Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Могҗизалар чыннан да булганмы?

Могҗизалар чыннан да булганмы?

Алтынчы бүлек

Могҗизалар чыннан да булганмы?

Б. э. 31 елы. Гайсә үз шәкертләре белән Палестинаның төньягында урнашкан Наин шәһәренә бара. Алар шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән мәет күтәреп кешеләр чыга. Бер яшь кеше үлгән була. Аның әнисе тол хатын, һәм бу аның бердәнбер улы була. Хәзер бу хатын ялгыз калган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә аны бик кызгана һәм аңа: «Елама»,— ди. Шуннан соң ул, яшь кеше салынган табут янына килеп, табутка кулын тидерә, һәм күтәреп баручылар туктый. Гайсә: «Егет, сиңа әйтәм, тор!» — ди, һәм үлгән егет торып утыра да, сөйләшә башлый (Лүк 7:11—15).

1. а) Гайсә Наин шәһәре янында нинди могҗиза кылган? (Бүлеккә кереш сүзләрне дә карагыз.) б) Изге Язмалардагы могҗизалар никадәр мөһим, әмма аларга бар кешеләр дә ышанамы?

НИНДИ дулкынландыргыч очрак! Әмма ул чынмы? Күп кешеләр андый могҗизаларга ышанып бетми. Әмма могҗизалар Изге Язмаларның аерылгысыз бер өлеше булып тора. Изге Язмаларга ышану могҗизаларга ышану дигән сүз. Чыннан да, андагы хакыйкатьнең асылы бер бик мөһим могҗизага бәйле. Бу Гайсә Мәсихнең терелүе.

Ни өчен кайберәүләр ышанмый?

2, 3. Юм могҗизаларның була алмаганына нинди сәбәп китерә?

2 Сез могҗизаларга ышанасызмы? Яки сез фән зур үсеш алган безнең заманда могҗизаларга — илаһи көчләрнең булуын исбатлаучы гаҗәеп вакыйгаларга — ышану акылга сыймаслык нәрсә дип саныйсызмы? Әйе, алай дип санаучы кешеләр күп. Мәсәлән, ике гасыр элек Шотландиядә яшәгән Дейвид Юм исемле фәлсәфәче дә могҗизаларга ышанмаган. Бәлки, сез дә, могҗизаларга ышанмаганыгызны аңлатып, Юм китергән сәбәпләрне китерерсез.

3 Могҗизаларның була алмаганына Юм өч сәбәп китерә1. Беренчедән, Юм: «Могҗиза — табигать законнарын бозу ул»,— дип яза. Кешеләр борынгы заманнан бирле табигать законнарына таянып яши һәм шуны белә: бар нәрсә җиргә тартыла, кояш һәр иртә чыга, һәр кич байый; бу гомердән-гомергә шулай булачак. Табигать законнарына каршы булган бернәрсә дә һәм беркайчан да булмаячак, ди Юм. Аның уйлавы буенча, могҗизаларның була алмаганын күрсәтүче бу «дәлил» «экспериментларга нигезләнгән һәркайсы нәтиҗә кебек бик көчле».

4, 5. Могҗизаларның була алмаганын күрсәтер өчен, Юм тагын нинди ике сәбәп китерә?

4 Аның икенче сәбәбе: кешеләрне бик җиңел генә алдап була. Кайберәүләр могҗизаларга, аеруча алар дин белән бәйле булса, ышанырга тели, әмма күп кенә «могҗизалар» ялган булып чыккан. Ул китергән өченче сәбәп: могҗизалар турында, гадәттә, кешеләр белемсез булган заманнарда сөйләгәннәр. Ә кешеләрнең белемнәре арткан саен, могҗизалар саны кими барган. Шуңа күрә Юм: «Андый гадәттән тыш вакыйгалар безнең көннәрдә булмый»,— ди. Шулай итеп ул могҗизалар беркайчан да булмаган дигән нәтиҗә ясый.

5 Безнең көннәрдә дә күпләр, могҗизаларның була алмаганын күрсәтер өчен, моңа охшаш сәбәпләр китерә. Шуңа күрә, әйдәгез, Юм китергән сәбәпләрне карап чыгыйк.

