Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 ДӘРЕС

Ышаныч белән сөйләү

Ышаныч белән сөйләү

1 Тис. 1:5

МАКСАТ. Әйткәннәрең дөрес һәм мөһим икәненә нык ышанганыңны күрсәт.

КИҢӘШЛӘР:

  • Яхшылап әзерлән. Материал белән яхшылап танышып чык: андагы төп фикерләрне ачыкла һәм Изге Язмалар аларны ничек раслый икәненә төшен. Чыгышыңдагы төп фикерләрне берничә гади сүз белән әйтеп кара. Сүзләрең тыңлаучыларыңа ничек ярдәм итә ала икәне турында уйла. Изге рух сорап, дога кыл.

  • Ышаныч тудырган сүзләр куллан. Басмада язылганны сүзгә-сүз кабатлар урынына үз сүзләрең белән сөйләргә тырыш. Әйткәннәреңә нык ышанганыңны күрсәтүче сүзләр сайла.

  • Фикерләрне ышаныч белән һәм эчкерсез белдер. Тавышыңның көче тиешле булсын. Кеше күзенә карап сөйлә.