Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

68 НЧЕ ҖЫР

Патшалык орлыкларын чәчәбез

Патшалык орлыкларын чәчәбез

(Маттай 13:4—8)

  1. 1. Мөһим йөкләмә без үтибез,

    Аны тапшырган Хуҗабыз.

    Безне вәгазьдә җитәкли ул,

    Тыңлыйбыз аны эчкерсез.

    Яхшы туфрактай булса йөрәкләр,

    Анда орлыклар үсәчәк —

    Юаш, басынкы, тыңлаучан кешеләр

    Хакыйкать юлына басачак.

  2. 2. Без зур уңышка ирешербез,

    Эшне тырышып башкарсак,

    Һәм күп кешене коткарырбыз,

    Яхшы хәбәрне сөйләсәк.

    Алар сынаулар аша үткәндә,

    Теләп булышыйк аларга.

    Шунда, орлыклар җимешләр китергәч,

    Без сизәрбез шатлык йөрәктә.

(Мат. 13:19—23; 22:37 дә кара.)