Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Үрнәк алырлык ир һәм ата

Үрнәк алырлык ир һәм ата

1, 2. а) Йосыф белән аның гаиләсе нинди кыенлыклар кичергән? ә) Йосыф үз хатынына нинди начар хәбәр җиткергән?

ЙОСЫФ ишәк аркасына йөкне сала да рәтләп куя. Шуннан соң чыдам хайванкаен аркасыннан сыйпап, караңгы төшә барган Бәйтлеһемгә күз сала. Ул алдагы озын юл турында уйлана. Ул гаиләсе белән Мисырга юл тотачак. Чит халык, чит тел, чит йолалар. Кечкенә гаиләсе андый зур үзгәрешләргә ничек ияләшер икән?

2 Аңа, төшенә кереп, бер фәрештә Аллаһы хәбәрен җиткерде: Һируд патша аларның кечкенә улларын үтерергә җыена! Шул хәбәрне сөекле хатыны Мәрьямгә әйтү җиңел булмаса да, Йосыф, кыюлыгын җыеп, аңа барысын сөйләп бирде. Шуңа күрә аларга тоткарланмыйча китәргә кирәк. (Маттай 2:13, 14 укы.) Шул хәбәрне ишеткәч, Мәрьям кайгыра башлый. Аның гаепсез сабыен үтерергә җыеналар. Бу кемгә кирәк һәм нигә? Мәрьям дә, Йосыф та моны һич тә башларына сыйдыра алмый. Ләкин алар Йәһвә әйткәнчә эш итә һәм юлга әзерләнә башлыйлар.

3. Йосыфның үз гаиләсе белән шәһәрдән чыгуын сурәтләп бир. (Рәсемне дә куллан.)

3 Бәйтлеһем шәһәре тирән йокыга талган. Халык буласы фаҗига турында әле бернәрсә дә белми. Йосыф, Мәрьям һәм Гайсә төнлә шәһәрдән чыгып бара. Алар көньякка юл тоталар. Таң ата башлый. Йосыф, бәлки, үз уйларына батып бара торгандыр. Алда аларны нәрсә көтә? Ул, гади генә балта остасы, үз гаиләсен көчле дошманнан ничек яклап тора алыр? Гаиләсен тәэмин итеп тора алырмы? Йәһвә Аллаһы аңа үзенә күрә бердәнбер бу баланы кайгыртып үстерергә кушкан, ул бу авыр йөкләмәсен үтәп чыга алырмы? Йосыф боларның барысы турында борчыла. Ул бу авырлыкларның һәрберсен ничек кичереп чыга алган? Моңа җавап алып, бүгенге аталар да, һәрберебез дә Йосыфның иманын үрнәк итеп тоту ни өчен мөһим икәнен күрәчәк.

Йосыф үз гаиләсен яклый

4, 5. а) Йосыф үз тормышында нинди үзгәрешләр кичергән? ә) Йосыфны авыр йөкләмәне кабул итәргә күндерер өчен, фәрештә нәрсә әйткән?

4 Бер елдан артык ел элек Йосыф тормышы кискен үзгәрде. Ул вакытта ул үзенең туган шәһәре Насарада яши иде. Ул Һели кызы Мәрьям белән ярәшелгән иде. Йосыф белә: Мәрьям — саф, нык иманлы кыз. Ләкин беркөн Мәрьям Йосыфка балага узганы турында әйтте! Ул, Мәрьямне хурлыктан саклар өчен, яшертен генә аның белән аерылышырга булды. * Әмма төшендә фәрештә аңа Мәрьямнең изге рухтан балага узганын әйтте. Мәрьямнең карынындагы бала «үз халкын аларның гөнаһларыннан коткарачак» диде фәрештә һәм Йосыфны: «Хатының Мәрьямне үз өеңә алып кайтырга курыкма»,— дип тынычландырды (Мат. 1:18—21).

