Зәбур 147:1—20

147  Йәһне* мактагыз! Аллаһыбызга мәдхияләр җырлау* яхшы,Аны мактау рәхәт һәм һәрвакыт урынлы!+  Йәһвә Иерусалимны төзи,+Таралган исраиллеләрне бергә җыя.+  Китек* күңеллеләрне ул савыктыра,Аларның яраларын бәйли.  Ул йолдызларның санын исәпли,Һәрберсен исеме белән атый.+  Безнең Раббыбыз бөек, аның кодрәте гаять зур,+Зирәклегенең* иге-чиге юк.+  Йәһвә юашларны торгыза,+Ә явызларны җиргә бәреп ега.  Йәһвәгә рәхмәтләр белдереп җырлагыз,Арфага кушылып, Аллаһыбызга мәдхияләр җырлагыз.  Ул бит күкләрне болытлар белән каплый,Җир йөзенә яңгырлар яудыра,+Тауларны яшеллеккә күмә.+  Ул хайваннарга азык бирә,+Ашарга сораган козгын балаларын тукландыра.+ 10  Ул ат көченә дә таң калмый,+ Тиз аяклы кешегә дә исе китми.+ 11  Әмма Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр,+Тугры мәхәббәтенә өметләнүчеләр аның күңеленә рәхәтлек китерә.+ 12  И Иерусалим, Йәһвәне данла. Әй Сио́н, үз Аллаһыңны макта. 13  Ул шәһәр капкаларыңның бикләрен ныгыта,Улларыңа хәер-фатихасын бирә. 14  Ул синең җиреңә иминлек китерә,+Сине иң яхшы* бодай белән туендыра.+ 15  Ул җир йөзенә үз боерыкларын җибәрә,Аның сүзе тиз хәбәрчедәй чаба. 16  Ул җирне кар белән ак юргандай каплый,+Бәсне көл күк сибә.+ 17  Ул вак бөртекле боз яудыра.+ Аның суыгына кем чыдый ала?+ 18  Ул әмер бирә, һәм боз эри. Ул үз җилен истерә,+ һәм сулар ага. 19  Ул Ягъкубка — үзенең сүзен,Исраилгә күрсәтмәләрен һәм хөкемнәрен игълан итә.+ 20  Башка бернинди халыкка да ул шулай эшләми,+Алар аның хөкемнәре турында берни дә белми. Йәһне* мактагыз!+

Искәрмәләр

Яки «көй уйнау».
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «Яралы».
Яки «Төшенүчәнлегенең».
Сүзгә-сүз «көр».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал