Яхъя 17:1—26

17  Шуннан соң Гайсә күккә карап болай диде: «Әтием, вакыт җитте. Улың сине данласын өчен, улыңны данла.+  Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек,+ улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына+ мәңгелек тормыш бирер.+  Мәңгелек тормышка ия булыр өчен,+ синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк.+  Син тапшырган эшне башкарып чыгып,+ мин сине җирдә данладым.+  Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит.+  Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем.+ Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота.  Хәзер алар син миңа биргән бар нәрсә синнән икәнен белә,  чөнки миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем,+ һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар+ һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар.+  Мин алар өчен үтенеп сорыйм. Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке, 10  һәм минем бар нәрсәм — синеке, ә синеке — минеке.+ Мин алар арасында данландым. 11  Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар,+ һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Әтием, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,+ аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.+ 12  Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым.+ Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан+ башка берсе дә югалмады.+ Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.+ 13  Әмма хәзер мин синең яныңа барам һәм, алар минем шатлыгым белән тулы булсын өчен, моның барысын әле бу дөньяда калган чакта сөйлим.+ 14  Мин аларга синең сүзеңне җиткердем, әмма дөнья аларга нәфрәтләнде,+ чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.+ 15  Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм.+ 16  Мин дөньядан булмаган кебек,+ алар да дөньядан түгел.+ 17  Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит.+ Синең сүзең — хакыйкать.+ 18  Син мине дөньяга җибәргән кебек, мин дә аларны дөньяга җибәрдем.+ 19  Алар да хакыйкать ярдәмендә изге ителсен өчен, үземне алар хакына изге итәм. 20  Мин алар өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы миңа иман итә башлаячак кешеләр өчен дә үтенеп сорыйм. 21  Моны алар бөтенесе бер булсын өчен эшлим.+ Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек,+ алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар, шулчак дөнья минем синең тарафтан җибәрелгәнемә ышаныр. 22  Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,+ мин аларга син миңа биргән данны бирдем. 23  Алар камил бердәмлектә булсыннар өчен, шулай ук дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен өчен, мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың.+ 24  Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын+ һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең.+ 25  Гадел Әтием, дөнья сине белми,+ ә мин беләм,+ һәм алар минем синең тарафтан җибәрелгәнемне белә. 26  Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен,+ мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын».+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

кеше: Сүзгә-сүз «тән». Грек сүзе саркс монда тәне булган физик, тере зат мәгънәсендә кулланыла. Гайсә, кеше булып тугач, инде рух булмаган. Ул, үткәндә фәрештәләр кебек, үзенә кеше тәнен алып кына тормаган, ә кеше булган (Яр 18:1—3; 19:1; Йш 5:13—15). Шуңа күрә Гайсә үзен тиешенчә «Адәм Улы» дип атый алган. (Ях 1:51; 3:14; Мт 8:20 гә аңлатманы кара.)

бөтен кешеләр: Сүзгә-сүз «бөтен тәннәр». Яки «бар кешелек». Бу сүзтезмә шулай ук Лк 3:6 да очрый; ул Иш 40:5 тән өзек итеп китерелгән. Иш 40:5 тә шул ук мәгънәле еврей төшенчәсе кулланыла. (Ях 1:14 кә аңлатма белән чагыштыр.)

синең турында... белем алырга: Гино́ско дигән грек фигыленең төп мәгънәсе «белү», һәм монда ул, даими процессны күрсәтер өчен, хәзерге заманда кулланыла. Бу фигыль «берәрсе турында белем алу; берәрсен белә бару; берәрсе белән яхшырак таныша бару» процессын күрсәтергә мөмкин. Ул инде таныш булган берәрсен яхшырак белер өчен өзлексез тырышлыклар кую дигән фикерне дә үз эченә алырга мөмкин. Бу контекстта ул Аллаһы белән якыная барган шәхси мөнәсәбәтләрне күрсәтә. Андый мөнәсәбәтләр Аллаһы һәм Мәсих турында арта барган белем ярдәмендә һәм аларга ышаныч үсә барганга якыная бара. Билгеле, бу берәр шәхеснең кем икәнен һәм аның исемен белүдән күбрәкне таләп итә. Аның белән якын мөнәсәбәтләр булдырыр өчен, шулай ук аңа нәрсә ошый, ә нәрсә ошамый, аның кыйммәтләрен һәм нормаларын белергә кирәк (1Ях 2:3; 4:8).

дөнья яратылганчы: Монда «яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Биредә ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле тормыш төргәгенә» язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8). Гайсәнең үз Атасына дога кылганда әйтелгән бу сүзләре шулай ук шуны раслый: инде борынгыдан ук, әле Адәм белән Хауваның балалары туганчы, Аллаһы үзенең бердәнбер Улын сөйгән.

дөнья: Грек сүзе ко́смос монда, күрәсең, кешелекне аңлата. (Ях 17:24 кә аңлатма белән чагыштыр.)

дөньядан: Бу контекстта грек сүзе ко́смос, күрәсең, Аллаһыдан читләшкән һәм Мәсихнең чын шәкертләреннән, ягъни аның җыелышыннан, аерылып торган кешелекне аңлата. (Ях 15:19 га аңлатманы кара.)

мин синең исемеңне ачык билгеле иттем: Гайсәнең шәкертләре Аллаһының исемен инде белгән һәм кулланган. Алар Аллаһы исемен үз синагогаларында сакланган Еврей Язмаларының язма төргәкләрендә күргән һәм укыган. Алар аны шулай ук үзләре өйрәтүдә кулланган Септуагинтада — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсендә күргән һәм укыган. (А5 һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсә Аллаһының исемен, аны кулланып кына түгел, ә бу исемне йөрткән Шәхесне — аның ниятләрен, эшләрен һәм сыйфатларын — ачып биреп, билгеле иткән. «Ата өчен иң якын булган» шәхес буларак, Гайсә Атасын бүтән беркем дә ача алмагандай ачып бирә алган (Ях 1:18; Мт 11:27). Шулай итеп, Аллаһы «исеме» Гайсәнең беренче шәкертләре өчен әһәмиятлерәк булып киткән.

тота: Яки «буйсына». Бу контекстта кулланылганда, грек сүзе тере́о шулай ук «өзлексез тыңлаучан булу; игътибар итү» дигән мәгънә йөртә.

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. Гайсәнең үз хезмәтчеләре дөньяныкы түгел дип әйткәнен Яхшы хәбәр бәян итүчеләрдән Яхъя гына язган. Шул ук фикер тагын ике мәртәбә Гайсәнең, үзенең тугры рәсүлләре белән булганда, кылган соңгы догасында чагылган (Ях 17:14, 16).

Дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. (Ях 15:19 га аңлатма белән чагыштыр.)

дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. Гайсәнең үз хезмәтчеләре дөньяныкы түгел дип әйткәнен Яхшы хәбәр бәян итүчеләрдән Яхъя гына язган. Шул ук фикер тагын ике мәртәбә Гайсәнең, үзенең тугры рәсүлләре белән булганда, кылган соңгы догасында чагылган (Ях 17:14, 16).

мин синең исемеңне ачык билгеле иттем: Гайсәнең шәкертләре Аллаһының исемен инде белгән һәм кулланган. Алар Аллаһы исемен үз синагогаларында сакланган Еврей Язмаларының язма төргәкләрендә күргән һәм укыган. Алар аны шулай ук үзләре өйрәтүдә кулланган Септуагинтада — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсендә күргән һәм укыган. (А5 һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсә Аллаһының исемен, аны кулланып кына түгел, ә бу исемне йөрткән Шәхесне — аның ниятләрен, эшләрен һәм сыйфатларын — ачып биреп, билгеле иткән. «Ата өчен иң якын булган» шәхес буларак, Гайсә Атасын бүтән беркем дә ача алмагандай ачып бирә алган (Ях 1:18; Мт 11:27). Шулай итеп, Аллаһы «исеме» Гайсәнең беренче шәкертләре өчен әһәмиятлерәк булып киткән.

бер: Яки «бердәмлектә». Гайсәнең мондагы сүзләре аны үзен һәм Атасын уртак максат берләштерә икәнен күрсәтә: алар сарыкларга охшаш кешеләрне яклый һәм мәңгелек тормышка алып бара. Бу көтүчелек эше — Атаның һәм Угылның уртак эше. Алар, бер үк дәрәҗәдә сарыклар турында кайгыртып, беркемгә дә аларны кулларыннан тартып алырга рөхсәт итми. (Ях 10:27—29; шулай ук Йз 34:23, 24 белән чагыштыр.) Яхъяның Яхшы хәбәрендә Ата белән Угылның якын мөнәсәбәтләре һәм теләкләр белән ниятләрдә бердәм булуы турында еш әйтелә. Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. Бу Гайсә белән аның Атасы шәхес буларак «бер» түгел, ә эшләрдә һәм хезмәттәшлек итүдә «бер» дигән фикерне раслый (Ях 5:19; 14:9, 23). Гайсә үзенең Аллаһыга тиң булуы турында түгел, ә аның белән ниятләр һәм эшләрдә бердәм булганы турында әйткән; моны мондагы сүзләрне Яхъя китабының 17 нче бүлегендәге дога белән чагыштыру раслый (Ях 10:25—29; 17:2, 9—11). Бу аның үз догасында шәкертләре турында «без бер булган кебек, алар да бер булсын» дип әйткән сүзләреннән аеруча күренә (Ях 17:11). Шуңа күрә 10 нчы бүлектә һәм 17 нче бүлектә бер үк төрле бердәмлек турында әйтелә. (Ях 17:11, 21 гә аңлатмаларны кара.)