5 Тәкъва һәм тыңлаучан Йосыф нәкъ шулай эшләде дә. Ул иң авыр йөкләмәне үтәргә ризалаша: үзенеке булмаган, ләкин Аллаһы өчен иң кадерле булган угыл турында кайгыртырга һәм аны тәрбияләргә була. Соңрак, кайсарның боерыгына буйсынып, Йосыф авырлы хатыны белән Бәйтлеһемгә теркәлер өчен бара. Шунда Гайсә туа.

6—8. а) Нинди вакыйгалар аркасында Йосыф белән аның кечкенә гаиләсенең тормышы кабат үзгәргән? ә) Ни өчен «йолдызны» Шайтан җибәргән дип әйтеп була? (Искәрмәне дә кара.)

6 Йосыф үз гаиләсе белән Насарага кире кайтмый, ә Иерусалимнан берничә километр ераклыкта урнашкан Бәйтлеһем шәһәренә бара. Алар ярлы яши, ләкин Йосыф Мәрьям белән Гайсәне мохтаҗлыктан һәм бәла-казалардан саклар өчен, көченнән килгәнне эшләп тора. Тиздән алар гади генә бер йортка күченә. Аннары, Гайсә инде бераз үскәч, аңа, бәлки, бер яшьтән артык булганда, тормышлары кабат кискен үзгәреп куя.

7 Көнчыгыштан, күрәсең, ерак Бабылдан берничә ир-ат — йолдызчылар килә. Алар бер «йолдызга» ияреп, Йосыф белән Мәрьям яшәгән йортка килә һәм анда яһүдләр патшасы булырга тиеш баланы таба. Йолдызчылар үзләрен бик ихтирамлы тота.

8 Белгәнме моны йолдызчылар, юкмы, әмма алар кечкенә Гайсәнең тормышын зур куркыныч астына куйганнар. Теге «йолдыз» аларны Бәйтлеһемгә алып килер алдыннан, башта Иерусалимга явыз Һируд патша янына алып барган. * Һируд алар яһүдләрнең патшасы булачак баланы эзләгәннәре турында ишеткәч, көнчелегеннән ярсып киткән.

9—11. а) Һируд белән Шайтаннан куәтлерәк Зат нәрсә эшләгән? ә) Сәяхәт, мифлар белән риваятьләрдә әйтелгәннәрдән аермалы буларак, нинди булган?

9 Әмма, бәхеткә каршы, Һируд белән Шайтаннан куәтлерәк бер Зат аларга үз ниятләрен тормышка ашырырга комачаулый. Ничек? Йолдызчылар Гайсә яшәгән йортка кергәч, Мәрьям белән баланы күрәләр һәм аларга бүләкләр китереп, үзләре өчен бернәрсә дә сорамыйлар. Йосыф белән Мәрьям өчен көтмәгәндә «алтын, ладан һәм мирра» кебек кыйммәтле әйберләргә ия булу бик гаҗәп хәл булгандыр! Йолдызчылар Һируд патшага баланың яшәгән урынын хәбәр итәргә ниятли, ләкин «Аллаһыдан Һируд янына кире кайтмаска кисәтү алгач, үз илләренә башка юл белән кайтып» китәләр. (Маттай 2:1—12 укы.)

10 Йолдызчылар киткәч, тиздән Йосыфка Йәһвәнең фәрештәсе күренә һәм болай ди: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена» (Мат. 2:13). Бүлек башында әйтелгәнчә, Йосыф шунда ук шул сүзләрне үти. Ул баланың иминлеген бар нәрсәдән дә өстенрәк куеп, гаиләсен Мисырга алып китә. Йолдызчыларның кыйммәтле бүләкләре аларга юл чыгымнарын капларга һәм анда яшәргә мөмкинлек бирә.

Йосыф үз улын яклар өчен икеләнмичә һәм үзен аямыйча эш иткән

11 Апокрифик мифлар белән риваятьләрдә аларның Мисырга сәяхәтләре күпертеп сурәтләнгән. Анда, мәсәлән, кечкенә Гайсә могҗиза кылып, юлны кыскарткан, юлбасарларны куып җибәргән һәм анасы җимешләр җыя алсын өчен хәтта финик пальмасына бөгелергә боерган дип әйтелә. * Чынлыкта исә бу озын, кыен юл булган, һәм алар үзләрен алда нәрсә көтә икәнен белмәгән.

