Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ КЕМНӘР АЛАР?

Ни өчен без вәгазьлибез?

Ни өчен без вәгазьлибез?

Күрәсең, безне башка диннәрдән аера торган як — киң таралган вәгазь эше. Без өйдән-өйгә, иҗтимагый урыннарда һәм кешеләр булган һәркайсы җирдә вәгазьлибез. Ни өчен без, Йәһвә Шаһитләре, моны эшлибез?

Чөнки без Аллаһыны данларга һәм аның исемен игълан итәргә телибез (Еврейләргә 13:15). Шулай ук без Гайсә Мәсихнең мондый боерыгын үтәргә телибез: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20).

Моннан тыш, без кешеләрне яратабыз (Маттай 22:39). Әлбәттә, шуны аңлыйбыз: күпчелек кешенең үз дине бар, һәм кайберләрнең без җиткергән хәбәрне тыңлыйсы килмәс. Шулай да без Изге Язмалардагы белемнәр кешене коткара ала икәнен беләбез. Менә ни өчен без, беренче гасырдагы мәсихчеләр үрнәгенә ияреп, «Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез» игълан итәбез һәм өйрәтәбез (Рәсүлләр 5:41, 42).

Социолог Антонио Кова Мадуро болай дигән: «Йәһвә Шаһитләре үзләрен бер дә аямыйча һәм бар көчләрен куеп... изге сүзләрне җирнең иң ерак төбәкләрендә җиткерергә тырыша» («Универсаль» дигән Венесуэла газетасы).

Басмаларыбызны укучыларның күпчелеге Йәһвә Шаһите түгел. Изге Язмаларны өйрәнгән миллионлаган кеше башка динне тота. Шулай да, алар Йәһвә Шаһитләренең үзләре янына килеп китүләренә шатлана.

Бәлки, сезнең Йәһвә Шаһитләре турында тагын берәр нәрсәне беләсегез киләдер. Алайса, без сезгә