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

Мөкатдәс Әтием: Изге Язмаларда бу сүзтезмә монда гына очрый һәм Йәһвәгә эндәшү сүзе буларак кулланыла. Ул кешегә карата беркайчан да кулланылмый. (Мт 23:9 белән чагыштыр.)

бер: Яки «бердәм». Гайсә, ул үзе һәм Атасы, фикерләрдә һәм эшләрдә бердәмлек саклап, «бер» булган кебек, үзенең чын шәкертләре дә «бер» булсын дип, ягъни уртак максат өчен бердәмлектә хезмәттәшлек итсен дип, дога кылган. Бу догада әйтелгән фикерләр Гайсәнең Ях 10:30 да язылган сүзләрен хәтерләтә. Анда ул үзенең шәкертләренә — үзенә Атасы тарафыннан бирелгән «сарыкларына» — кагылышлы эшләрдә үзе һәм Ата «бер» дип әйтә (Ях 10:25—30; 17:2, 9). Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. (Ях 10:30 га аңлатманы кара.)

син миңа биргән исемең: Гайсә дигән исем Йошуа (Йехошуа исеменең кыска формасы) дигән еврей исеменә туры килә. Еврей исеменең мәгънәсе «Йәһвә — Коткаручы». Шуңа күрә Гайсә бу бүлектә Йәһвәнең исемен ачык билгеле иткәненә ике мәртәбә басым ясый (Ях 17:6, 26). Изге Язмаларда «исем» сүзе шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен, сыйфатларын һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлатырга мөмкин. (Мт 6:9; Ях 17:6 га аңлатмаларны кара.) Шуңа күрә Аллаһы исемен үз эченә алган исемне йөртүдән тыш, Гайсәгә, күрәсең, башка мәгънәдә дә Йәһвә исеме бирелгән булган. Мәсәлән, Гайсә камил рәвештә үз Атасының сыйфатларын чагылдырган (Ях 14:9). Гайсә шулай ук Атасы исеменнән килгән һәм шул исемнән бөек эшләр башкарган (Ях 5:43; 10:25).

Гәһәннәгә... лаеклы: Cүзгә-сүз «Гәһәннә улы», ягъни мәңгелек юк ителүгә лаеклы кеше. (Сүзлектән «Гәһәннә» кара.)

һәлакәт угылыннан: Бу контекстта шушы сүзтезмә Яһүд Искариотны күрсәтә; Аллаһы улына аңлы рәвештә хыянәт итеп, ул үзен мәңгелек юк ителүгә дучар иткән һәм үледән терелтелүгә лаек түгел. Шул ук сүзтезмә 2Тс 2:3 тә «канунсызлык кешесенә» карата кулланыла. Изге Язмалар язылган телләрдә «-нең/-ның ул(лар)ы» дигән төшенчә кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла һәм үзен билгеле рәвештә тоткан берәүне я билгеле сыйфатлар күрсәткән берәүне аңлата. Менә кайбер мисаллар: «Аллаһы Тәгаләнең угыллары», «яктылык һәм көн уллары», «Патшалык уллары», «Явызның уллары», «Иблис улы» һәм «тыңламаучанлык угыллары» (Лк 6:35; 1Тс 5:5; Мт 13:38; Рс 13:10; Эф 2:2). Шул ук рәвешчә «-нең/-ның улы» дигән сүзтезмә билгеле тәртип я билгеле сыйфатлар күрсәтү аркасында берәү дучар булган хөкемне я кичергән нәтиҗәне күрсәтер өчен кулланылырга мөмкин. 2Иш 12:5 тә «үлемгә лаек» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә сүзгә-сүз «үлем улы» булыр иде. Мт 23:15 тә сүзгә-сүз «Гәһәннә улы» дигән сүзтезмә мәңгегә юк ителүгә лаеклы берәүгә карата кулланыла. Гайсә, күрәсең, Яһүд Искариотны нәкъ шул мәгънәдә «һәлакәт угылы» дип атаган. (Мт 23:15 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Гәһәннә» кара.)