Йосыф үз гаиләсе хакына уңайлыклардан теләп баш тарткан

12. Бүген үз балаларын бик куркыныч дөньяда тәрбияләүче ата-аналар Йосыфтан нәрсәгә өйрәнә ала?

12 Ата-аналар Йосыфтан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Үз гаиләсен яклар өчен, ул бер дә икеләнмичә үз эшен калдырган һәм башка җиргә, туган уңайсызлыкларга карамастан күченгән. Әйе, ул үз гаиләсен Йәһвә ышанып тапшырган хәзинә дип санаган. Бүген ата-аналар үз балаларын бик куркыныч дөньяда тәрбияли. Бу дөнья яшьләрне бозып, азгын юлга тарта ала һәм хәтта гомерләрен өзә ала. Үз балаларын андый бозыклыктан яклар өчен, Йосыф кебек, икеләнмичә, бар көчләрен куеп, эш иткән әти-әниләр мактауга лаек!

Йосыф үз гаиләсе турында кайгырта

13, 14. Ни өчен Йосыф белән Мәрьям Насарада яшәргә булган?

13 Тиздән бер фәрештә Йосыфка Һирудның үлеме турында хәбәр итә, шуңа күрә, күрәсең, Йосыфның гаиләсе Мисырда озак тормый. Ул үз гаиләсен алып, туган иленә кайта. Борынгы пәйгамбәрлектә Йәһвә турында: «Мин улымны Мисырдан чакырып алдым»,— дип әйтелгән булган (Мат. 2:15). Йосыф шул пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнаша. Ләкин хәзер аңа үз гаиләсе белән кайда яшәргә?

14 Йосыф саклык һәм зирәклек белән эш итә. Һируд урынына хәзер Архелай идарә итә, һәм ул да — явыз, мәрхәмәтсез бер кеше. Аллаһының җитәкчелеге буенча, Йосыф үз гаиләсен Иерусалимнан, андагы мәкерле кешеләрдән ераграк, төньякка таба, Гәлиләядәге туган шәһәре Насарага алып кайта. Шунда алар төпләнә дә. (Маттай 2:19—23 укы.)

15, 16. Йосыф нинди эш башкарган һәм, күрәсең, нинди кораллар кулланган?

15 Аларның тормышлары гади булса да, җиңел булмаган. Изге Язмаларда Йосыф балта остасы дип атала. Шуңа күрә аңа, мәсәлән, агач кисәргә, бүрәнәләрне төяп алып кайтырга һәм киптерергә кирәк булган. Соңыннан ул шул материалдан йортлар салган, көймәләр, кечкенә күперләр, арбалар, тәгәрмәчләр, камытлар һәм авыл хуҗалыгы өчен кораллар ясаган (Мат. 13:55). Андый эш бик авыр булган. Ул заманда балта осталары, гадәттә, үзләренең йортлары янында яки аның янындагы һөнәрханәдә эшләгән.

16 Йосыф төрле кораллар кулланган. Аларның кайберләре, күрәсең, аның атасыннан калган. Мәсәлән, ул почмаклык, асма, чирткеч, балта, пычкы, аркылы балта, чүкеч, агач чүкеч, өтерге, җәяле борау, төрле җилемнәр һәм, бәлки, кадаклар, аларның кайберсе кыйммәт торса да куллангандыр.

17, 18. а) Гайсә үз үги әтисеннән нәрсәгә өйрәнгән? ә) Ни өчен Йосыфка, үз гаиләсе турында кайгыртыр өчен, күп эшләргә туры килгән?

17 Күз алдыңа китер: кечкенә Гайсә үги атасының ничек эшләгәнен карап тора. Ул Йосыфның һәр хәрәкәтен күзәтә, аның киң җилкәләреннән һәм көчле кулларыннан ташып торган көчкә, осталыгына һәм тапкыр булуына сокланып карый. Йосыф, бәлки, инде үсә төшкән улына гади эшләрне башкарырга кушадыр. Мәсәлән, аңа киптерелгән балык тиресе биреп, агачны ничек шомартырга икәнен күрсәтәдер. Шулай ук, агачларның, мәсәлән, сикомор, имән һәм зәйтүн агачларының бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торганын аңлатадыр.

