Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гилад мәктәбендәге дәрес (2017 ел)

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Гилад — халыкара мәктәп

Гилад — халыкара мәктәп

1 ДЕКАБРЬ, 2020

 Һәр ел Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәгенә (Паттерсон, Нью-Йорк), Гилад мәктәбендә укыр өчен, бөтен дөньядан махсус тулы вакытлы хезмәтчеләр килә a. Бу мәктәптә алар Йәһвә оешмасындагы төрле вазифаларын яхшырак үтәргә өйрәнә. Алган белемнәре ярдәмендә алар бөтен дөнья буенча җыелышларны һәм филиалларны ныгыта.

 Гилад — чыннан да халыкара мәктәп. Мәсәлән, 2019 елда үткәрелгән 147 нче сыйныфта 29 төрле илдән 56 студент укыган. Алар арасында бәйтелчеләр, район күзәтчеләре, миссионерлар һәм махсус пионерлар булган.

 Әле уку башланганчы, зур әзерләнү эше башкарыла. Мәсәлән, Төп идарәдәге Сәяхәт итү бүлеге мәктәптә укырга чакырылганнарга билет сатып ала. 147 нче сыйныфтагы һәр чит ил укучысы Паттерсонга кадәр килә алсын өчен һәм кире кайта алсын өчен, уртача 1 075 доллар акча сарыф ителгән. Сөләйман утрауларыннан булган укучыларга Паттерсонга кадәр килер өчен — дүрт тапкыр очарга, ә өйгә кайтыр өчен өч тапкыр очарга туры килгән. Тулаем алганда, алар 35 400 дән артык километр очкан! Һәрберсенең юлына 2 300 доллар акча киткән. Очсызрак билетларны табар өчен, Сәяхәт итү бүлеге глобаль бронь системасын куллана. Билетка бронь ясалгач та, бу система очсызрак билетларны эзләвен дәвам итә. Сәяхәт итү бүлеге, билетлар сатып алыр өчен, шулай ук иганә итеп бирелгән авиамильләрне куллана.

 Күп кенә укучыларга, Кушма Штатларга керер өчен, визалар кирәк була. Шуңа күрә Төп идарәдәге Юридик бүлек аларга студент визаларын алырга булыша. Һәрбер укучы өчен визаны һәм башка документларны ясау уртача 510 долларга төшә.

 Гилад мәктәбендә укып чыккан кардәшләр җыелышларга нинди файда китерә? Хендра Гунаван Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге бер җыелышта өлкән булып хезмәт итә. Гилад мәктәбендә укып чыккан бер ирле-хатынлы пар аның җыелышына билгеләнгән булган. Хендра болай ди: «Элек җыелышыбызда гомуми пионерлар юк иде. Гилад укучылары җыелышыбызга килгәч, аларның ашкынучанлыклары башкаларга тәэсир итте, һәм күпләр пионер хезмәтен башлады. Соңрак җыелышыбыздан бер апа-кардәш хәтта Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укып чыкты!»

 Серджио Панджейтон Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге Бәйтелдә Гилад мәктәбендә укып чыккан кардәшләр белән бергә эшли. Ул болай ди: «Гилад мәктәбендә уку алар өчен генә түгел, ә безнең өчен дә фатиха булып китте. Алар шулкадәр күп белем алган! Ләкин моның белән горурланыр урынына, алар үз белемнәрен башкалар белән уртаклаша. Нәтиҗәдә, алар безне дәртләндерә, ә без башкаларны дәртләндерәбез».

 Бу мәктәп белән бәйле чыгымнар ничек каплана? Бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән ирекле иганәләр ярдәмендә. Күпләр, donate.ps8318.com сайтында күрсәтелгән ысулларны кулланып, үз ирекле иганәләрен бирә. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә! Алар шушы халыкара мәктәпкә булышлык итә.

a Гилад мәктәбе өчен программаны Теократик өйрәтү бүлеге әзерли. Бу бүлек Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының Укыту комитеты җитәкчелегендә эш итә. Гилад мәктәбендә Теократик өйрәтү бүлегеннән кардәшләр, шулай ук чакырылган укытучылар, шул исәптән Җитәкче совет әгъзалары, укыта.