Алар табигать законнарына каршымы?

6. Ни өчен «могҗиза — табигать законнарын бозу ул», шуңа күрә ул була алмый дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас иде?

6 Беренчедән, «могҗиза — табигать законнарын бозу ул», шуңа күрә ул була алмый дигән сүзләргә игътибар итик. Бер караганда, бу сүзләр дөрес кебек күренә, әмма аларны җентекләбрәк карап чыгыйк. Гадәттә, могҗиза дип табигать законнары белән аңлатып булмаган хәлне атыйлар *. Кеше андый хәлне бер дә көтми, шуңа күрә, аны күргәч, ул бу хәлнең илаһи көч тарафыннан булдырылганына бер дә шикләнми. Димәк, бу абзац башындагы сүзләрнең мәгънәсе мондый булып чыга: «Могҗизалар илаһи көч ярдәмендә булдырыла, шуңа күрә алар була алмый!» Андый нәтиҗәгә килер алдыннан, әйдәгез, кайбер фактларга игътибар итик.

7, 8. а) Табигать законнары турында әйткәндә, галимнәр нәрсә мөмкин, ә нәрсә мөмкин түгел икәненә үз карашларын ничек үзгәрткән? б) Аллаһыга ышансак, без аның табигый булмаган нәрсәләрне булдыра алуына ышанырга тиешме?

7 Дейвид Юм табигатьтәге законнар бар җирдә һәм һәркайсы вакытта үтәлергә тиеш дип басым ясаса да, безнең көннәрдәге белемле кешеләрнең күбесе моның белән ризалашмас иде. Галимнәр безгә инде билгеле булган озынлык, киңлек һәм биеклек кебек үлчәнешләрдән тыш Галәмдә башка төрле үлчәнешләр бар дип фаразлый. Аларның теориясе буенча, Галәмдәге гаять зур йолдызлар, аларның тыгызлыгы кысылу аркасында чиксез үскәнгә, кара упкыннар булып китәләр; һәм алар тирәсендәге пространство шулкадәр нык үзгәрә ки, хәтта анда вакыт туктый3. Хәзер галимнәр вакытның алга түгел, ә билгеле шартларда инде артка чигенә алуы турында уйланалар!4

8 Кембридж университетының математика профессоры Стивен Хокинг галәмнең барлыкка килүе турында болай дигән: «Пространство һәм вакыт турындагы теория буенча... галәм тыгызлыгы чиксез булган бер ноктадан башланырга тиеш. Анда вакыт барышы һәм пространство үзгәрә. Андый шартларда безгә билгеле булган бар физик законнар бозылыр иде»5. Шулай итеп, бүгенге галимнәр, берәр нәрсә табигать законнарын бозса, ул була алмый дигән фикер белән ризалашмый. Табигый булмаган шартларда табигый булмаган хәлләрнең булуы ихтимал. Әлбәттә, әгәр без Чиксез кодрәтле Аллаһыга ышансак, без шуның белән ризалашырбыз: аның, үз ниятен үтәр өчен, табигый булмаган нәрсәләрне, ягъни могҗизаларны, башкарырга көче җитәрлек (Чыгыш 15:6—10; Ишагыйя 40:13, 15).

Ялган могҗизалар

9. Кайбер могҗизалар ялган дип әйтү дөресме? Аңлатыгыз.

9 Ялган могҗизалар бар. Моны һәр кеше белә. Мәсәлән, кайберәүләр авырган кешене иман белән дәвалый алалар дип әйтә. Уильям Нолан исемле бер доктор андый дәвалауларны тикшерергә булган. Ул Америка Кушма Штатларында иман белән дәвалый торган күп санлы кешеләрнең һәм Азиядәге хирург-экстрасенсларның дәвалау ысулларын тикшереп чыккан. Ул нәрсә ачыклаган? Бар бу дәвалаулар ялган булган6.

10. Кайбер могҗизалар ялган булса да, бу бар могҗизалар да ялган дигәнне аңлатамы?

