Маттай 20:1—34
Искәрмәләр
Искәрмәләр
эшчеләр ялларга: Кайбер эшчеләр бөтен уңыш җыю чорына ялланган булган; башкаларны исә ихтыяҗ туганда бер көнгә генә яллаганнар.
бер динарга: Бу авырлыгы якынча 3,85 г һәм бер ягында кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның көмеш тәңкәсе. Шушы шигырьдән күренгәнчә, Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен гадәттә 1 динар түләгәннәр. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)
Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).
сәгать алтыларда: Ягъни көндезге уникеләр тирәсе. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
сәгать тугызларда: Ягъни көндезге өчләр тирәсе. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).
Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).
сәгать унберләр тирәсендә: Ягъни кичке бишләр тирәсе. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
Сәгать өчләр тирәсендә: Ягъни иртәнге тугызлар. Б. э. беренче гасырында яһүдләр якынча иртәнге 6 да, кояш чыгу белән, башланган көнне 12 сәгатькә бүлгәннәр (Ях 11:9). Шуңа күрә өчләр тирәсе якынча иртәнге 9 ларга, алтылар тирәсе якынча төшке аш вакытына һәм тугызлар тирәсе көндезге 3 ләргә туры килгән. Ул вакытта кешеләрнең төгәл сәгатьләре булмаганга, вакыйгаларның вакыты якынча гына күрсәтелгән (Ях 1:39; 4:6; 19:14; Рс 10:3, 9).
көнчел: Сүзгә-сүз «яман; явыз». Сәламәт булмаган күзләр ачык күрми. Шулай ук көнчел күзләр дә чын мәгънәдә мөһим нәрсәләргә туплана алмый (Мт 6:33). Андый күзләр канәгатьсез һәм комсыз, читкә карый һәм хәйләкәр. Алар кешегә әйберләрне дөрес бәяләргә бирми һәм аны эгоистик тормыш алып барырга этәрә. (Мт 6:22 гә аңлатманы кара.)
синең күзләрең... көнчелдер: Монда «көнчел» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «яман; явыз» дигәнне аңлата. (Мт 6:23 кә аңлатманы кара.) Бу шигырьдә «күз» сүзе образлы мәгънәдә кулланыла һәм кешенең ниятләрен, холкын һәм хис-тойгыларын белдерә. (Мк 7:22 дәге (аңлатма) «көнче күзләр» дигән сүзтезмә белән чагыштыр.)
игелекле: Яки «юмарт». Бу контекстта игелек билгеле бер юмарт эшкә каратыла.
Иерусалимга күтәрелгәндә: Иерусалим диңгез өсте тигезлегеннән якынча 750 м биегрәк урнашкан булган, шуңа күрә Изге Язмаларда еш кына Аллаһыга гыйбадәт кылучылар Иерусалимга күтәрелгән дип әйтелә (Мк 10:32; Ях 2:13). Гайсә һәм аның шәкертләре Үрдүн үзәнен калдырып, Иерусалимга күтәрелгәннәр. (Мт 19:1 гә аңлатманы кара.) Бу үзәннең иң түбән җире диңгез өсте тигезлегеннән якынча 400 м түбәнрәк. Аларга Иерусалимга барып җитәр өчен 1 000 м тирәсе күтәрелергә кирәк булган.
күтәрелгәндә: Кайбер кулъязмаларда монда «күтәрелергә торганда» диелсә дә, бу язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
Үрдүн аръягындагы Яһүдия чикләренә: Бу, күрәсең, Үрдүн елгасының көнчыгыш ягындагы өлкәне — Переяне, аеруча аның Яһүдия чигенә якын өлешен аңлата. Гайсә Гәлиләядән киткән һәм анда үледән терелтелгәннән соң гына кайткан. (А7 кушымт., 5 нче картаны кара.)
Адәм Улының: Яки «Кеше Улының». Бу сүзтезмә Яхшы хәбәрләрдә якынча 80 тапкыр очрый. Гайсә аны үзенә карата кулланган. Шулай итеп ул, күрәсең, үзенең чыннан да кеше булганына, хатыннан туганына һәм Адәмгә тиң булып, үзендә кешелекне гөнаһ белән үлемнән йолып алырга көче булганына басым ясаган (Рм 5:12, 14, 15). Шул ук сүзтезмә Гайсәне Мәсих буларак та билгеләгән. (Дн 7:13, 14; сүзлекне кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара; шулай ук Мт 10:38 һәм 16:24 кә аңлатмаларны кара; анда бу төшенчә күчмә мәгънәдә кулланыла.)
