Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Лүк китабына кереш сүз

  • Язучы: Лүк

  • Язылган урын: Кайсария

  • Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 56—58

  • Сурәтләнгән вакыт: б. э. к. 3 — б. э. 33

Игътибарга лаек мәгълүмат:

  • Лүк хәбәре, күрәсең, Маттай үзенең Яхшы хәбәрен язганнан соң, ә Марк үзенекен язганчы, бәян ителгән булган. Лүк үзенең Яхшы хәбәрен Паул белән Филипиядән кайтканнан соң язган булса кирәк. Алар аннан Паулның өченче миссионерлык сәяхәте тәмамлангач кайткан булган. Лүк үз хәбәрен Паул Кайсариядә төрмәдә ике ел утырганда язгандыр; ә ике елдан соң Паул кайсар алдында хөкем ителүен сораганы өчен Римга җибәрелгән булган.

  • Маттай, күрәсең, Яхшы хәбәрен башлыча яһүдләр өчен язган, Марк исә үз хәбәрен гомум алганда яһүд булмаганнар, аеруча римлылар, өчен язган булса кирәк. Әмма Лүк үзенең Яхшы хәбәрен бар кешеләр өчен бәян иткән. Аның Яхшы хәбәрендәге якынча 60 процент мәгълүмат башка Яхшы хәбәрләрдә юк. Лүк кенә Маттай, Марк һәм Яхъя искә алмаган ким дигәндә алты могҗиза турында язган (Лк 5:1—6; 7:11—15; 13:11—13; 14:1—4; 17:12—14; 22:50, 51). Шулай ук ул башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынмаган күп кенә мисаллар китергән. Лк 10:30—35; 15:11—32 һәм 16:19—31 дәге мисаллар аларның кайберсе генә.

  • Табиб буларак, Лүк авырулары аркасында интеккән кайбер кешеләрнең физик хәле турында өстәмә нечкәлекләр китергән (Лк 4:38; 5:12; Кл 4:14). Лүк югары белемле булганга, аның сүз байлыгы Яхшы хәбәрне бәян иткән башка өч язучыныкын бергә алганда зуррак булган.

  • Лүкнең исеме текстта беркайда да искә алынмаса да, Муратори кулъязмасы (як. б. э 170) бу Яхшы хәбәрне Лүкнеке дип күрсәтә. Аны бу Яхшы хәбәрнең язучысы итеп II гасыр язучылары Климент Александрийский һәм Ириней дә таныган булган.

  • Лүк унике рәсүлнең берсе булмаган һәм, бәлки, Гайсәнең үлеменнән соң гына аның шәкерте булып киткәндер. Шуңа күрә ул үз хәбәрендә язган вакыйгаларның берсен дә үзе күрмәгән. Әмма ул Паул белән, аның өченче миссионерлык сәяхәте тәмамлангач, Иерусалимга барган (Рс 21:15—17). Шуңа күрә Лүк, Аллаһының Улы үз хезмәтен башкарган җирдә булганда, Гайсә Мәсихкә кагылышлы бар нәрсәне төгәл итеп өйрәнә алган. Мәсәлән, Лүкнең Гайсә тормышындагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән күп кеше белән шәхси сөйләшергә мөмкинлеге булган. Ул аның әле исән булган шәкертләреннән һәм, бәлки, Гайсәнең әнисе Мәрьямнән күп нәрсәне сораштыргандыр. Өстәвенә, ул вакытта инде Маттайның Яхшы хәбәре булган.