Гыйбрәтле сүзләр 17:1—28

17  Каткан ипи кисәге ашап, тыныч-имин яшәү+Сый тулы өйдә ызгышып-талашып гомер итүдән яхшырак.+  Төшенүчән хезмәтче азгын угыл белән идарә итәрҺәм уллар белән бергә мирас алыр.  Эретү казаны көмеш өчен, мич алтын өчен кулланыла,+Ә йөрәкләрне Йәһвә тикшерә.+  Явыз кеше зарарлы сүзләргә игътибар итә,Һәм алдакчы мәкерле сүзләргә колак сала.+  Ярлыны мыскыллаучы аның Яратучысын хурлый,+Һәм кеше кайгысына шатланучы җәзасыз калмас.+  Картларның таҗы — оныклар,Ә улларның* даны — аталары.*  Акылсызга тугры* сүз әйтү килешми икән,+Идарәчегә* ялганлау бигрәк тә килешми!+  Бүләк үз иясе өчен асылташ сыман,+Кая гына барса да, ул аңа уңыш китерә.+  Гөнаһны кичерүче* һәркем яратуга омтыла,+Ә гаепне искә төшереп торучы якын дусларны аера.+ 10  Аңсыз кешегә йөз тапкыр суксаң да аңламас,+Ә аңлы кешегә бер шелтә дә җитә.+ 11  Яман кеше фетнә турында гына уйлый,Әмма аны җәзаларга дип аяусыз хәбәрчене җибәрерләр.+ 12  Акылсыз кеше белән очрашуга караганда,Үз балаларын югалткан аю белән очрашу хәерлерәк.+ 13  Кем яхшылыкка яманлык белән кайтара,Шуның йортыннан яманлык китмәс.+ 14  Ызгышның башлануы суга юл ачу* кебек. Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш.+ 15  Явызны аклаучы да, тәкъваны гаепләүче дә+Йәһвә өчен җирәнгеч. 16  Ахмакның зирәклек туплар өчен бар нәрсәсе булса да,Акылы булмагач, аңа моннан ни файда?+ 17  Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми,+Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була.+ 18  Үз өстенә берәүнең бурычын түләү өчен җаваплылык алып,Якыны алдында кул бирүче кеше акылга сай була.+ 19  Ызгыш-талаш яратучан кеше гөнаһны да ярата.+ Капкасын биек иткән һәркем бәлагә юлыгыр.+ 20  Бозык йөрәкле кеше уңышка ирешмәс,+Ялган телле һәлакәткә төшәр. 21  Ахмак баланың атасы кайгылы булыр,Акылсыз баланың атасы шатлык күрмәс.+ 22  Шат йөрәк — яхшы дәва ул,+Ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә.*+ 23  Явыз кеше, гаделлек юлын бозар өчен,Яшерен генә* ришвәт алыр.+ 24  Үткен акыллы кешенең күз алдында зирәклек,Ә акылсызның карашы җир читләрендә.+ 25  Акылсыз угыл үз атасына кайгы китерәҺәм анасының йөрәген өзгәли.+ 26  Тәкъваны җәзалау* яхшы түгел,Хөрмәтле кешене кыйнау да гаделсез. 27  Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә,+Үткен акыллының рухы тыныч була.+ 28  Хәтта акылсыз кеше дә, дәшми торса, зирәк булып күренер,Авызын ачмаучы кешене дә аңлы дип санарлар.

Искәрмәләр

Яки «балаларның».
Яки «ата-аналары».
Яки «нәфис».
Яки «Мирзага».
Сүзгә-сүз «каплаучы».
Яки «буаның ерылуы».
Яки «сөякләрне корыта».
Сүзгә-сүз «Куеннан».
Яки «Тәкъвага штраф салу».

Искәрмәләр

Медиаматериал