Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

127 НЧЕ ҖЫР

Йәһвә теләгәнчә яшәү

Йәһвә теләгәнчә яшәү

(2 Петер 3:11)

  1. 1. Нәрсә кайтарыйм соң Йәһвә Аллама?

    Мине кайгырта ул, рәхмәтлемен аңа.

    Аның Сүзенә көзгегә күк карыймын.

    Аңа яраклы булырга бик телимен.

    КҮЧЕШ:

    Хезмәт итәчәкмен гомер буена,

    Моны мин эшләрмен Йәһвәне сөйгәнгә.

    Аңа багышлыймын бөтен җанымны,

    Теләп башкарам изге хезмәтне.

    И Йәһвәм, булышчы тугры калырга,

    Нәкъ син теләгәнчә, үзгәрә барырга.

    Тугры кешегә тугрылык күрсәтәсең,

    Сиңа хуш килгән кешене калдырмассың.