10 Андый ялган могҗизалар чын могҗизалар беркайчан да булмаган дигәнне аңлатамы? Юк. Кайвакыт ялган акчалар турында хәбәр тарала, әмма бу бар акчалар да ялган дигәнне аңлатмый әле. Кайбер кешеләр, ялган табибларга мөрәҗәгать итеп, күп акча сарыф итә, әмма бу бар табиб та ялган дигән сүз түгел әле. Рәссамнарның кайберләре атаклы остазларның рәсемнәренә охшатып ялган копияләр ясый, әмма бу бар рәсемнәр дә ялган дигәнне аңлатмый әле. Нәкъ шулай ук, кайбер могҗизалар ялган булса да, бу чын могҗизалар беркайчан да булмаган дигән сүз түгел әле.

Могҗизалар «безнең көннәрдә булмый»

11. Юм могҗизаларның була алмаганына нинди өченче сәбәп китергән?

11 Дейвид Юм могҗизаларның була алмаганына өченче сәбәп китереп: «Андый гадәттән тыш вакыйгалар безнең көннәрдә булмый»,— дигән. Юмның могҗизаларны күргәне булмаганга, ул аларның була алуына ышанырга теләмәгән. Әмма андый фикер йөртү дөрес түгел. Чөнки «гадәттән тыш вакыйгалар» әле Юм туганчы булган, ә ул яшәгәндә, алар инде кабатланмаган. Сүз нинди вакыйгалар турында бара?

12. Үткәндә безгә билгеле законнар ярдәмендә аңлатып булмый торган нинди гаҗәеп вакыйгалар булган?

12 Мәсәлән, мондый вакыйгалар: җирдәге тормышның барлыкка килүе, тереклекнең кайбер төрләренә акыл бирелүе һәм, ахыр чиктә, уйланырга, хыялланырга, яратырга сәләтле һәм вөҗданга ия кешенең барлыкка килүе. Бер галим дә бу вакыйгаларны безгә билгеле булган табигатьтәге законнарга нигезләнеп аңлата алмый. Шулай да, аларның булганына безнең тере дәлилләребез бар.

13, 14. Юм өчен бүгенге нинди гадәти әйберләр могҗиза булып күренер иде?

13 Әмма Юм көннәреннән соң да «гадәттән тыш вакыйгалар» булган. Әйтик, безнең, Юм яшәгән көннәргә күчеп, аңа бүгенге дөнья турында сөйләргә мөмкинлегебез бар, ди. Һәм без аңа Гамбургтагы бер кеше меңләгән километр ераклыкта, Токиода, яшәгән берәү белән кычкырмыйча сөйләшкәнен аңлатырга тырышабыз; Испаниядә үтә торган футбол матчын җир йөзендә яшәгән бар кеше күзәтеп тора ала дип сөйлибез; ә Юм көннәрендәге океан корабльләреннән күпкә зуррак «корабль» 500 кешене алып һавага күтәрелә дә, берничә сәгать эчендә меңләгән километр үтә дип аңлатабыз. Ул нәрсә дип әйтер иде? «Бу мөмкин түгел! Андый гадәттән тыш вакыйгалар безнең көннәрдә булмый!»

14 Ә безнең көннәрдә була. Ни өчен? Чөнки кеше, Юмга әле билгеле булмаган законнарны кулланып, телефон, телевизор һәм самолет ясарга өйрәнгән. Шуңа күрә Аллаһы да үткәндә, кешеләргә әле дә билгеле булмаган законнарны кулланып, безгә могҗиза булып күренгән эшләрне башкара алган.

Могҗизалар чыннан да булганмы?

15, 16. Әгәр могҗизалар чыннан да булган икән, моны белер өчен нинди бердәнбер юл бар? Мисал китерегез.

15 Әлбәттә, Аллаһы могҗизаларны башкара алган. Әмма бу алар чыннан да булган дигәнне аңлатмый әле. Аллаһы борынгы заманда үз хезмәтчеләре аша могҗизалар булдырганмы? Безнең заманда моны ничек белеп була? Моңа нинди дәлилләр бар? Әйтик, бер кеше, үз кабиләсе белән гомере буе джунглида яшәгәннән соң, зур бер шәһәргә китә. Кире әйләнеп кайткач, шәһәрдә күргән «могҗизаларны» ул ничек аңлатып бирер? Ул машинаның ничек йөргәнен дә, ни өчен радиодан тавыш яңгыраганын да аңлатып бирә алмас. Ул шулай ук, компьютер чыннан да бар икәнен күрсәтер өчен, аны җыеп бирә дә алмас. Ул күргәннәре турында сөйли генә алыр.

