Икенче Яхъя 1:1—13
1 Мин, өлкән, сайланган ханымга* һәм аның балаларына язам. Мин аларны чын күңелдән яратам, һәм мин генә түгел, ә хакыйкатьне белгән һәммәбез ярата.
2 Без сезне яратабыз, чөнки хакыйкать күңелебездә һәм мәңге безнең белән булачак.
3 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм аның Улы Гайсә Мәсихтән килгән юмарт игелек, шәфкать, тынычлык һәм хакыйкать белән мәхәббәт безнең белән булсын.
4 Мин бик сөенәм, чөнки кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен беләм.+
5 Ханым, сиңа үтенеп язам: бер-берегезне яратыгыз дигән әмерне үтәп яшә (бу әмер яңа түгел, ә башлангычтан ук бирелгән әмер).+
6 Мәхәббәт — ул Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү.+ Бу сез башлангычтан ук ишеткән әмер, аны үтәп яшәгез.
7 Дөньяда күп алдакчылар пәйда булды бит,+ алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымый.+ Шулай эшләүче — алдакчы һәм Мәсих дошманы.+
8 Хезмәтебез китергән җимешләрне югалтмас өчен һәм бүләкне тулысынча алыр өчен, үзегезне күзәтегез.+
9 Мәсих тәгълиматыннан читкә китүче һәм аны тотмаучы һәркемнең Аллаһы белән бердәмлеге юк.+ Ә шул тәгълиматны тотучының Ата белән дә, Угыл белән дә бердәмлеге бар.+
10 Әгәр берәрсе сезгә килеп бу тәгълиматны алып килмәсә, аны үз өегездә кабул итмәгез+ һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез.
11 Чөнки аңа сәламләү сүзләре әйтүче кеше — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга.
12 Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма аларны хат аша түгел, ә сезгә килеп һәм йөзгә-йөз сөйләшеп җиткерәсем килә. Моңа өметләнеп калам. Бу сезгә зур куаныч китерер.
13 Сайланган апаңның балаларыннан сиңа сәлам.
Искәрмәләр
^ Бу сүз я берәр хатынны, я беренче гасырдагы берәр мәсихче җыелышны аңлатырга мөмкин.