Йосыф үз улын балта остасы һөнәренә өйрәткән

18 Гайсә шуны да белә: бу көчле куллар — агач егып, аны юнган һәм аларны тоташтырып төрле нәрсәләр ясаган куллар — аның үзен дә, әнисен дә, эне-сеңелләрен дә иркәләп һәм сөеп кайгыртучы назлы куллар. Йосыф белән Мәрьямнең гаиләсе ишәя бара: Гайсәдән тыш ким дигәндә тагын алты бала туа (Мат. 13:55, 56). Йосыфка, гаиләсе турында кайгыртыр өчен, күп эшләргә туры килә.

Йосыф үз гаиләсенең рухи ихтыяҗларын кайгырту иң мөһиме икәнен аңлаган

19. Йосыф үз гаиләсенең рухи ихтыяҗлары турында ничек кайгырткан?

19 Әмма Йосыф үз гаиләсенең рухи ихтыяҗларын кайгырту иң мөһиме икәнен аңлый. Шуңа күрә ул, үз балаларын Йәһвә Аллаһы турында һәм аның кануннарына өйрәтер өчен, вакыт бүлеп куя. Алар Мәрьям белән үз балаларын регуляр рәвештә синагогага ала, анда Канунның кычкырып укылуын һәм аңлатуын тыңлап утыралар. Аннан соң Гайсә, бәлки, Йосыфка күп кенә сораулар биргәндер. Йосыф, аның рухи сусавын басар өчен, бар көчен куеп тора. Йосыф үз гаиләсен якынча 120 километр ераклыкта урнашкан Иерусалимда үткән дини бәйрәмнәргә, мәсәлән, ел саен үткәрелә торган Пасах бәйрәменә алып бара. Анда барып кайтыр өчен ике атна вакыт китә.

Йосыф, үз гаиләсен алып, регуляр рәвештә Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә йөргән

20. Гаилә башлары Йосыфтан үрнәк алып нәрсә эшли ала?

20 Бүген дә мәсихче гаиләләрнең башлары шул ук рәвешчә эш итә. Алар, үз-үзләрен аямыйча, үз балаларын рухи яктан тәрбияли. Алар гаиләләре турында материаль яктан кайгыртып торсалар да, рухи тәрбия бирү күпкә мөһимрәк дип саный. Гаилә белән гыйбадәт кылу үткәрер өчен, гаиләне мәсихче очрашуларга һәм конгрессларга алып барыр өчен, алар зур тырышлыклар куя. Йосыф кебек, алар да балаларына бирә алган иң яхшы нәрсә рухи тәрбия икәнен аңлыйлар.

Алар борчылып бетте

21. Йосыф гаиләсе Пасах бәйрәме вакытында нәрсә эшләгән, һәм Йосыф белән Мәрьям Гайсәнең югалганын кайчан аңлаган?

21 Гайсәгә 12 яшь булганда, Йосыф гадәттәгечә үз гаиләсен Иерусалимга Пасах бәйрәменә алып бара. Ул заманда зур гаиләләр бергә озын бер кәрван булып җыелганнар да яшеллеккә күмелгән язгы юллардан барганнар. Биеклектә урнашкан Иерусалим тирәсенә якынлашканда, үсемлекләр инде сирәгәя бара. Күпләр шушы җирләр аша үткәндә күтәрелү җырлары дип аталган мәдхияләр җырлый (Зәб. 120—134). Шәһәр мыж килә: монда йөзләгән мең халык җыелган. Бәйрәмнән соң шул озын кәрваннар өйләренә кайтып китә. Йосыф белән Мәрьям, күп кенә мәшәкатьләре булганлыктан, Гайсә башкалар белән, бәлки, туганнар арасында дип уйлыйдыр. Иерусалимнан бер көнлек юл үткәннән соң гына, алар коточкыч нәрсәне аңлап ала: Гайсә югалган! (Лүк 2:41—44)

22, 23. Йосыф белән Мәрьям үз улларын ничек эзләгән, һәм, аны тапкач, Мәрьям нәрсә әйткән?

