Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә

Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә

Йәһвә Гадә́н дигән урында бакча утырткан. Бу бакчада күп чәчәкләр, агачлар үскән, һәм анда күп хайваннар булган. Аллаһы туфрактан беренче кешене — Адәмне яраткан һәм аның борын тишекләренә сулыш өргән. Шуннан соң нәрсә булган, беләсеңме? Бу кеше яши башлаган! Йәһвә Адәмгә бакча турында кайгыртырга һәм хайваннарга исемнәр кушарга әйткән.

Йәһвә Адәмгә бер мөһим кагыйдә биргән. Ул аңа: «Син һәртөрле агачның җимешеннән ашый аласың, ә менә бу агачтан ашарга ярамый, югыйсә үләчәксең»,— дигән.

Соңрак Йәһвә Адәм өчен ярдәмчене барлыкка китерергә булган. Ул Адәмне тирән йокыга талдырган һәм аның кабыргасыннан аңа хатынны булдырган. Бу хатынның исеме Хаува булган. Адәм белән Хаува беренче гаилә булып киткән. Хауваны күргәч, Адәм нинди хисләр кичергән? Ул бик шатланган һәм хәтта: «Йәһвә минем кабыргамнан менә кемне булдырган! Ниһаять, минем ярдәмчем бар! Ул миңа охшаш»,— дигән.

Йәһвә Адәм белән Хаувага балалар тудырырга һәм җир йөзен кешеләр белән тутырырга кушкан. Аның теләге буенча, алар бергә шатланып эшләргә тиеш булган. Нәтиҗәдә, бөтен җир Гадә́н бакчасы кебек оҗмах булып китәр иде. Әмма барысы да башкачарак булып чыккан. Ни өчен? Моның турында киләсе бүлектән белербез.

«Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир һәм хатын итеп яраткан» (Маттай 19:4)