дөнья: Бу контекстта грек сүзе ко́смос Аллаһы хезмәтчеләре булмаган кешелек дөньясын — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен күрсәтә. Гайсәнең үз хезмәтчеләре дөньядан түгел, ягъни дөньяныкы түгел, дип әйткәнен Яхшы хәбәр бәян итүчеләрдән Яхъя гына язган. Гайсә шул ук фикерне, үзенең тугры рәсүлләре белән соңгы төнне булганда, тагын ике мәртәбә әйтә (Ях 15:19; 17:16).

Аларны... изге ит: Яки «Аларны... аерып куй», ягъни Аллаһыга изге хезмәт башкарыр өчен аерып кую. Гайсәнең шәкертләре, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә күндәм булганда, изге ителгән, ягъни пакьләндерелгән, булып китә (1Пт 1:22). Шулай итеп алар Аллаһы хакыйкатен кабул итмәгән «дөньядан» булмаулары белән аерылып торачак (Ях 17:16).

Синең сүзең — хакыйкать: Йәһвәнең Сүзе барысын ничек бар шулай сурәтли. Анда Аллаһының сыйфатлары, максатлары, боерыклары, шулай ук дөньяның чын хәле ачыклана. Гайсәнең догасы буенча, Аллаһы Сүзендәге хакыйкать кешегә, Йәһвә үзен изге итсен өчен, ягъни Үзенә хезмәткә аерсын өчен, һәм аннары изге килеш калу өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтә.

үземне... изге итәм: Яки «үземне... аерып куям; үземне... изге килеш саклыйм». Гайсә кеше булып туганда изге булган (Лк 1:35) һәм бу изгелекне җирдәге тормышы дәвамында саклап калган (Рс 4:27; Ев 7:26). Гайсәнең саф тормыш рәвеше, шул исәптән йолым корбаны, аның шәкертләренә изге ителергә, ягъни Аллаһыга хезмәт итәр өчен аерып куелырга, мөмкинлек биргән. Шуңа күрә Гайсә, үз Атасына дога кылганда, үзен алар хакына изге иткән дип әйтә алган. Гайсәнең шәкертләре аның артыннан эзгә-эз барса һәм ул өйрәткән хакыйкатьләр, шулай ук Аллаһы Сүзе Изге Язмалардагы хакыйкатьләр буенча яшәсә, хакыйкать ярдәмендә изге ителә (Ях 17:17; 2Тм 2:20, 21; Ев 12:14). Шулай да алар үз эшләре ярдәмендә түгел, ә Гайсә Мәсих аша изгеләндерелә (Рм 3:23—26; Ев 10:10).

бер: Яки «бердәм». Гайсә, ул үзе һәм Атасы, фикерләрдә һәм эшләрдә бердәмлек саклап, «бер» булган кебек, үзенең чын шәкертләре дә «бер» булсын дип, ягъни уртак максат өчен бердәмлектә хезмәттәшлек итсен дип, дога кылган (Ях 17:22). 1Кр 3:6—9 да Паул мәсихче хезмәтчеләр арасында, алар бер-берсе һәм Аллаһы белән хезмәттәшлек иткәндә, шундый бердәмлек булуын сурәтли. (1Кр 3:8 һәм Ях 10:30; 17:11 гә аңлатмаларны кара.)

бер: Яки «бердәм». Гайсә, ул үзе һәм Атасы, фикерләрдә һәм эшләрдә бердәмлек саклап, «бер» булган кебек, үзенең чын шәкертләре дә «бер» булсын дип, ягъни уртак максат өчен бердәмлектә хезмәттәшлек итсен дип, дога кылган. Бу догада әйтелгән фикерләр Гайсәнең Ях 10:30 да язылган сүзләрен хәтерләтә. Анда ул үзенең шәкертләренә — үзенә Атасы тарафыннан бирелгән «сарыкларына» — кагылышлы эшләрдә үзе һәм Ата «бер» дип әйтә (Ях 10:25—30; 17:2, 9). Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. (Ях 10:30 га аңлатманы кара.)

