Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

44 БҮЛЕК

Аллаһыны яратучы кешеләр белән дуслаш

Аллаһыны яратучы кешеләр белән дуслаш

БЕРГӘ аралашырга һәм вакыт уздырырга яраткан кешеләрне дуслар дип атыйлар. Ләкин дусларны дөрес сайлый белү мөһим. Син ничек уйлыйсың, безнең иң яхшы дустыбыз кем? ~ Әйе, Йәһвә Аллаһы.

Без чыннан да Аллаһының дусты була алабызмы? ~ Изге Язмаларда күп еллар элек яшәгән Ибраһим исемле бер кеше «Йәһвәнең дусты» булган дип әйтелә (Ягъкуб 2:23). Беләсеңме, ни өчен ул Йәһвәнең дусты булган? ~ Ул Аллаһыга тыңлаучан булган. Ул хәтта Аллаһы кушканны үтәргә авыр булган чакта да тыңлаучан булган. Димәк, Йәһвәнең дусты булыр өчен, безгә, Ибраһим һәм Бөек Остаз кебек, Аллаһыны сөендергән эшләр эшләргә кирәк (Яратылыш 22:1—14; Яхъя 8:28, 29; Еврейләргә 11:8, 17—19).

Ни өчен Ибраһим «Йәһвәнең дусты» дип аталган?

Гайсә үзенең рәсүлләренә: «Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым»,— дигән (Яхъя 15:14). Гайсәнең бар өйрәтүләре Йәһвәдән булган. Шуңа күрә ул, дусларым дип әйткәндә, Аллаһыга тыңлаучан булган кешеләрне күздә тоткан. Әйе, Гайсәнең бар дуслары Йәһвәне яраткан.

Бөек Остазның иң якын дуслары аның рәсүлләре булган. Аларны бу китапның 75 нче битендә күреп була. Рәсүлләр Гайсә белән бергә йөргән һәм аңа вәгазь эшендә булышкан. Күпчелек вакытын Гайсә алар белән үткәргән. Алар бергә ашаган, Аллаһы турында сөйләшкән һәм төрле эшләр белән шөгыльләнгән. Әмма Гайсәнең башка күп дуслары да булган. Ул алар белән еш кына аралашкан, һәм алар бергәләп күңел ачкан.

Шундый бер гаилә Иерусалим янындагы Битания авылында яшәгән. Син аларны хәтерлисеңме? ~ Бу Мәрьям, Марта һәм аларның энесе Лазар. Гайсә Лазарны үзенең дусты дип атаган (Яхъя 11:1, 5, 11). Гайсә бу гаиләне яраткан һәм аңа аларда кунакта булу ошаган, чөнки алар Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән.

Ни өчен Гайсә Иерусалимга барганда еш кына шушы гаиләдә тукталган? Аларның исемнәрен беләсеңме?

Әмма Гайсә Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләргә дә игелекле булган. Ул хәтта аларның өйләренә барган һәм алар белән бергә ашаган. Моның аркасында кайберәүләр хәтта Гайсәне «салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты» дип атаган (Маттай 11:19). Гайсә андый кешеләрнең өйләренә барса да, аларның тәртипләрен хупламаган. Ул аларга Йәһвә турында сөйләр өчен барган. Гайсә аларга үзгәреп, Аллаһының хезмәтчесе булып китәргә булышкан.

Ни өчен Заккай агачка менгән?

Бер көнне Гайсә Иерусалимга барырга булган. Әрихә шәһәре аша үтеп барганда, бер хәл булган. Анда бик күп халык җыелган, һәм халык арасында Заккай исемле бер кеше булган. Ул Гайсәне бик күрергә теләгән. Ләкин кыска буйлы булганга ул халык арасыннан Гайсәне күрә алмаган. Шуңа күрә Заккай алга йөгереп чыгып, Гайсә үтеп барганда аны якыннан күрер өчен, бер агачка менеп утырган.

Агач янына килеп җиткәч, Гайсә өскә карап: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— дигән. Заккай башкаларны алдап баеган кеше буларак билгеле булган. Ни өчен Гайсә шундый кешенең өенә барырга теләгән? ~

Заккайның яшәү рәвешен хуплаганга түгел, юк. Гайсә аның белән Аллаһы турында сөйләшергә теләгән. Ул бу кешенең үзен күрер өчен куйган тырышлыкларын күреп алган. Шуңа күрә Гайсә, Заккай Аллаһы турында тыңлар, дип өметләнгән. Аның белән Аллаһы таләпләре турында сөйләшер өчен бу яхшы мөмкинлек булган.

Ни өчен Гайсә Заккайга барган, һәм Заккай нинди вәгъдә биргән?

Нәтиҗәдә нәрсә булган? ~ Заккайга Гайсәнең өйрәтүләре ошаган. Кешеләрне алдаганына ул бик үкенгән һәм ялган юл белән алган акчаны кайтарырга вәгъдә иткән. Соңрак ул Гайсәнең шәкерте булып киткән. Шуннан соң гына Гайсә белән Заккай дуслар булып киткәннәр (Лүк 19:1—10).

Бөек Остаздан үрнәк алсак, без дусларыбыз булмаган кешеләр янына барырбызмы? ~ Әйе, барырбыз. Ләкин бу аларның яшәү рәвешен хуплаганыбызны аңлатмый. Без алар белән начар эшләрдә катнашмаячакбыз. Алар янына без Аллаһы турында сөйләр өчен барырбыз.

Әмма якын дуслар белән без вакыт үткәрергә яратабыз. Аллаһы хуплаган кеше генә яхшы дус була ала. Кайберәүләр хәтта Йәһвәнең кем икәнлеген дә белми. Ләкин алар аның турында белергә теләсәләр, без аларга булышырбыз. Һәм алар Йәһвәне безнең кебек ярата башласа, без алар белән дуслаша алырбыз.

Кеше яхшы дус булырмы, юкмы икәнен тагын ничек билгеләп була? Аның нинди эшләр эшләгәнен күзәтеп. Ул башкаларга начарлык эшләп, соңыннан алардан көләме? Алай эшләү дөрес түгел, шулай бит? ~ Ул гел ниндидер бәлагә эләгеп торамы? Без аның белән бергә бәлагә эләгергә теләмибез, әйеме? ~ Яисә ул белә торып начарлык эшләп, бер дә тотылмаганга үзен акыллы дип саныймы? Ул тотылмаса да, Аллаһы аның нәрсә эшләгәнен күреп тора, шулай бит? ~ Синеңчә, андый кешеләр безгә яхшы дус була аламы? ~

Әйдә, Изге Язмалардан дуслар тормышыбызга ничек тәэсир итә алганын белик. 1 нче Көринтлеләргә 15 нче бүлекнең 33 нче шигырен укыйк. Таптыңмы? ~ Анда болай диелә: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза». Димәк, начар кешеләр белән аралашсак, үзебез дә начар булып китәргә мөмкин. Һәм киресенчә, яхшы дуслар белән аралашу яхшы гадәтләр үстерергә булыша.

Әйдә, тормышыбызда Йәһвәнең иң мөһим Шәхес икәнен беркайчан да онытмыйк. Без аның белән дуслыгыбызны югалтырга бер дә теләмибез, шулай бит? ~ Шуңа күрә без Аллаһыны яраткан кешеләр белән генә дус булырга тиеш.

Яхшы дуслар сайлау мөһим икәнлеге турында мондый шигырьләрдән укып була: Мәдхия 118:115; Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 2 Тимутигә 2:22 һәм 1 Яхъя 2:15.