151 НЧЕ ҖЫР
Ул аларны уятачак!
-
1. Тормышыбыз томан кебек кенә:
Кинәт юкка чыгабыз.
Гомеребез бик тиз үтеп китә,
Без сизми дә калабыз.
Үз Сүзе аша хак Алла безгә
Мондый вәгъдәне бирә:
КУШЫМТА:
«Үлгәнне терелтәчәкмен,
Кайтарырмын тормышка.
Кабат яшәү бирермен
Кадерле дусларыма».
Беркайчан моңа шикләнмик.
Вәгъдәсен Йәһвә үтәр.
Шунда яшәрбез мәңге —
Үлемне Алла җиңәр.
-
2. Үз дусларын Йәһвә истә тота,
Алар инде үлсә дә.
Уятачак үлем йокысыннан,
Вакыт узган булса да.
Ул чакта алар мәңге яшәрләр.
Бу сүзләр чынга ашар:
КУШЫМТА:
«Үлгәнне терелтәчәкмен,
Кайтарырмын тормышка.
Кабат яшәү бирермен
Кадерле дусларыма».
Беркайчан моңа шикләнмик.
Вәгъдәсен Йәһвә үтәр.
Шунда яшәрбез мәңге —
Үлемне Алла җиңәр.
(Яхъя 6:40; 11:11, 43; Ягък. 4:14 дә кара.)