Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИГЕЗЕНДӘ СӨЙЛӘШҮ

Ни өчен Изге Язмаларны тикшерергә кирәк?

Ни өчен Изге Язмаларны тикшерергә кирәк?

Бу мәкалә — Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән була алган сөйләшүләренең берсе. Күз алдыгызга китерегез: Адел исемле Йәһвә Шаһите Эдуард исемле ир-ат янына килә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТАРИХИ ЯКТАН ТӨГӘЛ

Эдуард: Дөресен генә әйткәндә, мин әллә ни диндар кеше түгел. Шуңа күрә, бәлки, сезгә минем белән сөйләшеп вакытыгызны әрәм итмәскәдер?

Адел: Рәхмәт сезгә моның турында әйткәнегез өчен. Бер уңайдан, минем исемем Адел. Ә сезнеке ничек?

Эдуард: Эдуард.

Адел: Танышуыбызга бик шат.

Эдуард: Мин дә.

Адел: Сорасам буламы, сез дини гаиләдә үстегезме?

Эдуард: Әйе. Әмма укырга киткәч, диндарлыгым юкка чыкты.

Адел: Аңлашыла. Ә сез нинди фәннәр өйрәндегез?

Эдуард: Иҗтимагый фәннәрне һәм тарихны. Миңа һәрвакыт тарихны — кешелек тарихын өйрәнү кызык иде.

Адел: Әйе, тарих — чыннан да кызыклы фән. Бәлки, сез беләсездер, Изге Язмалар — тарихи китап. Сезнең кайчан да булса Изге Язмаларны тикшергәнегез бармы?

Эдуард: Дөресен генә әйткәндә, юк. Минем өчен Изге Язмалар һәрвакыт яхшы китап иде. Тик мин аның тарихи китап булуын белми идем.

Адел: Күрәсең, сез — киң карашлы кеше. Берничә минутыгыз булса, бер-ике мисал ярдәмендә Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуына игътибар итәр идек.

Эдуард: Ярар. Әмма минем Изге Язмалар китабым юк.

Адел: Булмаса, минеке бар. Аннан бергә карый алабыз. Беренче мисал 1 Елъязма китабының 29 нчы бүлегендә, 26 һәм 27 нче шигырьләрендә язылган: «Шулай итеп, Ишай улы Давыт бөтен Исраил белән идарә итте. Ул Исраилдә 40 ел патшалык итте: 7 ел Хебрунда һәм 33 ел Иерусалимда».

Эдуард: Ә бу Изге Язмаларның тарихи яктан төгәл булуын ничек исбатлый?

Адел: Бервакыт Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр Давыт патша кебек кешенең булуын шик астына куйган.

Эдуард: Чыннан дамы? Ни өчен аларның шундый фикерләре туган?

Адел: Изге Язмалардан тыш Давыт кебек кешенең булганлыгын раслаучы башка дәлилләр булмаган. Әмма 1993 елны археологлар төркеме бер борынгы ташны тапкан, ул ташта «Давыт йортына» да, «Исраил патшасына» да кагыла торган сүзләр чокып язылган булган.

Эдуард: Кызык.

Адел: Изге Язмаларда искә алынган башка бер кешенең яшәгәне дә шик астына алынган. Бу кеше — Гайсә заманындагы идарәче Понти Пилат. Ул Инҗилдә Лүк китабының 3 нче бүлегендә, 1 нче шигырендә ул вакыттагы башка түрәләр арасында телгә алына.

Эдуард: Әйе, мин күрәм. Монда: «Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, Һируд Гәлиләя өлкәсенең... башлыгы булган»,— диелә.

Адел: Дөп-дөрес. Күп еллар кайбер белгечләр Понти Пилат кебек кешенең чынында булганына шикләнгән. Әмма 50 ел элек Якын Көнчыгышта аның исеме чокып язылган таш табылган.

Эдуард: Алай икән. Минем моның турында ишеткәнем юк.

Адел: Изге Язмалар — кызык китап, шулай бит?

Эдуард: Әйе. Дөресен генә әйткәндә, мин Изге Язмаларны һәрвакыт сәнгать әсәре итеп саный идем. Бәлки, ул тарихи яктан төгәлдер, ләкин, минемчә, ул искергән һәм анда язылганнар тормышыбызда кулланырлык түгел.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — БОРЫНГЫ, ӘММА ЗАМАНЧА КИТАП

Адел: Күп кешеләр шулай уйлый. Әмма мин алай уйламыйм. Ни өчен дигәндә, чөнки гасырлар буе кешеләрнең ихтыяҗлары үзгәрмәгән. Мәсәлән, без һәрвакыт ризыкка, кием-салымга һәм яшәү урынына мохтаҗ. Безнең һәрвакыт кем беләндер аралашасы, гаилә тормышыбызда бәхетле буласы килә. Ризалашырсыздыр, боларның барысы безнең өчен мөһим. Шулай түгелме?

Эдуард: Әйе, шулай.

Адел: Изге Язмалардагы киңәшләр безгә бар бу өлкәләрдә булыша ала. Менә ни өчен Изге Язмаларны борынгы, әмма заманча китап дип атап була.

Эдуард: Ничек инде?

Адел: Башка сүзләр белән әйткәндә, Изге Язмалар күп гасырлар элек язылган булса да, андагы төп принциплар әле дә кулланырлык.

Изге Язмалар күп гасырлар элек язылган булса да, андагы төп принциплар әле дә кулланырлык

Эдуард: Хәзер аңлашыла. Ә нинди яклардан ул кулланырлык?

