Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Б3

Аллаһы исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр. Яхъя китабы

ЯХЪЯ 12:38а «Йәһвә... кем иман итте?»

СӘБӘП(ЛӘР): Ишагыя 53:1 дән алынган бу өзектә төп нөсхәдә еврей телендә Аллаһының исеме бер тапкыр гына, «Йәһвә кулы» дигән сүзтезмәдә генә, кулланыла. Ләкин Яхъя, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Ишагыя пәйгамбәрлегеннән өземтәне Септуагинтадан китерә. Анда грек текстында Ки́риос (Раббы) беренче сүз булып тора һәм мөрәҗәгать итү формасында кулланыла. (Римлыларга 10:16 ны кара, анда шулай ук Ишагыя 53:1 дән өземтә китерелгән.) Ишагыя пәйгамбәр үз сорауларын Аллаһыга биргән, һәм Септуагинтаның тәрҗемәчеләре, укучылар моны аңласын өчен, Аллаһы исемен шигырьнең беренче өлешенә керткәндер. Ки́риос сүзе еш кына Септуагинтаның соңрак ясалган күчермәләрендә төп нөсхәдә еврей телендә очраган тетраграмматонны алыштырыр өчен кулланылган (өземтәдәге икенче Ки́риос сүзе очрагындагы кебек). Шуңа күрә монда төп текстта Аллаһы исеме тора. (Яхъя 12:38ә кара.)

РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:

  • «The Bible Commentary», Ф. Кук, 1981 елда яңадан бастырылган. Бу хезмәттә Римлыларга 10:16 дагы Ишагыя 53:1 дән китерелгән шул ук өземтә турында комментарий бирелә. Анда бу өземтәдәге «Раббы» сүзенең беренче очравы турында болай диелә: «Монда һәм Ишаг. liii. I [53:1] грек теленә тәрҗемәләрендә өстәлгән „Раббы“ сүзе күрсәткәнчә, пәйгамбәр Йәһвәгә — бу хәбәрне җибәрүчегә мөрәҗәгать итә... Бу өстәмә шул өзекнең мәгънәсенә һәм изге Паулның аны 17 нче ш. аңлатуына туры килә».

  • «The Interpretation of St. Paul’s Epistle to the Romans», Р. Ленски. Бу хезмәттә Римлыларга 10:16 дагы Ишагыя 53:1 дән китерелгән шул ук өземтә турында әйтелә: «Паул бу өземтәдә „Раббы“ сүзен өсти, чөнки пәйгамбәр бу сорауны Яһвегә биргән».

  • «The Principles and Practice of New Testament Textual Criticism», Д. Килпатрик. Бу китапта Яхъя 12:38 дә «Κύριος [Ки́риос] = Яһве» ике мәртәбә очрый диелә.

  • «Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе ике мәртәбә баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».

  • «The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Яхъя 12:38 дә төп текстта РАББЫ сүзе ике мәртәбә баш хәрефләр белән язылган. Бу шушы сүз ике очракта да Йәһвәне аңлата икәнен күрсәтә. «Яңа Васыятьтә Аллаһының исемнәре һәм титуллары» дигән 98 нче кушымтада, 142 нче биттә Яхъя 12:38 дә ике мәртәбә «РАББЫ... Йәһвә урынына кулланылган» диелә.

  • «The Scofield Reference Bible», 1909, С. И. Скоуфилд. Бу хезмәттә Яхъя 12:38 дә беренче очраган «Раббы» сүзенә китерелгән бит читендәге язуда әйтелә: «Йәһвә. Ишаг. 53:1».

  • «NLT Study Bible», Икенче чыгарылыш, 2008. Бу тәрҗемәдә Яхъя 12:38 дә «РАББЫ» сүзе ике мәртәбә баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемә итү комитеты мондый комментарий бирә: «Без гадәттә тетраграмматонны (ЙҺВҺ) эзлекле рәвештә „РАББЫ“ дип тәрҗемә иттек. Андый... форма инглиз тәрҗемәләрендә кабул ителгән». Яңа Васыять тексты турында бу комитет болай ди: «Грек сүзе кюриос эзлекле рәвештә „Раббы“ дип тәрҗемә ителгән, әмма Яңа Васыять текстында Иске Васыятьтән туры өземтә китерелгәндә, ул баш хәрефләр белән „РАББЫ“ дип бирелгән» (курсив безнеке.— Ред.).

СЫЛТАМАЛАР: Й12, 14, 16—18, 22, 23, 34—36, 39, 46, 52, 61, 65, 66, 88, 93, 100—102, 105, 106, 114—118, 122, 130, 133, 136, 144—147, 149