22 Борчылган Йосыф белән Мәрьям кире Иерусалимга ашыгып китә. Алар урамнар буйлап үз улларын кычкыра-кычкыра чакырып йөри. Хәзер шәһәр алар өчен буш һәм ят булып күренгәндер. Кайда соң ул? Өченче көнгә Йосыф, бәлки, Йәһвә үзенә ышанып тапшырган хәзинәне саклап кала алмаганына өзгәләнә башлагандыр. Ахыр чиктә, алар Мәрьям белән гыйбадәтханәгә киләләр. Аны эзләп йөргәндә, алар бер бүлмәгә керәләр һәм күп кенә Канун белгечләре арасында утырган кечкенә Гайсәне күрәләр. Шунда Йосыф белән Мәрьям җиңел генә сулап куйгандыр! (Лүк 2:45, 46)

23 Гайсә шул белгечләрне тыңлый һәм аларга күп кенә сораулар бирә. Ә «аны тыңлаган бар кеше аның төшенүчәнлегенә һәм җавапларына гаҗәпләнеп утыра». Мәрьям белән Йосыф хәйран кала. Изге Язмалардан күренгәнчә, Йосыф берни дә дәшми. Ләкин Мәрьямнең сүзләре аларның икесенең дә хисләрен ап-ачык белдерә: «Улым, ник алай эшләдең? Без әтиең белән сине эзли-эзли борчылып беттек» (Лүк 2:47, 48).

24. Ата-ана булу әллә ни җиңел түгел икәне Изге Язмаларда ничек күрсәтелә?

24 Бу кыска гына өзек ата-ана булу, хәтта камил баланың ата-анасы булу, әллә ни җиңел түгел икәнен күрсәтә. Бүгенге куркыныч дөньяда бала тәрбияләп үстерү күп борчылулар тудырса да, әти-әниләрне шул юатыр: Аллаһы аларның авырлыкларын күреп тора.

25, 26. Гайсә үз әти-әнисенә нәрсә әйткән, һәм Йосыф нәрсә хис иткәндер?

25 Гайсә гыйбадәтханәдә булганда, үзен күктәге Атасы Йәһвәгә бик якын хис иткән. Монда алган белемнәрне ул күңеленә сеңдереп торган. Шуңа күрә ул әти-әнисеннән эчкерсез итеп: «Нигә сез мине эзләдегез? Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сорый (Лүк 2:49).

26 Йосыф Гайсәнең шул сүзләре турында күп тапкырлар уйлангандыр һәм күңеле горурлык хисе белән тулгандыр. Ул бит үзенең үги улының Йәһвә Аллаһы белән андый мөнәсәбәтләре булсын өчен, бар тырышлыгын куйган иде. Ул вакытка «атам» дигән сүз яшь Гайсәдә инде җылы хисләр уята башлаган. Аңарда андый хисләрнең булуына Йосыф зур өлеш керткән булган.

27. Әти буларак сез нәрсә эшли аласыз һәм Йосыфтан нинди үрнәк ала аласыз?

27 Сез әти кешеме? Алайса, яратучы һәм кайгыртучан әти булыгыз, шулай итеп сез балагызга Йәһвәне күктәге Әтисе итеп күрергә, аның яратуын һәм яклавын сизәргә өйрәтерсез. Үги балагыз булса, Йосыфтан үрнәк алып, аны кабатланмас шәхес итеп санагыз һәм кадерләгез. Аңа күктәге Атасына — Йәһвә Аллаһыга якынлашырга ярдәм итегез. (Эфеслеләргә 6:4 укы.)

Йосыф Аллаһы тапшырган йөкләмәне үти

28, 29. а) Лүк 2:51, 52 дән Йосыф турында нәрсәне белеп була? ә) Йосыф Гайсәгә зирәклек җыярга ничек булышкан?