Адел: Акчаны тота белү, бәхетле гаилә тормышы һәм яхшы дус булу турында әйткәндә, Изге Язмалардагы принциплар безгә ярдәмгә килә ала. Алар дөрес юлны күрсәтүче карта сыман. Мәсәлән, бүген яхшы ир һәм гаилә башы булу авыр. Сез моның белән ризамы?

Эдуард: Әйе, риза. Безнең хатыным белән өйләнешкәнебезгә әле бер ел да юк. Безгә кайвакыт бер фикергә килү авыр.

Адел: Сез хаклы. Ләкин, беләсезме, Изге Язмалардагы ачык принциплар бу яктан булыша ала. Мисал өчен Инҗилнең Эфеслеләргә китабындагы 5 нче бүлекне ачып, 22, 23 һәм 28 нче шигырьләрне укыйк. Теләсәгез, үзегез укый аласыз.

Эдуард: Ярар. Монда болай дип әйтелә: «Хатыннар үз ирләренә Хуҗабызга буйсынгандай буйсынсыннар, чөнки Мәсих җыелышның башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә җыелышның — үз тәненең коткаручысы». Ә 28 нче шигырьдә: «Нәкъ шулай ук ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткан кебек яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата»,— диелә.

Адел: Рәхмәт. Сезнеңчә, бу гади киңәшне ир белән хатын икесе дә кулланса, аларның гаилә тормышлары яхшырмас мыни?

Эдуард: Яхшырырдыр. Әйтүе җиңел, эшләве генә авыр.

Адел: Әйе, камил кеше юк. Әмма Инҗилнең шул үк бүлегендә башка бер шигырендә юл куючанлык турында әйтелә *. Шунысын әйтү мөһим: гаиләдә һәрберсе акыллы эш итәргә һәм юл куючан булырга тиеш. Изге Язмаларда язылганнар бу яктан булыша ала. Без хатыным белән үзебез моңа инандык.

Эдуард: Кызык.

Адел: Йәһвә Шаһитләренең сайтыннан никах кору һәм гаилә тормышына кагылышлы кызык мәгълүмат табып була. Берничә минутыгыз булса, сайтыбыздагы кайбер фикерләргә күз салыр идек.

Эдуард: Ярар, бер-ике минутым булыр.

Адел: Әйбәт. Безнең сайтыбызның адресы — www.ps8318.com/ru/. Менә, аның баш бите.

Эдуард: Матур фото.

Адел: Монда төрле илләрдә вәгазьләүче Йәһвә Шаһитләре күрсәтелә. Менә, «Никахтагылар һәм әти-әниләр» дигән сылтама. Аны ачсак, төрле мәсьәләләргә кагылышлы кыска мәкаләләр күрербез. Кайсысы сезгә кызык?

Эдуард: «Никахтагы авырлыкларны чишәр өчен киңәшләр» дигән мәкалә. Нәкъ ул миңа кирәк иде!

Адел: Бу мәкаләдә авырлыкларны чишәр өчен дүрт адым китерелә. Менә бу абзацка игътибар итегезче. Эдуард, аны укый алмассызмы?

Эдуард: Ярар. Монда: «Әгәр аралашуны — никахның каны дип атасак, ярату белән хөрмәт — никахның йөрәге һәм үпкәләре булып чыга»,— дип әйтелә. Хм, миңа ошый бу мисал.

Адел: Рәхмәт сезгә. Монда Изге Язмаларның бер шигыре китерелә. Аңа бассагыз, ул ачылыр.

Эдуард: Әйе, күрәм. Эфеслеләргә 5:33. Монда: «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратсын, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен»,— дип әйтелә.

Адел: Игътибар иттегезме, монда тормыш иптәше нәрсәгә мохтаҗ, аңа шуны бирергә кирәк дип әйтелә?

Эдуард: Сезнең нәрсә әйтәсегез килә?

Адел: Аңлатып карыйм. Ир — хатынының үзен хөрмәт итүен, ә хатын иренең «яратам» дигән сүзне ешрак әйтүен тели, шулай бит?

Эдуард: Әйе, шулай.

Адел: Ир үз яратуын ешрак күрсәтергә тырышса, хатынына аны хөрмәт итү җиңелрәк булмасмы әллә?

Эдуард: Бәлкем.

Адел: Карагыз әле, Изге Язмалардагы бер генә киңәш нинди зур файда китерә ала! Якынча 2 000 ел элек язылган булса да, ул бүген дә кулланырлык. Шигырьдә ирнең дә, хатынның да ихтыяҗлары исәпкә алына. Гаилә шул киңәш буенча эш итсә, «йөрәге һәм үпкәләре» сәламәт булачак.

Эдуард: Менә сиңа мә! Изге Язмаларда андый киңәшләр барлыгын белмәгән идем!

Адел: Эдуард, беләсезме, Изге Язмаларда әле күп нәрсә бар. Мин сезнең белән янә очрашып сайтыбыздагы бу мәкаләнең «Авырлыкларны чишәр өчен дүрт адым» дигән бүлекчәсен карап чыгуны дәвам итәргә теләр идем *.

Эдуард: Ярар. Без хатыным белән бергә карарбыз.

Изге Язмалар белән бәйле, үзегезне борчый торган берәр соравыгыз бармы? Йәһвә Шаһитләренең ышанулары һәм дине турында беләсегез киләме? Алайса, киләсе тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшкәндә, аларга сораулар бирергә оялмагыз. Алар сезнең белән фикер алышырга бик шат булыр.

^ 63 абз. Күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 14 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.