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Классик грек телендә стауро́с дигән грек сүзе башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)
баганага кадаклап үтерәчәк: Яки «баганага (колгага) беркетәчәк». Мәсихче Грек Язмаларында грек фигыле стауро́о 40 тан артык тапкыр кулланыла, һәм бу аларның беренчесе. Бу «җәфалану баганасы» дип тәрҗемә ителгән стауро́с дигән грек исеменең фигыль формасы. (Мт 10:38; 16:24; 27:32 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Багана», «Җәфалану баганасы» кара.) Бу фигыль Септуагинтада Әс 7:9 да кулланылган. Анда 20 метрдан биегрәк баганага Һәмәнне асып куярга боерык бирелә. Классик грек телендә шушы фигыль «колгалар белән киртәләү, койма я казык читән кую» дигән мәгънә йөрткән.
җәфалану баганасын: Яки «җәзалау баганасын». Бу стауро́с дигән грек сүзенең беренче очравы. Классик грек телендә ул башлыча тек куелган бүрәнә яки колганы белдергән. Образлы кулланылганда, ул кайвакыт Гайсәнең шәкерте булганы өчен кеше кичергән газаплану, хурлык, җәфалану һәм хәтта үлемне аңлата. (Сүзлекне кара.)
Зебеди хатыны: Бу — рәсүлләр Ягъкуб белән Яхъяның әнисе. Марк хәбәре буенча, Гайсә янына Ягъкуб белән Яхъя килгән (Мк 10:35). Гайсәгә үтенеч белән килү нияте, күрәсең, аларныкы булган, әмма алар моны эшләргә әниләре Салумияне сораган. Салумия исә Гайсә әнисенең сеңелесе булгандыр (Мт 27:55, 56; Мк 15:40, 41; Ях 19:25).
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; хөрмәт йөзеннән тезләнеп». (Мт 8:2; 18:26 га аңлатмаларны кара.)
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; тирән хөрмәт күрсәтеп». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу контекстта ул колның үзе өстеннән хакимлеккә ия кешегә хөрмәт һәм буйсыну күрсәткәнен белдерә. (Мт 2:2; 8:2 гә аңлатмаларны кара.)
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; олылап». Еврей Язмаларында искә алынган кешеләр дә пәйгамбәрләрне, патшаларны һәм Аллаһының башка вәкилләрен очратканда сәҗдә кылган (1Иш 25:23, 24; 2Иш 14:4—7; 1Пат 1:16; 2Пат 4:36, 37). Бу кеше, күрәсең, Аллаһы вәкиле белән сөйләшкәнен һәм аның кешеләрне савыктырырга көче бар икәнен аңлаган. Йәһвәнең билгеләнгән патшасына хөрмәт күрсәтер өчен, сәҗдә кылу урынлы булган (Мт 9:18; монда кулланылган грек сүзе турында күбрәк белер өчен, Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)
беребезгә уң ягыңда, ә икенчебезгә сул ягыңда: Монда ике як та ихтирам һәм хакимлек билгесе булып тора, ләкин уң як һәрчак хөрмәтлерәк урын дип санала. (Зб 110:1; Рс 7:55, 56; Рм 8:34; Мт 25:33 кә аңлатманы кара.)
берсе уң ягыңда, ә икенчесе сул ягыңда: Мк 10:37 гә аңлатманы кара.
Сез нәрсә сораганыгызны белмисез: Монда кулланылган күплек сандагы грек фигыльләре һәм контекст шуны күрсәтә: Гайсә хәзер шул хатынга түгел, ә аның ике улына мөрәҗәгать итә (Мк 10:35—38).
касәне эчә: Изге Язмаларда «касә» сүзе еш кына образлы кулланыла һәм берәр кешегә карата Аллаһының ихтыярын я «билгеләнгән өлешне» күрсәтә (Зб 11:6, иск.; 16:5; 23:5). Монда «касәне эчү» Аллаһы ихтыярына буйсынуны аңлата. Бу очракта «касә» Гайсәнең көфер сүзләр әйтүдә ялган гаепләү аркасында газаплануын һәм үтерелүен генә түгел, ә шулай ук аның терелтелеп, күктә үлемсез тормыш алганын аңлаткан.
халык өстеннән хакимлек итә: Мк 10:42 гә аңлатманы кара.
халык өстеннән хакимлек итә: Монда кулланылган грек төшенчәсе Мәсихче Грек Язмаларында дүрт тапкыр гына очрый (Мт 20:25; Мк 10:42; 1Пт 5:3; һәм Рс 19:16 да «кыйнады» дип тәрҗемә ителгән). Гайсәнең сүзләре римлыларның җәбер-золымын һәм Һирудларның мәрхәмәтсез идарәсен шәкертләрнең исенә төшергән (Мт 2:16; Ях 11:48). Петер, күрәсең, бу фикерне аңлаган һәм соңрак мәсихче өлкәннәрне җыелыш өстеннән хакимлек итәргә түгел, ә аны үрнәк биреп җитәкчелек итәргә өндәгән (1Пт 5:3). Бу сүзнең тамырдаш фигыле Лүкнең параллель хәбәрендә (Лк 22:25) кулланыла. Шул ук фигыль очраган 2Кр 1:24 тә мәсихчеләр үз имандашларының иманы «өстеннән хакимлек итәргә» тиеш түгел дип әйтелә.