16 Без дә андый кешегә охшаш. Әгәр Аллаһы чыннан да могҗизалар башкарган икән, без моны бу могҗизаларны күргән кешеләрдән генә белә алабыз. Әмма алар могҗизаларның ничек булганын да аңлата алмый, аларны башкарып күрсәтә дә алмый. Алар күргәннәрен сөйләп кенә бирә ала. Әлбәттә, алар алданырга, я моның турында күпертеп һәм үзгәртеп сөйләргә мөмкин. Һәм аларның хәбәрләренә ышаныр өчен, безгә бу кешеләрнең ышанычка лаек, яхшы сыйфатлы һәм эчкерсез булуларына ышанырга кирәк.

Гайсә пәйгамбәрнең терелүе

17. а) Изге Язмаларда нинди могҗиза турында иң күп шаһитлек бирелгән? б) Гайсә үлеме алдыннан нинди вакыйгалар булган?

17 Изге Язмаларда әйтелгән бер могҗиза турында иң күп шаһитлек бирелгән. Бу Гайсә пәйгамбәрнең терелүе. Әйдәгез, бу могҗизага игътибар итик. Гайсәне яһүдләр календаре буенча 14 нисан кичендә (безнеңчә, пәнҗешәмбе төнлә) кулга алалар *. Аннан соң аны яһүдләрнең җитәкчеләре янына алып баралар, һәм тегеләре аны көфер сүзләр әйтүдә гаепләп, үлемгә хөкем итә. Шуннан соң аны Рим идарәчесе Понти Пилат янына китерәләр. Пилат, яһүд җитәкчеләренең басымына бирешеп, Гайсәне үлемгә тапшыра. Җомга көнне, төштән соң (әле дә 14 нисан), Гайсәне баганага кадаклап куялар, һәм ул берничә сәгатьтән соң үлә (Марк 14:43—65; 15:1—39).

18. Изге Язмалар буенча, Гайсәнең терелүе турындагы хәбәр ничек тарала башлаган?

18 Гайсәнең үле булуын тикшерер өчен, бер Рим гаскәрие аны сөңге белән чәнчи. Шуннан соң Гайсә тәнен алып яңа кабергә салалар. Икенче көн, ягъни 15 нисан (җомга/шимбә), яһүдләрнең шимбә көне *. Әмма 16 нисан (якшәмбе иртән) кайбер шәкертләр кабер янына барып аның буш булганын күрәләр. Тиздән терелгән Гайсәне күргәннәр дигән хәбәр тарала. Башта моңа беркем дә ышанмый. Бүген дә моңа беркем дә ышанмас иде. Хәтта рәсүлләр дә моңа ышанмаганнар. Әмма терелгән Гайсәне күргәч, алар аның үледән терелгәненә ышана башлаганнар (Яхъя 19:31—20:29; Лүк 24:11).

Буш кабер

19—21. а) Юстин сүзләре буенча, мәсихчеләр Гайсәнең терелгәне турында вәгазьләп йөргәндә, яһүдләр моңа ничек каршы чыккан? б) Гайсәнең кабере турында бер дә шикләнмичә нәрсә әйтеп була?

19 Гайсә терелтелгән булганмы яки моның барысын уйлап кына чыгарганнармы? Ул көннәрдә кешеләрдә: «Гайсә тәне әле дә кабердәме?» — дигән сорау тугандыр. Әгәр Гайсә шәкертләренең дошманнары аның терелмәгәненә дәлил итеп тәне әле дә кабердә ята дисәләр, бу шәкертләр өчен бик зур киртә булыр иде; әмма бер чыганакта да дошманнар андый сүзләр әйткән дип әйтелми. Киресенчә, Изге Язмалар буенча, бу дошманнар, каберне сакларга тиешле гаскәриләргә акча биреп: «Без йоклаган вакытта Аның шәкертләре, төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр»,— дигән сүзләр әйтергә кушканнар (Маттай 28:11—13). Яһүд җитәкчеләренең шулай эшләгәненә дәлилләр Изге Язмалардан тыш бүтән чыганакларда да бар.