бер: Яки «бердәмлектә». Гайсәнең мондагы сүзләре аны үзен һәм Атасын уртак максат берләштерә икәнен күрсәтә: алар сарыкларга охшаш кешеләрне яклый һәм мәңгелек тормышка алып бара. Бу көтүчелек эше — Атаның һәм Угылның уртак эше. Алар, бер үк дәрәҗәдә сарыклар турында кайгыртып, беркемгә дә аларны кулларыннан тартып алырга рөхсәт итми. (Ях 10:27—29; шулай ук Йз 34:23, 24 белән чагыштыр.) Яхъяның Яхшы хәбәрендә Ата белән Угылның якын мөнәсәбәтләре һәм теләкләр белән ниятләрдә бердәм булуы турында еш әйтелә. Монда «бер» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ир җенес формасында («берәр шәхесне» аңлата) түгел, ә средний родта («берәр нәрсәне» аңлата) кулланыла. Бу Гайсә белән аның Атасы шәхес буларак «бер» түгел, ә эшләрдә һәм хезмәттәшлек итүдә «бер» дигән фикерне раслый (Ях 5:19; 14:9, 23). Гайсә үзенең Аллаһыга тиң булуы турында түгел, ә аның белән ниятләр һәм эшләрдә бердәм булганы турында әйткән; моны мондагы сүзләрне Яхъя китабының 17 нче бүлегендәге дога белән чагыштыру раслый (Ях 10:25—29; 17:2, 9—11). Бу аның үз догасында шәкертләре турында «без бер булган кебек, алар да бер булсын» дип әйткән сүзләреннән аеруча күренә (Ях 17:11). Шуңа күрә 10 нчы бүлектә һәм 17 нче бүлектә бер үк төрле бердәмлек турында әйтелә. (Ях 17:11, 21 гә аңлатмаларны кара.)

камил бердәмлектә: Яки «тулысынча бердәм». Шушы шигырьдә Гайсә камил бердәмлекне Атаның яратуы белән бәйли. Бу Кл 3:14 тә язылганнар белән туры килә; анда болай диелә: «Мәхәббәт... бердәмлекнең камил бәйләнешләре». Шулай да, бу камил бердәмлек кешенең бар үзенчәлекләре, мәсәлән шәхси сәләтләр, гадәтләр һәм вөҗдан, юк ителә дигәнне аңлатмый. Бу Гайсә шәкертләренең эшчәнлектә, ышануларда һәм тәгълиматларда бердәм булуларын аңлата (Рм 15:5, 6; 1Кр 1:10; Эф 4:3; Фп 1:27).

дөнья яратылганчы: Монда «яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Биредә ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле тормыш төргәгенә» язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8). Гайсәнең үз Атасына дога кылганда әйтелгән бу сүзләре шулай ук шуны раслый: инде борынгыдан ук, әле Адәм белән Хауваның балалары туганчы, Аллаһы үзенең бердәнбер Улын сөйгән.

мин синең исемеңне ачык билгеле иттем: Гайсәнең шәкертләре Аллаһының исемен инде белгән һәм кулланган. Алар Аллаһы исемен үз синагогаларында сакланган Еврей Язмаларының язма төргәкләрендә күргән һәм укыган. Алар аны шулай ук үзләре өйрәтүдә кулланган Септуагинтада — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсендә күргән һәм укыган. (А5 һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсә Аллаһының исемен, аны кулланып кына түгел, ә бу исемне йөрткән Шәхесне — аның ниятләрен, эшләрен һәм сыйфатларын — ачып биреп, билгеле иткән. «Ата өчен иң якын булган» шәхес буларак, Гайсә Атасын бүтән беркем дә ача алмагандай ачып бирә алган (Ях 1:18; Мт 11:27). Шулай итеп, Аллаһы «исеме» Гайсәнең беренче шәкертләре өчен әһәмиятлерәк булып киткән.

исемең: Дүрт еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының шәхси исеме. Ул гадәттә татар телендә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу исем Еврей Язмаларында — 6 979 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. (Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең кулланышы турында белер өчен, А5 кушымт. һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Чг 34:5, 6; Гс 22:1, иск. белән чагыштыр.)

мин... синең исемеңне ачтым: Монда, үзенең догасы ахырында Гайсә Ях 17:6 да язылган фикерен кабатлый. (Ях 17:6 га аңлатманы кара.) Әмма биредә башка грек фигыле гнори́зо («ачу») кулланыла. Ләкин ул һәм Ях 17:6 да кулланылган фигыль (фанеро́о, «ачык билгеле итү») охшаш фикерләрне белдерәләр. Ях 17:6 дагы фигыльне шулай ук «ачу» дип тә биреп була. Изге Язмаларда берәрсенең исемен ачу шул исемне билгеле итүне, шулай ук шул исемнең нәрсә аңлатканын, ягъни ул шәхеснең дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне, билгеле итүне үз эченә ала. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсә Аллаһының исемен, аны кулланып кына түгел, ә бу исемне йөрткән Шәхесне — аның ниятләрен, эшләрен һәм сыйфатларын — ачып биреп, билгеле иткән. Монда Гайсә һәм [исемеңне] алга таба да ачачакмын дип өсти. Шулай итеп, Аллаһы исеме Гайсәнең шәкертләре өчен әһәмиятлерәк була барачак.

Медиаматериал