хезмәтче: Изге Язмаларда еш кына грек сүзе диа́конос башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең хезмәтчеләренә (1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) белән хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.
үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә: Мт 20:26 га аңлатманы кара.
үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә: Мт 20:26 га аңлатманы кара.
йолып: Монда грек сүзе ли́трон кулланыла. Ул «чыгарып җибәрү; азат итү» дигәнне аңлаткан ли́о фигыленнән барлыкка килгән. Грек язучылары бу сүзне тоткыннарны, колларны я сугышта кулга алынганнарны азат итәр өчен түләнгән бәягә карата кулланган. Мәсихче Грек Язмаларында ул ике тапкыр: монда һәм Мк 10:45 тә очрый. Тамырдаш сүз анти́литрон 1Тм 2:6 да очрый һәм «тиешле йолым» дип тәрҗемә ителгән. Башка тамырдаш сүзләр: литро́омай, мәгънәсе «азат итү; йолып алу» (Тит 2:14; 1Пт 1:19; иск.) һәм аполи́тросис, ул, мәсәлән, «йолым аша азат ителәбез» дип тәрҗемә ителгән (Эф 1:7; Кл 1:14; Ев 9:15; Рм 3:24; 8:23). (Сүзлекне кара.)
җанын: Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда «тормыш» мәгънәсендә кулланылган. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Әрихәдән: Бу — исраиллеләр Үрдүн елгасының көнбатыш ягында яулап алган беренче кәнган шәһәре (Сн 22:1; Йш 6:1, 24, 25). Гайсә көннәренә бу иске шәһәрнең көньягында якынча 2 км ераклыкта яңа шәһәр төзелгән булган. Бу Лк 18:35 тә, шул ук очрак турында әйтелгәндә, ни өчен «Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә» диелгәнен аңлатадыр. Бәлки, Гайсә сукырларны, Яһүд шәһәреннән чыгып, Рим шәһәренә якынлашканда савыктыргандыр я киресенчә булгандыр. (Ә4 һәм Ә10 кушымт. кара.)
Давыт токымыннан: Гайсәнең Патшалык килешүе буенча варис икәнен күрсәтә, ә бу килешү Давыт белән төзелгән һәм аны Давыт токымыннан берәрсе үтәргә тиеш булган (2Иш 7:11—16; Зб 89:3, 4).
Давыт патшаның: Бу шәҗәрәдә берничә патша искә алынган булса да, Давыт кына «патша» дип атала. Исраилнең патшалар нәселе «Давыт йорты» дип аталган (1Пат 12:19, 20). Гайсәне 1 нче шигырьдә «Давыт токымы» дип атап, Маттай Патшалык темасына басым ясый һәм Гайсәне Давыт белән төзелгән килешүдә вәгъдә ителгән патшалыкның варисы итеп күрсәтә (2Иш 7:11—16).
сәҗдә кылды: Яки «башын иде; тирән хөрмәт күрсәтте». Гайсәне «Давыт Улы» (Мт 15:22) дип атап, яһүд булмаган бу хатын, күрәсең, аны вәгъдә ителгән Мәсих дип таныган. Ул аңа, берәр илаһка буларак түгел, ә Аллаһы вәкиленә буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 14:33; 18:26 га аңлатмаларны кара.)
ике сукыр: Марк һәм Лүк бер генә сукыр кешене искә ала; алар, күрәсең, Бартимәйгә (ул Марк хәбәрендә исеме белән аталган) игътибар итә (Мк 10:46; Лк 18:35). Маттай исә сукыр кешеләрнең санын төгәл әйтә.
Давыт Улы: Гайсәне «Давыт Улы» дип атап, бу ике сукыр кеше аны ап-ачык Мәсих итеп таный. (Мт 1:1, 6; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)
кызганып: Яки «жәлләп». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.)
кызганды: Шулай тәрҗемә ителгән грек фигыле спланхни́зомай «эчәкләр» (спла́нхна) дигән сүз белән тамырдаш һәм тирән эчке хисләрне, көчле кичерешләрне аңлата. Бу кызгану хисен белдерүче иң көчле грек сүзләренең берсе.
Медиаматериал
Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.
Камчылау өчен коточкыч бер корал — кыска чыбыркы кулланылган. Бу коралның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, андый чыбыркыга очлы сөяк я тимер шариклар беркеткәннәр.