Төп мәгълуматка күчү

Алар яхшыракны тапкан

Алар яхшыракны тапкан

МИЛЛИОНЛАГАН мәсихче Раштуаны бәйрәм итмәскә булган. Алар моңа үкенәме? Алар берәр нәрсә югалткан дип уйлыймы? Аларның балалары үзләрен кимсетелгән итеп хис итәме? Төрле илләрдә яшәгән Йәһвә Шаһитләренең моның турында нәрсә әйткәнен карап чыгыйк.

Ева

Гайсә Мәсихне истә тоту. «Элек мин чиркәүгә сирәк йөри идем. Йөрсәм дә, бу Раштуа я Пасах бәйрәме иде. Ул вакытта да мин Гайсә Мәсих турында уйламый идем. Хәзер мин, Йәһвә Шаһите булып киткәч, Раштуаны бәйрәм итмим, ләкин мин атнага ике мәртәбә мәсихче очрашуларга йөрим һәм хәтта башкаларга Изге Язмаларда Гайсә турында нәрсә язылган икәнен сөйлим!» (ЕВА, АВСТРАЛИЯ)

Рубен

Бирү шатлыгы. «Мин көтелмәгәндә бүләкләр алырга яратам. Сюрпризлар миңа ошый. Мин шулай ук башка кешеләр өчен открыткалар һәм рәсемнәр ясарга яратам, чөнки бу аларның кәефләрен күтәрә һәм миңа да шатлык китерә» (РУБЕН, ТӨНЬЯК ИРЛАНДИЯ).

Эмили

Мохтаҗларга булышу. «Без авырган кешеләргә ризык пешерергә яратабыз. Аларның күңелләрен күтәрер өчен, кайвакыт без аларга чәчәкләр, пирог я кечкенә бүләк китерәбез. Бу безне шатландыра, чөнки без алар янына елның теләсә нинди көнендә килә алабыз» (ЭМИЛИ, АВСТРАЛИЯ).

Уэнди

Гаилә белән очрашу. «Бөтен гаиләбез бергә җыелганда, балаларыбыз тыныч-тату шартларда апа-абыйлары, әби-бабалары һәм ике туган апа-абыйлары белән яхшырак таныша. Бу очрашулар билгеле бер көн белән бәйле булмаганга, без үзебезне иркен хис итәбез. Туганнарыбыз без аларны яратканга килгәнебезне белә» (УЭНДИ, КАЙМАН УТРАУЛАРЫ).

Сандра

Тынычлык. «Раштуа вакытында кешеләр бәйрәм белән шулкадәр мәшгуль, азлар гына тынычлык турында уйлый. Изге Язмаларның кешеләр өчен нинди тормыш вәгъдә иткәнен белгәч, мин инде борчылмыйм. Балаларымны бәхетле киләчәк көткәнен мин беләм» (САНДРА, ИСПАНИЯ).