20 Гайсә үлеменнән соң якынча йөз ел үткәч, Юстин Җәфаланучы үзенең бер хезмәтендә болай дип язган: «Сез [яһүдләр] бөтен дөнья буенча сайланган кешеләрне һәм руханиларны мондый хәбәр белән җибәрдегез: Гәлиләядән килгән бер алдакчыдан, без үтергән Гайсәдән, көфер һәм законга каршы ересь таралды; әмма аның шәкертләре ул салынган кабердән аны төнлә урлап киттеләр» («Dialogue With Trypho»)7.

21 Юстин бу сүзләрне, мәсихчеләр динен яһүдләр диненнән яклар өчен, Трифон исемле яһүдкә атап язган. Шуңа күрә яһүдләр мәсихчеләрне Гайсәнең тәнен кабердән урлауда гаепләмәсә — бу хәл чынында булмаса — Юстин моны әйтеп тормас иде. Чөнки ул булмаганны сөйләп торса, аны шунда ук ялганда гаепләрләр иде. Яһүдләр андый хәбәр белән кешеләрне чыннан да җибәргән, шуңа күрә Юстин моның турында язган. Ә яһүдләр моны б. э. 33 елының 16 нисанында кабер буш булганга гына һәм Гайсәнең тәне кабердә булмаганга гына эшләгән. Чөнки тән кабердә булса, бу Гайсәнең терелтелмәгәненә дәлил булыр иде, ә кабер буш булган. Ни өчен? Тәнне шәкертләр урлаганнармы? Я могҗиза булганмы, һәм, Гайсәнең чыннан да терелтелгәненә дәлил булып, тән кабердән юкка чыкканмы?

Табиб Лүк ясаган нәтиҗә

22, 23. Беренче гасырда Гайсә терелүенә кагылышлы дәлилләрне тикшергән нинди белемле кеше яшәгән, һәм ул бу дәлилләрне кайдан алган?

22 Беренче гасырда яшәгән бер белемле кеше, табиб Лүк, бу дәлилләрне җентекләп карап чыккан (Көлессәйлеләргә 4:14). Ул Изге Язмаларның ике китабын язган: берсе Гайсәнең хезмәте турында әйтелгән Яхшы хәбәр, ә икенчесе Рәсүлләрнең эшләре. Бу китапларның икенчесендә Гайсә үлеменнән соң мәсихчеләр диненең еллар дәвамында таралуы турында тарих язылган.

23 Лүк Яхшы хәбәр китабы башында күп кенә дәлилләр китерә. Алар безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган, әмма Лүк көннәрендә әле булган. Мәсәлән, ул Гайсә тормышы турында язылган документларны, шулай ук Гайсә тормышына шаһит булган, үлемен һәм терелгәнен күргән кешеләрне искә ала. Шуннан соң ул: «Мин... башыннан ук барысын да җентекләп тикшердем»,— дип яза (Лүк 1:1—3). Күрәсең, Лүк бу эшне тырышып башкарган. Ул яхшы тарихчы булганмы?

24, 25. Лүкнең тарихчы булуы турында күпләр нәрсә әйткән?

24 Күпләр Лүкне яхшы тарихчы дип саный. Уильям Рамзи 1913 елда үзенең бер чыгышында Лүк язган китапларның тарихи булулары турында болай дип әйткән: «Лүк — иң яхшы тарихчыларның берсе; ул фактларны да дөрес китерә, һәм аның чын тарихи сизгерлеге дә бар»8. Аның сүзләре белән башка белгечләр дә ризалаша. Бер китапта Лүккә багышланган томнарның кереш сүзләрендә болай дип әйтелә: «Лүк (төгәл) тарихчы да, теолог та булган» («The Living Word Commentary»).

