Римлыларга 12:1—21

12  Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһының рәхимлелеге нигезендә сезгә ялварам: үз тәннәрегезне+ тере, изге,+ Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып,+ аңа изге хезмәт башкарырсыз.  Бу дөнья төзелешенең* гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз.+ Шул чакта сез Аллаһының яхшы, аңа яраклы һәм камил ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белерсез.+  Үземә юмарт игелек күрсәтелгәнгә, сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз,+ ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен.+  Тәнебезнең әгъзалары күп булса да,+ алар төрле роль үти.  Шулай ук без дә, күп булсак та, Мәсих белән бердәмлектә бер тәнне тәшкил итәбез, ә аерым без бер-беребезгә бәйле әгъзалар.+  Үзебезгә күрсәтелгән юмарт игелек буенча бирелгән бүләкләребез төрле,+ шуңа күрә кемгә пәйгамбәрлек итү сәләте бирелгән, шул, бирелгән иманына карап, пәйгамбәрлек итсен;  кемгә хезмәт — шул хезмәт итсен; кем өйрәтә — шул өйрәтсен;+  кем дәртләндерә* — шул дәртләндерсен;*+ кем тарата* — шул юмарт таратсын;*+ кем җитәкчелек итә — шул тырышып җитәкчелек итсен;+ кем шәфкать күрсәтә — шатланып күрсәтсен.+  Мәхәббәтегез риясыз булсын.+ Явызлыкка җирәнеп карагыз,+ яхшылыкка ябышыгыз. 10  Бер-берегезне туганнарча, назлы итеп яратыгыз. Бер-берегезгә ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз.+ 11  Эшчән* булыгыз, ялкауланмагыз.+ Рух ярдәмендә ялкынланып торыгыз.+ Йәһвәгә* кол булып хезмәт итегез.+ 12  Өметегезгә шатланып яшәгез. Бәла-каза кичергәндә, нык калыгыз.+ Өзлексез дога кылыгыз.+ 13  Изгеләр белән ихтыяҗларына карап уртаклашыгыз.+ Кунакчыл булыгыз.+ 14  Эзәрлекләүчеләрегезне фатихалап торыгыз.+ Кешеләрне каргамагыз, аларга Аллаһыдан фатиха сорагыз.+ 15  Шатланучылар белән бергә шатланыгыз, елаучылар белән бергә елагыз. 16  Башкаларга карашыгыз үз-үзегезгә кебек булсын. Уйларыгызда тәкәббер булмагыз,* тыйнак карашлы булыгыз.+ Үзегезне акыллыга санамагыз.+ 17  Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз.+ Барлык кешеләр игелекле дип санаганны эшләргә тырышыгыз. 18  Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез.+ 19  Сөекле кардәшләрем, үзегез өчен үч алмагыз, ә Аллаһы ярсуына урын бирегез,+ чөнки болай дип язылган: «„Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә».*+ 20  Ләкин «дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең».*+ 21  Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма, явызлыкны яхшылык белән җиңеп яшә.+

Искәрмәләр

Яки «иганә итсен».
Яки «иганә итә».
Яки «үгетләсен».
Яки «үгетли».
Яки «Ашкынучан; Тырыш».
Яки «Тәкәббер фикерләр үстермәгез».
Ягъни кешене йомшартырсың һәм ачуын басарсың.

Искәрмәләр

Медиаматериал