118 НЧЕ ҖЫР
«Иманыбызны арттырчы»
(Лүк 17:5)
-
1. Йәһвә, без шундый еш гөнаһ кылабыз.
Йөрәк безне начар юлга тарта.
Без камилсез, моны һәрчак сизәбез.
Иманыбыз кайчак зәгыйфьләнә.
КУШЫМТА:
Иманыбыз үссен дип үтенәбез.
Аңа мохтаҗбыз, и Йәһвә Алла.
Иман сорап, сиңа без ялварабыз.
Безне ныгыт, мәрхәмәтле Ата.
-
2. Йәһвә фатихалар, әҗер бирер ул,
Моңа иманыбыз камил булсын.
Иман булса, шулчак хуплау алырбыз.
Калкан кебек безне ул якласын.
КУШЫМТА:
Иманыбыз үссен дип үтенәбез.
Аңа мохтаҗбыз, и Йәһвә Алла.
Иман сорап, сиңа без ялварабыз.
Безне ныгыт, мәрхәмәтле Ата.
(Ярат. 8:21; Евр. 11:6; 12:1 дә кара.)