28 Изге Язмаларда Йосыф тормышы турында әз әйтелсә дә, шул урыннар да игътибар белән карап чыгуга лаек. Инҗилдә Гайсә әти-әнисенә «буйсынып яшәде» һәм «зирәклек җыйды һәм Аллаһы белән кешеләр алдында тагы да күбрәк илтифат казанды» дип әйтелә. (Лүк 2:51, 52 укы.) Бу сүзләрдән Йосыф турында нәрсә белеп була? Мәсәлән, Йосыф яхшы гаилә башы булган, чөнки аның камил улы үз әтисен хөрмәт иткән һәм аңа тыңлаучан булып үскән.

29 Гайсә турында «зирәклек җыйды» дип әйтелгәнгә игътибар итик. Йосыф, һичшиксез, бу шулай булсын өчен, күпне эшләгән. Ул көннәрдә яһүдләр арасында борынгы бер гыйбрәтле хикәя киң таралган булган. Аны бүген дә табып укып була. Шул хикәя буенча, буш вакытлары күп булган кешеләр генә чын мәгънәдә зирәк булып китә алган, ә һөнәрчеләр, мәсәлән, балта осталары, игенчеләр һәм тимерчеләр, яхшылык белән яманлыкны аерырга сәләтсез булган һәм башкаларны хөкем итә алмаганнар; аларны шулай ук «кинаяле хикәяләр әйтелә торган урыннарда» да очратып булмаган. Соңрак Гайсә андый караш дөрес түгел икәнен күрсәткән. Кечкенә чагында аның үги атасы — гади генә балта остасы, күрәсең, аңа күп тапкырлар Йәһвәнең яхшылык белән яманлык нормалары турында сөйләгән.

30. Гаилә башлары, Йосыфтан үрнәк алып, нәрсә эшли ала?

30 Йосыф Гайсәнең физик үсешенә дә тәэсир иткән. Йосыф Гайсә һәрьяктан сау-сәламәт, көчле кеше булып үссен өчен дә кайгыртып торган. Ул аны шулай ук үз һөнәренә өйрәткән. Гайсәне балта остасының улы дип кенә түгел, ә «балта остасы» дип тә белгәннәр (Марк 6:3). Әйе, Йосыфның куйган тырышлыклары юкка гына булмаган. Гаилә башлары, Йосыфтан үрнәк алып, акыллы эш итә: алар, балалары тормышта кирәк булачак һәм үзләре турында кайгыртып торырга булышачак белем алсыннар өчен, тырышлыклар куя.

31. а) Кайбер фактларга нигезләнеп, Йосыф кайчан үлгән дип әйтеп була? ( Рамканы кара.) ә) Йосыф барыбызга нинди үрнәк калдырган?

31 Изге Язмаларда Гайсәнең 30 яшендә суга чумдырылуы турында сүз барганда, Йосыф инде искә алынмый. Кайбер фактларга нигезләнеп, Гайсәнең хезмәте башланганда, Мәрьям инде тол хатын булган дигән нәтиҗә ясап була. ( «Йосыф кайчан үлгән?» дигән рамканы кара.) Шулай да Йосыф, яхшы ата булып, искиткеч үрнәк калдырган: үз гаиләсен яклап, аның турында кайгыртып торган һәм ахырга кадәр үз бурычын үтәгән. Һәр ата, һәр гаилә башы, гомумән алганда һәр мәсихче Йосыф иманын үрнәк итеп тотсын.

^ 4 абз. Ул көннәрдә ярәшү никахлашуга тиң булган.

^ 8 абз. Шул «йолдыз» гадәти йолдыз булмаган; ул йолдызны Аллаһы да җибәрмәгән. Күрәсең, Гайсәне үтерергә ниятләгән Шайтан, могҗиза кылып, аны булдырган.

^ 11 абз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Гайсә беренче могҗизасын — үз «могҗизаларының башлангычын» — суга чумдырылганнан соң гына кылган (Яхъя 2:1—11).