Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Бу дөнья белән кем идарә итә?

Аллаһы дөнья белән идарә итсә, шулкадәр күп газап булмас иде

Күп кенә кешеләр бу дөнья белән Аллаһы Тәгалә идарә итә дип уйлый. Әмма алай булса, дөньяда шулкадәр күп газап булмас иде (Канун 32:4, 5). Инҗил буенча, бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора. (1 Яхъя 5:19 ны укыгыз.)

Ничек соң кешеләр Явызның хакимлеге астына эләккән? Кешеләрнең тарихы башында бер фәрештә Аллаһыга каршы фетнә күтәргән һәм беренче кешеләрне — ир белән хатынны — фетнә күтәрергә котырткан (Яратылыш 3:1—6). Бу кешеләр шул фетнәчел фәрештәне — Шайтанны тыңларга булган. Шулай итеп, алар аны үзләренә идарәче итеп сайлаган. Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының гына кешеләр белән идарә итәргә хокукы булса да, ул кешеләрнең үзен яратудан чыгып хаким итеп сайлауларын теләгән (Канун 6:6; 30:16, 19). Кызганычка каршы, кешеләрнең күбесе беренче кешеләрнең үрнәгенә иярә: алданып үзләренә идарәче итеп Шайтанны сайлый. (Ачылыш 12:9 ны укыгыз.)

Кешеләрнең проблемаларын кем чишә алыр?

Аллаһы Шайтанның явыз идарәсен һәрвакыт түзеп торачакмы? Һич тә юк! Аллаһы Гайсә пәйгамбәргә Иблиснең эшләрен җимерергә кушачак. (1 Яхъя 3:8 не укыгыз.)

Ходай Гайсәгә хакимлек биргәч, Гайсә Шайтанны юк итәчәк (Римлыларга 16:20). Шуннан соң Аллаһы кешеләр өстеннән идарә итәчәк һәм аларны, башлангыч нияте буенча, камиллеккә китерәчәк. Алар бәхетле һәм тыныч яшәячәк. (Ачылыш 21:3—5 не укыгыз.)

Башка сорауларга җавапларны сайттан укыгыз