25 Еврей Язмаларын өйрәнгән һәм грек теле белгече Төньяк Ирландиядәге Дейвид Гудинг исемле элекке профессор сүзләренә игътибар итик: «[Лүк, борынгы заман тарихчылары арасында иң хөрмәт ителгән] Фукидидтан һәм Еврей Язмаларының тарихчыларыннан үрнәк алып, чыганакларны тикшергән, материал сайлаган һәм аны урнаштырган. Бу яктан ул зур тырышлыклар куйган. [...] Фукидид андый эшләрне мавыгып алып барган һәм тарихи төгәллек саклаган. Лүк тә, һичшиксез, аңардан калышмаган».

26. а) Лүк Гайсәнең терелүе турында нинди нәтиҗә ясаган? б) Гайсәнең терелүенә Лүкнең иманын, күрәсең, нәрсә ныгыткан?

26 Гайсә каберенең 16 нисанда буш булуы турында Лүк нинди нәтиҗә ясаган? Бу белгеч үзенең Яхшы хәбәрендә һәм Рәсүлләр китабында Гайсә үледән терелтелгән булган дип язган (Лүк 24:1—52; Рәсүлләр 1:3). Аның моңа бер шиге дә булмаган, һәм аның үз күзләре белән күргәннәре бу могҗизага иманын ныгыткандыр. Лүк Гайсәнең терелүенә шаһит булганмы? Моны төгәл әйтеп булмый. Шулай да ул рәсүл Паул эшләгән могҗизаларны үз күзләре белән күреп язып куйган (Рәсүлләр 14:8—10; 20:7—12; 28:8, 9).

Алар терелтелгән Гайсәне күргәннәр

27. Терелтелгән Гайсәне күргәннәре турында кемнәр сөйләгән?

27 Яхшы хәбәрне бәян иткән кешеләрнең икесе Гайсәне белгән, аның үлеменә шаһит булган һәм аны терелтелгәннән соң күргән. Алар моның турында үзләре язган. Аларның берсе үткәндә салым җыючы Маттай, ә икенчесе Гайсәнең яраткан шәкерте Яхъя булган. Изге Язмаларны язуда катнашкан рәсүл Паул да терелтелгән Мәсихне күргәне турында сөйләгән. Ул шулай ук терелтелгән Гайсәне күргән башка кешеләрнең дә исемнәрен китергән һәм Гайсә «бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде» дип язган (1 Көринтлеләргә 15:3—8).

28. Гайсәнең терелтелүе Петергә ничек тәэсир иткән?

28 Паул искә алган андый шаһитләрнең берсе Гайсәне балачактан ук белүче һәм аның бер анадан туган энесе Ягъкуб булган. Икенчесе — рәсүл Петер; тарихчы Лүк язганча, Гайсәнең үлеменнән соң берничә атна үткәч, Петер терелтелгән Гайсә турында курыкмыйча шаһитлек биргән (Рәсүлләр 2:23, 24). Петер үзе ике хат язган, һәм аларның берсендә ул Гайсәнең терелтелүенә иман итүе турында болай дигән: «Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысына һәм Атасына дан! Ул Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтү аша безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде» (1 Петер 1:3). Күп еллар үтсә дә, бу иман аны дәртләндереп торган.

29. Гайсәнең терелгәненә шаһит булган кешеләр белән сөйләшергә мөмкинлегебез булмаса да, безнең аның терелгәненә нинди көчле дәлилебез бар?

29 Кайбер кешеләр Гайсәне үлеменнән соң күргән һәм аның белән аралашкан. Лүкнең бу кешеләр белән сөйләшергә мөмкинлеге булган, ә безнең бу кешеләрнең язган сүзләрен укырга мөмкинлегебез бар. Бу кешеләрне алдамаганнармы? Ә, бәлки, алар безне алдарга тырышкандыр? Алар чыннан да терелтелгән Гайсәне күргәнме? Без моны үзебез тикшереп чыга алабыз. Дөресен генә әйткәндә, аларны берничек тә алдап булмаган. Аларның кайберләре Гайсәнең үлеменә кадәр аның якын дуслары булып калганнар, ә кайберләре аның җәфалану баганасындагы үлеменә шаһит булганнар. Алар гаскәринең Гайсәнең кабыргасына сөңге белән чәнчегәнен һәм аннан кан белән су агып чыкканын күргәннәр. Бу гаскәри дә, алар үзләре дә аның үле булуын үз күзләре белән күреп торган. Соңрак алар терелтелгән Гайсәне күргәннәре һәм аның белән сөйләшкәннәре турында сөйләгән. Юк, аларны беркем дә алдый алмаган. Ә, бәлки, алар Гайсә терелгән дип безне алдарга тырышкандыр? (Яхъя 19:32—35; 21:4, 15—24).

