Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Мәктәптәге атышлар. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Мәктәптәге атышлар. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 2022 елның 24 маенда Техас штатындагы (АКШ) зур булмаган Ювалде шәһәрендә коточкыч фаҗига булган. «Нью-Йорк таймс» хәбәр иткәнчә, «коралланган ир-ат „Робб“ башлангыч мәктәбендә 19 баланы һәм ике укытучыны атып үтергән».

 Кызганычка каршы, шундый тетрәндергеч вакыйгалар бик еш кабатлана. «Кушма Штатларда гына бу соңгы ел эчендә мәктәп территорияләрендә 249 атыш очрагы булган. Бу сан башка еллар белән чагыштырганда иң зурысы, ким дигәндә 1970 еллардан алганда»,— дип хәбәр итә «Ю-Эс-Эй тудей».

 Ни өчен шундый явыз эшләр башкарыла? Алар китергән аяныч нәтиҗәләрне ничек кичереп чыгарга? Җәбер-золым бетәчәгенә өмет бармы? Җавапны Изге Язмалардан табып була.

Ни өчен бу дөнья явызланганнан явызлана бара?

 Күп кешеләрне мондый сораулар борчый: «Ни өчен мәктәпләрдә атышалар? Ни өчен Аллаһы мондый коточкыч вакыйгаларның булуына юл куя?» «Яхшы кешеләр газап чигә. Ни өчен?» дигән мәкаләдән бу сорауларга җавапны таба аласыз.

Җәбер-золым китергән нәтиҗәләрне безгә ничек кичереп чыгарга?

  •   «Элек язылганнарның барысы да... Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

 Изге Язмалардагы принциплар безгә бу явыз дөньяның авырлыкларын кичереп чыгарга ярдәм итә ала. Моның турында күбрәк «Уяныгыз!» журналының «Придет ли конец насилию?» дип аталган чыгарылышыннан укып була.

 Әти-әниләр балаларына куркыныч яңалыкларны дөрес кабул итәргә ярдәм итүче киңәшләрне «Как просмотр новостей влияет на ребёнка?» дигән мәкаләдән таба ала.

Җәбер-золым берәр кайчан бетәрме?

  •   «Ул аларны изүдән һәм җәбер-золымнан йолып калыр» (Зәбур 72:14).

  •   «Алар үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясар. Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Микай 4:3).

 Аллаһы кеше кулыннан килмәгәнне эшләр. Аның күктәге Патшалыгы бар сугыш коралларын һәм җәбер-золымны юк итәр. Аллаһы Патшалыгының нәрсәгә ирешәчәге турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы җитәкчелегендә „тынычлык хөкем сөрер“» дигән мәкаләне укыгыз.