннән шунысы ачык күренә: Изге Язмалар медицина ярдәмен кабул итүгә каршы чыкмый. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре башка кешеләр кебек дарулар кабул итә һәм дәвалана. Алар да сәламәт булырга һәм озак яшәргә тели. Кайбер Йәһвә Шаһите, беренче гасырдагы мәсихче Лүк кебек, хәтта табиб булып эшли (Көлессәйлеләргә 4:14).

Ләкин Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән дәвалау ысулларыннан баш тарта. Мәсәлән, алар кан җибәрүдән баш тарта, чөнки Изге Язмаларда кан куллану тыела (Яратылыш 9:4; Левиләр 17:1—14; Рәсүлләр 15:28, 29). Шулай ук Аллаһы Сүзендә, дәвалау ысуллары я процедуралары «сихер көче» яки спиритизм белән бәйле булса, алардан баш тартырга кирәк дип әйтелә (Ишагыйя 1:13; Гәләтиялеләргә 5:19—21).

Күп медицина хезмәткәре Изге Язмаларның нормаларына каршы килмәгән югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтә. Гадәттә, күп Йәһвә Шаһите сайлаган мондый дәвалау ысуллары Аллаһы нормаларына каршы килгән дәвалау ысулларына караганда күпкә яхшырак.

Әлбәттә, сәламәтлек белән бәйле сорауларга төрле кешеләр төрлечә карый. Бер кешегә ярдәм иткән нәрсә башка кешегә ярдәм итмәскә мөмкин. Шуңа күрә берәрсе үзенә дөрес диагноз куюын һәм югары сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүен теләсә, ул, бәлки, башка медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итәр (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

Йәһвә Шаһитләренең дә һәрберсе үзенә бер дәвалау ысулын сайлаячак. Аллаһы Сүзендә һәрбер мәсихче Изге Язмаларның тәгълиматларына каршы килмәгән сорауларны үз вөҗданы буенча хәл итә ала дип әйтелә (Римлыларга 14:2—4). Шуңа күрә һәрбер кеше нинди дәвалау ысулына ризалашырга икәнен уйларга һәм бу ысул үзенең Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданына каршы киләме-юкмы икәнен тикшерергә тиеш (Гәләтиялеләргә 6:5; Еврейләргә 5:14).

Йәһвә Шаһитенең карар кабул итүен бер мисал белән аңлатып була. Әйтик, машина йөртүче машиналар күп булган юл чатына килеп җитә. Ул, үз тизлеген киметмичә берәр машинага ияреп йөрсә, авариягә эләгергә мөмкин. Ә акыллы булса, ул тизлеген киметеп юлдагы хәлне исәпкә алачак. Йәһвә Шаһитләре дә берәр дәвалау ысулын сайлаганда, бу дөньяда киң таралган карашларны үзләштерергә ашыкмый. Алар уйлап эш итә. Алар берәр карар кабул итәр алдыннан бар вариантларны карап чыга һәм Изге Язмалардагы принципларны тикшерә.

Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре медицина хезмәткәрләренең авыр эшен һәм фидакарь рухын югары бәяли. Шулай ук алар табибларга медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.