Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

144 НЧЕ ҖЫР

Омтыл гаҗәеп бүләккә!

Омтыл гаҗәеп бүләккә!

(2 Көринтлеләргә 4:18)

  1. 1. Сукырлар янә күрә башлый,

    Телсезләр матур җырлар җырлый.

    Балалар тавышлары килә,

    Алар гөрләп уйный, көлә.

    Якыннар кабат безнең белән.

    Сугыштан дөнья азат булган.

    КУШЫМТА:

    Бу вакыт килер, алга кара!

    Омтыл гаҗәеп бүләккә!

  2. 2. Бүреләр үлән-салам ашый.

    Арыслан, бозау тату яши.

    Еланга сабый кулын суза,

    Курыкмыйча уйнап тора.

    Газаплар, кайгы үтеп китте,

    Күз яшен Йәһвә Алла сөртте.

    КУШЫМТА:

    Бу вакыт килер, алга кара!

    Омтыл гаҗәеп бүләккә!