Ишагыя 42:1—25

42  Менә минем хезмәтчем,+ мин аңа булышам! Минем сайланганым,+ җаным аны хуплый!+ Мин аны үземнең рухым белән сугарам.+ Ул халыкларга гаделлекне ачар.+  Ул кычкырмас һәм тавышын күтәреп сөйләмәс,Урамда үз тавышын ишетерлек итмәс.+  Ул сынык камышны сындырып ташламас, Пыскып янган филтәне сүндермәс.+ Ул тугры эш итеп гаделлекне ачар.+  Ул җирдә гаделлек урнаштырыр, көчсезләнмәс һәм арымас.+ Утраулар аның канунын* көтеп тора.  Күкләрне барлыкка китереп, аларны җәеп җибәргән,+Җирне җәеп салган, андагы бар нәрсәне булдырган,+Анда яшәүче кешеләргә сулыш биргән,+Анда йөрүчеләргә рух биргән+Аллаһы Йәһвә болай ди:  «Мин, Йәһвә, гадел эш итеп, сине чакырдым,Сине кулыңнан тотып алдым. Мин сине саклармын һәм сине кешеләр өчен килешү итеп+Һәм халыклар өчен яктылык итеп бирермен.+  Син сукыр күзләрне ачарсың,+Зинданнан тоткыннарны чыгарырсың,Караңгылыкта утыручыларны алып чыгарсың.+  Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне*Һәм потларга үз данымны бирмим.+  Карагыз, элек әйтелгәннәр инде үтәлде. Хәзер мин яңа нәрсәләрне белдерәм. Мин алар хакында алар барлыкка килгәнче сөйлим».+ 10  Диңгез һәм аны тутырган нәрсәләр исәбенә яшәүчеләр,Утраулар һәм анда торучылар,+Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+Аны җирнең читләренә кадәр мактагыз.+ 11  Чүл һәм аның шәһәрләре,Кида́р+ авыллары аваз салсын.+ Кыялы җирләрдә яшәүче кешеләр шатланып кычкырсын,Тау башларыннан кычкырсын. 12  Алар Йәһвәне данласын,Утрауларда аны мактасын.+ 13  Йәһвә батыр сыман чыгар.+ Гаскәри сыман ашкынуын кузгатыр.+ Ул кычкырыр, әйе, ул сугышка өндәп сөрән салыр. Ул дошманнарыннан көчлерәк икәнен күрсәтер.+ 14  «Мин озак вакыт дәшмәдем. Мин сүз катмадым һәм үземне тыеп тордым. Хәзер исә бала тудырган хатын сыманЫңгырашырмын, еш һәм авыр сулармын, тыным кысылыр. 15  Мин тауларны һәм калкулыкларны харап итәрмен, Аларның бөтен үсемлекләрен корытырмын. Елгаларны утрауларга* әйләндерермен,Камыш баскан күлләрне киптерермен.+ 16  Мин сукырларны үзләре белмәгән юлдан алып барырмын,+Аларны билгеле булмаган сукмаклардан йөртермен.+ Алар алдындагы караңгылыкны яктылыкка әйләндерермен.+ Таулы-чокырлы җирне тигез итәрмен.+ Мин алар өчен шулай эшләрмен, мин аларны ташламам». 17  Потларга таянучылар,Сыннарга:* «Сез безнең илаһларыбыз»,— диючеләрКачып китәр һәм бик зур хурлыкка төшәр.+ 18  Саңгыраулар, тыңлагыз. Сукырлар, карагыз һәм күрегез.+ 19  Минем хезмәтчемдәй сукыр,Мин җибәргән хәбәрчедәй саңгырау бармы? Әҗер алган кеше кебек сукыр,Йәһвәнең хезмәтчесе кебек сукыр бармы?+ 20  Син күпне күрәсең, ләкин игътибар бирмисең. Колакларың ишетә, ләкин тыңламыйсың.+ 21  Йәһвә үз гаделлеге* хакынаКанунны* мактаудан һәм аны данлыклы итүдән рәхәтлек таба. 22  Ләкин бу халыкны таладылар, һәм ул бөлгенлеккә төште.+ Аларның барысы чокырларга эләкте, аларны зинданнарга яптылар.+ Аларны талыйлар, ләкин беркем дә аларны коткармый,+Бөлгенлеккә төшерәләр, ләкин: «Аларны кайтар!» — дип әйтүче юк. 23  Арагыздан моны кем тыңлар? Кем игътибар биреп киләчәк өчен сабаклар алыр? 24  Кем Ягъкубны бөлгенлеккә төшерүчеләргә бирде? Кем Исраилне талаучыларга бирде? Йәһвә түгелме? Исраи́л бит аңа каршы гөнаһ кылды. Алар аның юлларыннан йөрергә теләмәде,Аның кануннарына* буйсынмады.+ 25  Шуңа күрә ул Исраилгә ярсуын,Ачуын һәм сугыш дәһшәтен яудырып торды.+ Болар аның тирәсендәге бар нәрсәне йотты, ләкин ул игътибар итмәде.+ Болар аңа каршы янып торды, ләкин ул моны йөрәгенә якын алмады.+

Искәрмәләр

Яки «күрсәтмәсен».
Яки «Мин башка берәү белән үз шөһрәтемне бүлешмәм».
Яки «яр буе җирләренә».
Яки «Металл сыннарга».
Яки «тәкъвалыгы».
Яки «Күрсәтмәне».
Яки «күрсәтмәләренә».

Искәрмәләр

Медиаматериал