30. Ни өчен терелгән Гайсәне күргән шаһитләргә ышанып була?

30 Моңа җавап бирер өчен, безгә үз-үзебезгә мондый сорау бирергә кирәк: «Алар әйткән сүзләренә үзләре ышанганмы соң?» Һичшиксез, ышанган! Гайсә терелүенә шаһит булган аның шәкертләре һәм башка мәсихчеләр үз иманнарының нигезе дип Гайсәнең терелүен санаган. Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була. [...] Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз — буш» (1 Көринтлеләргә 15:14, 17). Терелтелгән Мәсихне күрдем дип ялганлаган кеше андый сүзләр әйтеп торыр идеме?

31, 32. Беренче мәсихчеләр фидакарьлек рухы ничек күрсәткәннәр, һәм бу Гайсәнең терелүе турында хәбәр хак икәнен ничек күрсәтә?

31 Ул көннәрдә мәсихче булу дан да, хакимлек тә, байлык та китермәгән. Күп мәсихчеләр иманнары аркасында хәтта милкеләреннән мәхрүм ителгәннәр һәм моны шатлык белән кабул иткәннәр (Еврейләргә 10:34). Мәсихче булу бу фидакарь тормыш алып бару һәм, күп кенә очракларда, хурлыклы, җәфалы үлемгә китерүче эзәрлекләүләргә дучар булу дигәнне аңлаткан.

32 Кайбер мәсихчеләр, рәсүл Яхъя кебек, чыгышлары буенча бай гаиләләрдән булганнар. Яхъяның әтисе, күрәсең, Гәлиләядә балык белән уңышлы гына сәүдә иткән. Күпләр, Паул кебек, дәрәҗәле урыннарга ирешә алырлар иде. Паул, мәсихче булып киткәндә, атаклы укытучы Гәмәлиилнең шәкерте булган һәм яһүд идарәчеләре арасында таныла башлаган (Рәсүлләр 9:1, 2; 22:3; Гәләтиялеләргә 1:14). Шулай да, бу мәсихчеләр дөнья тәкъдим иткән бар нәрсәдән баш тартканнар. Алар моны Гайсәнең үледән терелгәненә нигезләнгән хәбәр хакына эшләгән (Көлессәйлеләргә 1:23, 28). Алар бу хәбәрнең ялганга нигезләнгәнен белә торып, үзләрен андый газапларга дучар итәрләр идеме? Юк, итмәс иделәр. Алар андый газапларга һәм үлемгә әзер булганнар, чөнки хәбәрләренең хакыйкатькә нигезләнгәнен белгәннәр.

Могҗизалар чыннан да була

33, 34. Терелтү чыннан да булганга, Изге Язмалардагы башка могҗизалар турында нәрсә әйтеп була?

33 Әйе, бу вакыйганы үз күзләре белән күргән кешеләрнең дәлилләре ышанычка лаек. Гайсә б. э. 33 елының 16 нисан көнендә чыннан да терелтелгән булган. Шуңа күрә Изге Язмаларда әйтелгән башка бар могҗизалар да булган, чөнки аларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең ышанычлы шаһитлекләре сакланган. Гайсәне үлемнән терелткән Көч аңа Наиндагы тол хатынның үлгән улын терелтергә булышкан. Ул аңа шулай ук кечерәк, әмма шундый ук гаҗәеп, сәламәтләндерү могҗизаларын башкарырга ярдәм иткән. Шул көч Гайсәгә күпсанлы кешеләрне тукландырырга һәм су өстеннән йөрергә булышкан (Лүк 7:11—15; Маттай 11:4—6; 14:14—21, 23—31).

34 Шулай итеп, Изге Язмаларда могҗизалар турында әйтелсә дә, бу андагы хәбәргә ышанмас өчен сәбәп түгел. Киресенчә, Изге Язмалар язылган чорда булган могҗизалар бу китап чыннан да Аллаһы Сүзе икәнен исбатлый. Әмма Изге Язмаларны тагын бер яктан гаеплиләр. Күпләр бу китапта каршылыклар бар, шуңа күрә ул Аллаһы Сүзе була алмый дип әйтә. Бу китапта каршылыклар бармы?

