Беренче тисалуникәлеләргә 2:1—20

2  Сез, кардәшләр, һичшиксез, үзегез дә беләсез: безнең сезгә килеп китүебез юкка гына булмады.+  Без Филипи́ядә газап чигеп, мыскыллауларга дучар булсак та,+ белгәнегезчә, Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып, күп кенә каршылыкларга карамастан,* сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен сөйләдек.+  Без сезне үгетләгәндә, моны ялгышканга, начарлык теләгәнгә яки алдап түгел,  ә Аллаһы безне яхшы хәбәрне вәгазьләргә яраклы дип таныганга эшлибез. Без бу хәбәрне кеше күңелен түгел, ә йөрәгебезне сынаучы Аллаһы+ күңелен табар өчен сөйлибез.  Чыннан да, белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып сөйләмәдек, бездә яшерен комсыз теләкләр дә булмады.+ Аллаһы моңа шаһит!  Без, Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән үз хакыбызга чыгымнар таләп итә алган булсак та,+ кешеләр алдында — сезнең дә, башкалар алдында да — дан алырга тырышмадык.  Киресенчә, сезнең турында бала имезүче ана сыман наз белән кайгырттык.  Сезне назлы сөйгәнгә, без сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерергә дә, хәтта үз җаннарыбызны тапшырырга да тәвәккәл* идек.+ Без сезне яратабыз бит.+  Һичшиксез, сез, кардәшләр, безнең тырышып башкарган эшебезне истә тотасыз. Без, сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләгәндә, берегез өчен дә йөк булмас өчен, көне-төне эшләдек.+ 10  Без сезнең өчен, иман итүчеләр өчен, тугры, гадел булдык, һәм тәртибебез тел тидермәслек иде. Сез үзегез дә, Аллаһы да моңа шаһит. 11  Әти кеше+ үзен балалары белән ничек тотса, без дә сезнең белән үзебезне шулай тоттык: һәрберегезне үгетләп юаттык+ һәм һәрберегезгә шаһитлек бирдек, сез моны үзегез дә яхшы беләсез. 12  Шулай итеп сез киләчәктә дә үзенең Патшалыгына керергә+ һәм үз данын+ уртаклашырга чакыручы Аллаһыга лаеклы булып яшәрсез.+ 13  Без Аллаһыга өзлексез рәхмәтләр укыйбыз,+ чөнки сез бездән Аллаһы сүзен ишеткәч, аны кеше сүзе итеп түгел, ә Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез (ул чыннан да Аллаһы сүзе бит), һәм бу сүз сезгә, иман итүчеләргә, тәэсир итеп тора. 14  Сез, кардәшләр, Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торган Яһүдиядәге Аллаһы җыелышларына охшаш булып киттегез, чөнки алар яһүдләрдән зыян күргән кебек, сез дә үз ватандашларыгыздан зыян күрдегез.+ 15  Шул яһүдләр хәтта Хуҗабыз Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр,+ безне дә эзәрлекләделәр.+ Алар Аллаһыны да сөендерми, кешеләргә файда китерүче нәрсәләргә дә каршы тора. 16  Чөнки алар безнең башка милләт кешеләре белән шул кешеләрне коткара алган сөйләшүләребезгә комачауларга тырыша.+ Шулай итеп алар күп гөнаһ кылалар. Әмма Аллаһының ачуы, ниһаять, алар өстенә төште.+ 17  Әмма сезне, кардәшләр, кыска гына вакытка калдырып (ләкин күңелләребездә саклап) китәргә туры килгәч, сезне бик нык сагындык, шуңа күрә, сезне күрер өчен, аеруча зур тырышлыклар куйдык. 18  Шул сәбәпле сезнең яныгызга киләсе килгән иде дә. Әйе, мин, Пау́л, ике тапкыр моны эшләргә тырыштым, әмма Шайтан юлга аркылы төшеп торды. 19  Хуҗабыз Гайсәнең килү чорында, аның алдында нинди өметебез, я куанычыбыз, я шатлык таҗыбыз бар? Сез түгелме?+ 20  Әйе, сез ул — безнең даныбыз һәм куанычыбыз.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «каты көрәш алып барып».
Сүзгә-сүз «бик шат».

Искәрмәләр

Медиаматериал