Саннар 23:1—30

23  Аннары Билья́м Балакка: «Бу җирдә җиде мәзбәх төзе+ һәм минем өчен җиде үгез һәм җиде сарык тәкәсе әзерлә»,— диде.  Бала́к шунда ук Бильям әйткәнчә эшләде. Балак һәм Бильям һәр мәзбәхтә корбанга үгез һәм сарык тәкәсе китерде.+  Аннары Бильям Балакка: «Монда, яндыру корбаның янында кал, ә мин китеп торырмын. Бәлки, Йәһвә минем белән сөйләшер. Ул әйткәнне мин сиңа сөйләрмен»,— диде. Һәм ул калкулык башына китте.  Шунда Аллаһы Бильямга күренде.+ Бильям аңа: «Мин җиде мәзбәх әзерләп куйдым һәм һәр мәзбәхтә корбанга үгез һәм сарык тәкәсе китердем»,— диде.  Шунда Йәһвә сөйлисе сүзләрне белдереп, Бильямга:+ «Балак янына бар һәм менә нәрсә әйт»,— диде.  Бильям кире килде һәм Балак белән Моабның бөтен мирзаларының аның яндыру корбаны янында торганын күрде.  Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+ «Моа́б патшасы Балак мине Арамнан,+Көнчыгыш тауларыннан китерде. „Кил, миңа Ягъкубны каһәрләп бир. Әйе, Исраилне хөкем итәр өчен кил“+,— диде.  Ничек инде мин Аллаһы каһәрләмәгән кешеләрне каһәрлим? Ничек инде мин Йәһвә хөкем итмәгәннәрне хөкем итим?+  Кыялар башыннан мин аларны күрәм,Калкулыклардан аларга күз салам. Анда алар халык буларак үзләре генә яши,+Алар үзләрен башка халыклар рәтенә кертми.+ 10  Ягъкубның тузан бөртекләредәй күп кешеләрен кем санап чыга ала?+ Исраилнең дүрттән бер өлешен булса да кем исәпли ала? Тугрылар үлеме белән үлсәм* иде,Ахырым аларныкы кебек булса иде». 11  Шунда Балак Бильямга: «Нишләвең бу? Мин сине дошманнарымны ләгънәтләргә дип китердем, ә син аларга фатихалар яудырасың»+,— диде. 12  «Мин Йәһвә кушканны гына сөйләргә тиеш түгелме?» — дип җавап бирде ул.+ 13  Балак аңа: «Әйдә әле минем белән икенче бер урынга барыйк. Анда син аларның бөтенесен түгел, ә өлешен генә күрерсең. Шуннан аларны миңа каһәрләп бир»+,— диде. 14  Шунда ул аны Сәфи́м кырына Пәсгә́х башына+ алып китте һәм анда җиде мәзбәх төзеп, һәрберсендә үгез һәм сарык тәкәсе корбан итеп китерде.+ 15  Бильям Балакка: «Монда, яндыру корбаның янында кал, ә мин тегендә Аллаһы белән сөйләшермен»,— диде. 16  Йәһвә Бильямга күренде һәм сөйлисе сүзләрне белдереп:+ «Балак янына бар һәм менә нәрсә әйт»,— диде. 17  Ул аның янына килеп, Балакның үзенең яндыру корбаны янында көтеп торганын һәм янында Моаб мирзаларының булганын күрде. Балак аңардан: «Йәһвә нәрсә дип әйтте?» — дип сорады. 18  Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+ «Торып бас, Балак, һәм тыңла. Сиппо́р улы, миңа колак сал. 19  Аллаһы кеше түгел, ул ялган сөйләми,+Адәм улы да түгел, үз фикерен үзгәртми.*+ Ул берәр нәрсә әйтсә, моны эшләмәсме? Ул сөйләсә, үтәмәсме?+ 20  Мин монда фатихалау өчен. Менә, ул фатихалады,+ һәм мин моны үзгәртә алмыйм.+ 21  Ул Ягъкубка каршы булган бернинди сихри көчне түзеп тормас,Исраилгә бернинди бәла-казаның килүенә юл куймас. Аның Аллаһысы Йәһвә алар белән,+Алар аны патшалары итеп игълан итәләр. 22  Аллаһы аларны Мисырдан чыгара.+ Ул алар өчен кыргый үгезнең мөгезләре кебек.+ 23  Чөнки Ягъкубның һәлак булачагына галәмәтләр юк.+ Исраилгә каршы бернинди күрәзәлек юк.+ Хәзер Ягъкуб һәм Исраил турында: „Аллаһы менә нәрсә эшләде!“ — дип әйтеп була. 24  Менә халык, ул арыслан кебек торып басар,Арысландай күтәрелер.+ Ул корбанны ашап бетермичә, Үтерелгәннәрнең канын эчеп бетермичә ятмас». 25  Шунда Балак Бильямга әйтте: «Аны каһәрли алмыйсың икән, ичмасам, фатихалама». 26  Бильям Балакка: «Мин сиңа „Йәһвә әйткәнне генә эшлим“ дип әйтмәдеммени?» — диде.+ 27  Балак Бильямга: «Әйдә мин сине тагын бер урынга алып барыйм. Бәлки, шул җирдән миңа аны каһәрләп бирүеңне хак Аллаһы хуп күрер»,— диде.+ 28  Шунда Балак Бильямны Ишимонга*+ таба караган Пигу́р башына алып китте. 29  Шунда Бильям Балакка: «Бу җирдә җиде мәзбәх төзе һәм минем өчен җиде үгез һәм җиде сарык тәкәсе әзерлә»+,— диде. 30  Балак нәкъ Бильям әйткәнчә эшләде, һәм ул һәр мәзбәхтә үгез һәм сарык тәкәсе китерде.

Искәрмәләр

Яки «җаным үлсә».
Яки «үкенми».
Я, бәлки, «чүлгә».

Искәрмәләр

Медиаматериал