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Изге Язмаларда әйтелгән кайбер могҗизалар җир тетрәү һәм җир ярылу кебек табигатьтәге хәлләр белән бәйле булганга, без «гадәттә» дигән сүзне кулландык. Әмма бу хәлләр дә нәкъ кирәкле вакытта булганнар, һәм алар белән Аллаһы җитәкчелек иткәне ачык күренеп торган. Шуңа күрә алар могҗиза булып кала (Ешуа 3:15, 16; 6:20).

^ 17 абз. Яһүдләрнең көннәре кичке алтыларда башланган һәм икенче көннең кичке алтыларында тәмамланган.

^ 18 абз. Муса Кануны буенча, яһүдләр шимбә көнне эшләмәскә тиеш булган, ул көнне алар ял иткәннәр һәм Аллаһыга гыйбадәт кылганнар.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[Тексттан алынган өзек. 81 нче бит]

Дошманнар Гайсәнең тәнен аның шәкертләре урлаган дигән. Алайса, ни өчен мәсихчеләр Гайсәнең терелтелүенә нигезләнгән иманнары хакына үләргә әзер булганнар?

[85 нче биттәге рамка]

Ни өчен бүген могҗизалар булмый?

Кайвакыт: «Ни өчен безнең көннәрдә Изге Язмаларда әйтелгән могҗизалар булмый?» — дигән сорау туа. Моңа берничә сәбәп бар. Ул көннәрдә могҗизаларның билгеле максатлары булган, ә бүген Аллаһы безнең иман буенча яшәвебезне тели (Аввакум 2:2—4; Еврейләргә 10:37—39).

Муса көннәрендәге могҗизалар аның Аллаһы тарафыннан билгеләнгәнен исбат иткән. Алар Муса — Йәһвә вәкиле, Канун килешүе — Аллаһыдан һәм Исраил — Аллаһының сайланган халкы икәнен күрсәткән (Чыгыш 4:1—9, 30, 31; Канун 4:33, 34).

Беренче гасырдагы могҗизалар шуны раслаган: Гайсәне Аллаһы билгеләгән, һәм мәсихче җыелышны Аллаһы урнаштырган. Алар Гайсә — бу вәгъдә ителгән Мәсих, аның үлеменнән соң Аллаһының махсус халкы — мәсихчеләр җыелышы һәм Муса Кануны гамәлдән чыккан икәнен күрсәткән (Рәсүлләр 19:11—20; Еврейләргә 2:3, 4).

Рәсүлләрнең үлеменнән соң могҗизалар башка инде булмаган. Рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Пәйгамбәрлек итүләр тукталыр, телләр тынар һәм белем юкка чыгар... Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит. Ә камил нәрсә килгәч, өлешчә генә булган нәрсә югалачак» (1 Көринтлеләргә 13:8—10).

Бүген безнең Изге Язмаларның тулы китабы бар, һәм анда Аллаһының ачышлары һәм киңәшләре бирелгән. Без пәйгамбәрлекләрнең үтәлгәнен күрәбез һәм Аллаһы ниятен аңлыйбыз. Шуңа күрә могҗизалар башка кирәк түгел. Шулай да, Аллаһының могҗизалар булдырган рухы әле дә бар, һәм ул Аллаһының көчен күрсәтүче эшләр башкара. Без моның турында чираттагы бүлекләрнең берсеннән белербез.

[75 нче биттәге иллюстрация]

Күпләр табигать законнарының үзгәрешсез булуы, әйтик кояшның һәр көн чыгуы, могҗизаларның була алмаганын исбатлый дип саный

[77 нче биттәге иллюстрация]

Җирне тереклек өчен йорт итеп барлыкка китерү кабатланмас «гадәттән тыш вакыйга» булган

[78 нче биттәге иллюстрацияләр]

Бүгенге фән ярдәмендә мөмкин булган могҗизаларны 200 ел элек яшәгән кешегә ничек аңлатыр идегез?