Гыйбрәтле сүзләр 31:1—31

31  Лемуи́л патшаның сүзләре, аны өйрәтер өчен әнисе әйткән мөһим хәбәр шушы:+  Улым, нәрсә әйтим сиңа? Карыным җимеше, нәрсә диим? Нәзерләрем улы, нәрсәгә өйрәтим?+  Көчеңне хатыннарга сарыф итмә,+Патшаларны һәлак итүче юлга басма.+  Шәраб эчү патшалар эше түгел ул, Лемуил,Патшалар эше түгел,Җитәкчеләргә: «Хәмерем кайда?» — дип әйтү килешми.+  Юкса эчеп, канунны онытуларыҺәм мескеннәрнең хокукларын бозулары бар.  Исерткеч эчемлекне — үлеп баручыларга,+Шәрабны кайгыга батканнарга* бирегез.+  Алар эчеп, ярлы булуларын онытсыннар,Газапларын бүтән искә төшермәсеннәр.  Өнсез кеше хакына сөйлә,Үлем алдында торучыларның хокукларын якла.+  Ачык итеп сөйлә һәм гадел хөкем ит,Мескеннең һәм ярлының хокукларын якла.+ א [әлиф] 10  Берәү яхшы* хатын таба алган икән,+Андый хатын мәрҗәннәрдән* күпкә кыйммәтрәк. ב [бәт] 11  Аның ире аңа чын күңелдән ышанаҺәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. ג [гимел] 12  Андый хатын иренә гомере буеНачарлык түгел, ә яхшылык кыла. ד [дәлит] 13  Ул йон белән җитен эзләп табаҺәм үз куллары белән эшләргә ярата.+ ה [хе] 14  Сәүдә кораблары кебек,+Ул ризыгын ераклардан китерә. ו [вав] 15  Таң атканчы торып, Гаиләсе өчен ризык әзерли,Хезмәтче кызларына да өлешләрен бирә.+ ז [зәйин] 16  Кыр турында уйлап, аны сатып ала,Үз тырышлыклары белән* йөзем бакчасы утырта. ח [хет] 17  Ул авыр эшкә әзерләнә,+Куллары белән тырышып эшли. ט [тет] 18  Ул сәүдә эшенең табыш китергәнен күрә,Яктырткычы төнлә дә сүнми. י [йод] 19  Аның куллары кабага тартыла,Ул орчык* ала.+ כ [каф] 20  Ул мескеннәргә булыша,Ярлыларга ярдәм кулы суза.+ ל [ләмид] 21  Кышын ул гаиләсе өчен борчылмый,Чөнки бөтен гаиләсе җылы киемгә киенгән. מ [мем] 22  Ул ятагына җәймәләр ясый.Киемнәре җитеннән һәм кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган. נ [нун] 23  Ирен шәһәр капкалары янында яхшы беләләр,+Ул анда шул җирнең аксакаллары белән утыра. ס [сәмих] 24  Андый хатын җитен* киемнәр тегеп сата,Сәүдәгәрләрне билбаулар белән тәэмин итеп тора. ע [әйин] 25  Ул куәт белән данга киенгән,Киләчәккә ышаныч белән карый.* פ [пе] 26  Аның авызыннан зирәк сүзләр чыга,+Телендә игелек кануны.* צ [тсаде] 27  Ул йортындагы эшләрне күзәтә,Ялкаулык икмәге ашамый.+ ק [коф] 28  Балалары торып басып, аны бәхетле дип атый,Ире дә басып, аны мактый: ר [реш] 29  «Яхшы* хатыннар күп булса да,Син аларның һәммәсеннән өстен». ש [шин] 30  Ягымлылык алдаучан һәм матурлык вакытлыча гына* булырга мөмкин,+Ә Йәһвәне тирән хөрмәт итүче хатын мактаулы булыр.+ ת [тау] 31  Андый хатынга кылганнары өчен әҗерен бирегез,+Аның эшләре шәһәр капкалары янында аны мактасын.+

Искәрмәләр

Яки «җаны ачынганнарга».
Яки «булдыклы».
Яки «Үз табышыннан». Сүзгә-сүз «Үз куллары җимешеннән».
Каба һәм орчык — эрләү һәм җеп ясау өчен кулланылган таяклар.
Яки «эчке».
Яки «Киләчәк көннән көлә».
Яки «яратып әйтелгән күрсәтмә; тугры мәхәббәт кануны».
Яки «Булдыклы».
Яки «буш».

Искәрмәләр

Медиаматериал