Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җирне кем коткарыр?

Җирне кем коткарыр?

 Күпләр кеше җиргә һәм тереклеккә китергән зыян аркасында борчыла. Кайбер экологлар әйтүенчә, кеше эшчәнлегенең әле беркайчан да тереклеккә шулкадәр зур зарар китергәне булмаган. Нәтиҗәдә, тереклекнең күп кенә төрләренә юк ителү куркынычы яный.

 Кешеләр җирне һәлак итәрме? Я алар табигать белән гармониядә яшәргә өйрәнерме?

Кешеләрнең тырышлыклары уңышка китерерме?

 Күп кенә белгечләр кешеләр җирне яклый ала һәм табигать белән гармониядә яши ала дип ышана. Кайбер тикшерүчеләр әйтүенчә, кешеләрнең тырышлыклары уңышка китерсен өчен, бер үк вакытта берничә өлкәдә үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән:

  •   Җирне, урманнарны, сазлыкларны һәм океаннарны дөресрәк кулланырга.

  •   Авыл хуҗалыгы эшләрен яңача алып барырга һәм башка энергетик ресурсларны кулланырга.

  •   Кешелек күбрәк ит белән балыкны түгел, ә үсемлек ризыкларын ашасын өчен, яңа туклану системасын оештырырга. Шулай итеп ризык азрак кирәк булыр һәм ризык калдыкларының күләме кимер.

  •   Сыйфатлы тормыш материаль әйберләрнең күп булуыннан тормый икәнен танырга.

 Сез ничек уйлыйсыз? Хөкүмәтләр, оешмалар һәм аерым кешеләр бер гомуми максат хакына берләшер дип өметләнеп буламы? Я кайбер кешеләрнең комсыз, эгоист булулары һәм киләчәк турында уйламаулары аркасында бу мөмкин түгел дип уйлыйсызмы? (2 Тимутигә 3:1—5)

Өмет өчен сәбәп

 Изге Язмалар безне планетабызның киләчәге яхшы булачак дип ышандыра. Бу китапта ни өчен кешеләр җирне үз тырышлыклары белән генә коткара алмый икәне аңлатыла. Анда шулай ук чынлыкта нәрсәне үзгәртергә кирәклеге һәм моның ничек тормышка ашачагы турында әйтелә.

 Ни өчен кешеләр җирне үз тырышлыклары белән генә коткара алмый? Йәһвә a Аллаһы җирне барлыкка китергән һәм кешеләргә аның турында кайгыртырга кушкан (Яратылыш 1:28; 2:15). Алар, Барлыкка Китерүчедән җитәкчелекне эзләп кенә һәм аның күрсәтмәләрен тыңлап кына, бу йөкләмәне уңышлы итеп үти алыр иде (Гыйбрәтле сүзләр 20:24). Кешеләр исә Йәһвәне кире каккан һәм Аллаһының җитәкчелеген исәпкә алмыйча карарлар кабул итәргә булган (Вәгазьче 7:29). Кешеләр үзләре генә җирне кайгыртырга сәләтле түгел, һәм аларның тырышлыклары, күпмедер файда китерсә дә, чын уңышка китерә алмый (Гыйбрәтле сүзләр 21:30; Ирмия 10:23).

 Чынлыкта нәрсәне үзгәртергә кирәк? Аллаһы кешеләргә җирне һәлак итәргә бирмәячәк (Ачылыш 11:18). Ул хөкүмәтләрне һәм кеше җәмгыятен үзгәртеп тормаячак, ул аларны алмаштырачак (Ачылыш 21:1). Шуңа күрә Йәһвә болай ди: «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам» (Ачылыш 21:5).

 Бу бөек үзгәрешләр ничек тормышка ашачак? Йәһвә кеше хөкүмәтләре урынына үзенең күктәге хөкүмәтен — Аллаһы Патшалыгын урнаштырачак. Бу хөкүмәтнең Патшасы — Гайсә Мәсих — бөтен җир белән идарә итәчәк (Даниял 2:44; Маттай 6:10).

 Аллаһы Патшалыгы кешеләрне Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәргә өйрәтәчәк. Кешеләр, үз Барлыкка Китерүчесенең җитәкчелеген куллана башлагач, табигать белән гармониядә яши алачак (Ишагыя 11:9). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы хөкүмәте үз гражданнарына планетабызга зыян китермичә сыйфатлы тормыш алып барырга булышачак. Ул шуны эшләячәк:

 Аллаһы Патшалыгы бар бу үзгәрешләрне якын киләчәктә башкарачак. Күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләне укыгыз.

a Йәһвә — Аллаһының исеме (Зәбур 83:18).