Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАһЫНЫ ЯХШЫРАК БЕЛЕГЕЗ

«Ул... тереләрнең Аллаһысы»

«Ул... тереләрнең Аллаһысы»

Үлем Аллаһыдан көчлерәкме? һич тә юк! Ничек инде үлем яки башка «дошман» «Кадир Алладан», ягъни Чиксез кодрәтле Аллаһыдан, көчлерәк була ала? (1 Көринтлеләргә 15:26; Чыгыш 6:3). Аллаһының үлемне терелтү аша юк итәргә көче бар, һәм ул моны яңа дөньяда эшләргә вәгъдә итә. Без бу вәгъдәгә ышана алабызмы? Изге Язмаларда язылган Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре күңелләребезне өмет белән тутыра. (Маттай 22:31, 32 не укыгыз.)

Терелүгә ышанмаган саддукейлар белән сөйләшкәндә Гайсә болай дип әйткән: «Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә, әллә Аллаһының сезгә: „Мин — Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигәнен укымадыгызмыни? Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы». Гайсә нәрсә күздә тоткан? Ул якынча 3500 ел элек булган Аллаһының янып торган куак янында Муса пәйгамбәр белән сөйләшүен күздә тоткан (Чыгыш 3:1—6). Гайсәнең сүзләре буенча, Йәһвәнең, «Мин — Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы» әйтеп, терелү турындагы вәгъдәсе һичшиксез үтеләчәк дип әйтәсе килгән. Ничек итеп үтәләчәк?

Әйдәгез, башта контекстны карап чыгыйк. Йәһвә Муса белән сөйләшкән вакытта ыруг башлыклары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб күптән инде үлгән булганнар: Ибраһим — 329 ел, Исхак — 224 ел, ә Ягъкуб — 197 ел элек үлгән булган. Әмма Йәһвә һаман да үзен аларның Аллаһысы дип санаган. Йәһвә бу үлгән ыруг башлыклары хакында алар исән булгандай сөйләгән. Ни өчен?

Гайсә болай дип аңлаткан: «Ул [Йәһвә] — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы». Бу сүзләр турында уйлап кына карагыз. Үледән терелү булмаса, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб беркайчан да үлем тырнагыннан котыла алмаслар иде. Шул чакта Йәһвә мәетләрнең Аллаһысы булыр иде. Ә бу, үз чиратында, үлем Йәһвәдән көчлерәк, ягъни Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен үлеменнән азат итәргә көче җитми икәнен күрсәтер иде.

Шулай итеп, Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йәһвәнең бөтен үлгән хезмәтчеләре турында нинди нәтиҗә ясап була? Гайсә ачыктан-ачык әйткән: «Аның өчен барысы да тере» (Лүк 20:38). Әйе, Йәһвәнең нияте — үз тугры хезмәтчеләрен үледән терелтү — шулкадәр ышанычка лаек ки, хәтта ул алар турында тере кешеләр турында кебек уйлый (Римлыларга 4:16, 17). Йәһвә аларны терелтүгә кадәр үз камил хәтерендә саклаячак.

Йәһвә үлемнән күпкә көчлерәк

Үлгән якын кешегез белән кабат күрешергә өмете сезне юатамы? Алайса, онытмагыз: Йәһвәнең кешеләрне терелтергә гаять көче бар. Аны үлгәннәрне тормышка кайтару вәгъдәсен үтәүдән бернәрсә дә туктата алмый. Ни өчен терелү вәгъдәсе турында һәм аны үтәячәк Аллаһы турында күбрәк белмәскә? Бу сезне Йәһвәгә, «тереләрнең Аллаһысына», һичшиксез якынлаштырыр.

Февраль аенда Изге Язмаларны укыгыз

Маттай 22—28 Марк 1—8